Логотип Идель
Бу – тема!

ИГЕЛЕК МАРШРУТЫ: ДӨНЬЯНЫ ЯХШЫРАК ИТҮ ӨЧЕН БИЛЕТ КИРӘКМИ

 

Бик тиз үзгәрә торган дөньяда без еш кына: «Яхшылык эшләү өчен күп акча яки ниндидер сәләтең булырга тиеш», – дип уйларга күнеккәнбез. Янәсе, волонтёрлык ул – ниндидер зур проектларда катнашуны таләп иткән, махсус әзерлекле кешеләр эше. Чынлыкта исә, яхшылык эшләү өчен очкычка билет, зур чемодан яки меңләгән акча кирәкми. Аның өчен бары тик ачык йөрәк, бераз игътибар һәм «мин бүген ничек файдалы була алам?» дигән сорау да җитә.

Игелек ул – ерактагы максат түгел, аның үз маршруты бар. Бу маршрут безнең өйдән, ишегалдыннан, мәктәптән яки эш урыныннан башлана. Әйдәгез, дөньяны яхшырак итүче шушы гади, ләкин мөһим тукталышлар буенча сәяхәткә чыгыйк.

 

Беренче тукталыш: дүрт аяклы дуслар янында

Хайваннар приютында яши торган этләр һәм мәчеләргә ризык һәм җылы урын гына түгел, кешенең игътибары һәм күңел җылысы да кирәк. Алар безнең карашны, яратуны көтә. Приютка барып, этләрне саф һавада йөртергә, торган җирләрен җыештырырга яки алар белән уйнап алырга мөмкин. Хәтта өйдәге иске сөлгеләрне, юрганнарны яки бер кап азык алып бару да – алар өчен зур ярдәм.

Синең миссияң – шәһәреңдә яки районыңда эшли торган приютны табып, аларга нәрсә кирәклеген белешү.

 

Икенче тукталыш: шкафтагы киемнәр һәм икенче тормыш

Шкафыңда күптән киелмәгән, әмма һаман да яхшы хәлдә булган киемнәр бардыр. Сиңа кирәк булмаган әйбер исә башка берәү өчен бик кадерле булырга мөмкин.

 

Киемнәрне, китапларны һәм башка яхшы сакланган әйберләрне хәйрия контейнерларына, ярдәм үзәкләренә яки мохтаҗ гаиләләргә тапшырырга була. Бу – ресурсларны саклау, экологиягә булышу һәм мохтаҗларга кул сузуның иң гади юлы.

Синең миссияң – шкафыңны тикшереп, үзең кими торган, ләкин яхшы хәлдә булган 3-5 әйберне аерып кую.

 

Өченче тукталыш: өлкәннәргә җылы сүз һәм күңел җылысы

Өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә яки картлар йортында яшәүчеләргә материаль ярдәмгә караганда бигрәк аралашу кирәк. Алар үзләрен онытылган итеп тоймаска тиеш. Картлар йортына барып кечкенә концерт оештыр, алар белән өстәл уеннары уйна, туган көннәренә кулдан ясалган бәйрәм открыткасы бүләк ит.

Синең миссияң – өлкәннәр өчен күңел җылысы чагылган открытка ясап тапшыру яки картлар йортына кирәкле тәм-томнар белешеп алып бару.

 

Дүртенче тукталыш: «Батырлык тартмасы»

Хастаханәләрдә озак дәваланучы балалар һәр көнне авыр, куркыныч дәвалаулар аша уза. Аларның кәефен күтәрү өчен «Батырлык тартмасы»на кечкенә уенчыклар, буягычлар калдырырга була. Алар балаларга авыруларын һәм куркуны онытырга ярдәм итәчәк.

Синең миссияң – үзеңдә булган, ләкин сиңа кирәк булмаган яисә кибеттән кечкенә генә уенчык алып, хастаханәләр өчен җыела торган «Батырлык тартмасы»нда калдыур яки дәваланучы балага батырлык теләп җылы открытка ясау.

 

«Игелек маршруты»ның соңгы тукталышы юк. Бу – гомерлек юл. Дөньяны үзгәртү өчен зур масштабтагы каһарманлыклар ясарга кирәкми. Күрше әбигә сумкасын күтәрергә булышу, арыган дустыңа җылы сүз әйтү, яки юлда калган мәче, этләргә азык бирү – болар барысы да игелек картасындагы мөһим нокталар.

 

7 көнлек игелек челленджы

Яхшылык эшләүне бүгеннән үк башларга теләсәң, үзеңне шушы кечкенә челленджта сынап кара:

1 нче көн: берәр кешегә (әти-әниеңә, укытучыңа яки дустыңа) чын күңелдән рәхмәт әйт яки җылы СМС язып җибәр.

2 нче көн: киелми торган киемнәрне яки үзеңә кирәкми торган китапларны аерып куй.

3 нче көн: күршеңә ярдәм тәкъдим ит.

4 нче көн: ишегалдында яки урамда аунап яткан чүпләрне җыеп, чүплеккә ат.

5 нче көн: ялгыз яшәүче туганыңа яки әбиеңә шалтыратып, озак итеп аралаш.

6 нчы көн: хайваннар приютына ярдәм ит яки «Батырлык тартмасы»нда уенчык калдыр.

7 нче көн: үзеңә ихлас рәхмәт әйт һәм бу игелек маршрутын дусларың  белән дә үт!

Зәринә Җиһаншина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев