«УКЫТУЧЫ УЛ – ЭНЕРГИЯНЫ НЫК «АШЫЙ» ТОРГАН ҺӨНӘР»
Иң катлаулы һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе – укытучы. Нәкъ менә алар уку дәверендә бала өчен «икенче әни»гә әйләнә. Әңгәмәбез герое дә нәкъ шундыйлардан. Җыр-моңга гашыйк, күп бәйгеләр лауреаты һәм җиңүчесе, беренче квалификацион категорияле укытучы, «Яшь мөгаллим» түштамгасы иясе – Зәлия Саттарова. Аның белән авылда укыту, хәзерге балалар белән эшләү турында һәм башка кызыклы темаларга сөйләштек.

– Укытучы һөнәрен сайларга кем яисә нәрсә этәргеч бирде?
– Дөресен әйткәндә, кечкенәдән үк укытыучы булам дигән максатым юк иде. Мәктәпне укып бетергәч, документларымны төрле юнәлешләрдә белем бирүче югары уку йортларына тапшырдым. Шулар арасында КФУда музыка укытучысы юнәлеше дә бар иде. Иң кызыгы шул – әлеге юнәлеш буенча без ике телдә: татарча һәм русча укыта алучы белгечләр булып чыгарга тиеш идек. Документларымны тапшырган бөтен институтларга үттем, тик күңелемә киләчәктә музыка буенча укыту теләге якынрак булып чыкты. Һәм нәкъ менә педагогика юнәлешен сайладым.
– Әлеге һөнәрнең нинди уңый яклары бар? Эш дәверендә нинди тискәреләрен таптыңмы?
– Мин балалар бакчасында да, мәктәптә дә музыка фәнен укытам. Һәм гел горурланып әйтәм: без киләчәгебезне тәрбиялибез! Аның ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуы бездән тора. Шуңа да, уңай да, тискәре чаклары да булмый тормый. Бүгенге көн балалары белән эшләу – зур хезмәт. Укыткан фәнеңне югары дәрәҗәдә белү белән беррәттән, балаларны аңлый торган чын психолог була белергә кирәк. Сер түгел, энергияны нык «ашый» торган һөнәр. Уңай якларына килгәндә, әлбәттә, елның иң матур чагында, җәй көне дәвамлы ял, ягъни, отпуск булуын әйтер идем.
– Укытучының шәхси чикләре бармы? Балалар белән уртак тел табар өчен нишләргә?
– Балалар белән алтын урталыкны тоту – бик мөһим. Таш курчак булып, фән буенча гына аралашу форматы да әйбәт димәс идем. Балалар белән ачык, «дус» булырга кирәк. Әмма чикләрне тота белеп кенә.
– «Авылда укытам» дигәндә, башкаларның реакциясе нинди?
– Күпләр авылда укытам дигән сүзнең «авылда» булуына түгел, «шунда кадәр гел кайтып йөри икән» дигәне күбрәк гаҗәпләндерә. Тик монда аптырарлык берни юк: мин бит һәр ял саен үз туган авылыма кайтам, шуннан дүшәмбе көнне үзем укыган мәктәбемдә белем бирәм. Үземне мәҗбүр итеп түгел, теләп кайтам.
– Яшь укытучы булуның яшерен бонусы бармы? Ә иң авыр ягы?
– Яшь укытучы, укыткан баласы кебек үк, хәзерге көн кешесе. Ул күп яңалык, заманчалыкны аңлый, шуңа да аларга уртак тел табу җайлырак, дип уйлыйм. Шулай ук бүгенге көн технологияләре дә бик уңышлы ярдәм итә. Авыр ягы – тәҗрибә туплау. Безгә нәтиҗә тиз кирәк, сабырлык һәм тәҗрибә җитеп бетмәскә мөмкин.
– Укучыгыз беренче тапкыр сәхнәгә чыгар алдыннан курка икән, аңа нәрсә әйтәсез?
– «Син – иң акыллысы, иң чибәре. Башкарасы җырыңны да бик яхшы беләсең, бернидән дә курыкма. Җырлаган чакта сүзләре онытылса да, кайдадыр ялгышрак нота чыкса да, куркыныч түгел. Син бит – кеше, елмай да, чыгышыңны дәвам ит. Җырлаудан рәхәт алырга тырыш, бу – иң мөһиме. Мин синең белән...»
– Музыка дәресе башка фәннәрдән ничек аерылып тора?
– Музыка фәненә башка фәннәрдән аермалы буларак бик үк җитди караш булмый. Әмма шуны аңларга кирәк, музыка кешене рухи яктан тәрбияли, матурлыкны күрергә, аңлый белергә өйрәтә. Бүгенге тынгысыз тормышта сәнгать аркылы үзеңә рәхәтлек, күңел тынычлыгы таба белү бик мөһим. Ул, гомумән, башка «уровень». Без балаларда шуны тәрбиялибез.
– Берәр укучы: «Минем тавышым юк, мин җырлый белмим», дисә, сез аның белән ничек эшләр идегез?
– Минем тормышымда бер дә җырлый белмәгән кешенең үз тырышлыгы белән матур җырлый башлау үрнәкләре күп очрады. Шуңа да мин 30% сәләт һәм 70% тырышлык дигән фикер яклы. Теләк һәм үз өстеңдә эшләү кирәк.
– Сезнең дәрестә берәр укучы үзен бөтенләй башка яктан ачканы булдымы?
– Әле эшләп, тыңлап карамаган балаларны укыта башлап, кайберләрендә музыканы ишетү, русча әйткәндә «музыкальный слух» барлыгы ачыкланган чаклар була иде. Сәләтсез балалар булмый, ачылып бетмәгәннәре була. Мәктәптә бик начар укып, тәртип ягы да аксаган баланың өендә җир җимертеп эшләгәне, кулыннан 70 төрле эш килгәне була. Балаларны бер яктан гына бәяләмәскә кирәк.
– Музыка дәресендә билгеләр каян чыгып куела?
– Музыка дәресендә билге иҗади эшләрдән, дәрестә катнашып утыру һәм бер-ничә дәрес буе җыр өстендә вокаль-хор эше алып барганнан соң, җырны сыйфатлы итеп тапшырудан чыгып алып куела.
– Үзегез җырчы булгач, укучылар алдында «идеаль тавыш» күрсәтергә тырышасызмы әллә ялгышырга да рөхсәт итәсезме?
– Без югары уку йортында укыганда, «Сез балалар өчен эталон булырга тиеш», дип өйрәттеләр. Әлбәттә, идеаль булсын өчен тырышам, әмма сәламәтлек ягыннан зыян килеп, тавышым башкачарак яңгыраса, балаларга алдан ук хәлемне аңлатам. Тавыш сыйфаты бераз какшарга мөмкин, дип гафу үтенәм. Без бит кеше, бу – нормаль хәл, балалар да моны аңлый.
– Укучыларыгыз сезгә нинди җырлар тәкъдим итә?
– Балаларның мәгънә ягыннан бик үк уңышлы булмаган, әмма тренд булып килүче җырларны шаяртып кына «Әйдәгез, шуны өйрәник әле», дигән чаклары була. «Дәрестә матур классик музыкалар белән танышыйк, бу бик файдалы булачак, ә тренд җырларны дәрестән соң да тыңлау мөмкинлегегез булачак бит», дип җавап бирәм.
– Балалар дәрестә тәртипле булсын өчен нишләргә? Тыңламасалар, нинди ысуллар кулланасыз?
– Балаларны кычкырып җиңеп булмый. Аларга дошман булып калу кирәкми. Уртак тел табып сөйләшү мөһим. Балалар белән танышкан вакытта яратып әйтә торган сүзем: «Сез минем белән дус булсагыз, мин дә сезгә яхшы дус булам. Барысы да сездән тора».
– Әти-әниләр белән эшләү дә авыр. Ничек уртак тел табасыз?
– Үзем сыйныф җитәкчесе һәм тәрбияче булмагач, әти-әниләр белән турыдан туры эшлим, дип әйтә алмыйм. Тик аралашырга туры килгәндә, яшермим, бик сак булырга тырышам, чөнки төрле кеше төрлечә. Гомумән, конфликтлар яратмыйм. Шуңа да андый ситуацияләр булмасын өчен кеше белән аралашканда «яхшы» булырга тырышам.
Фотолар: Зәлия Саттарованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев