Яңалыклар
-
КАЗАНДА «КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА 4 МЕҢ КВАДРАТ МЕТРЛЫ ЯСАЛМА БОЗ ШУГАЛАГЫ АЧЫЛАЧАК
Яңа ел бәйрәмнәренә Казандагы «Казан» гаилә үзәге янында ясалма суыту системасы булган зур шугалак ачарга планлаштыралар. Аның мәйданы якынча 4 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, бер үк вакытта биредә 350гә кадәр кеше шуа алачак. -
ТЕЛ ӨЙРӘНҮНЕҢ КЫЗЫКЛЫ 7 ЫСУЛЫ
Яңа тел өйрәнү дигәндә күз алдына калын сүзлек, кагыйдәләр һәм озын-озак күнегүләр киләме? Ә бит телне бөтенләй башкача да өйрәнеп була! Тел – ул дәрес кенә түгел, ә музыка, мемнар, сериаллар, уеннар һәм хәтта дуслар белән аралашу да. Менә сиңа күңелсезләнергә ирек бирмәячәк 7 ысул. -
БУ ЯЛЛАРДА КАЯ БАРЫРГА?
Бу ялларда өйдә утырасы килмиме? Казанда 26-27 сентябрьдә яшүсмерләр һәм яшьләр өчен бушлай чаралар шактый: урам спектакльләре, фестивальләр, мастер-класслар, спорт һәм күргәзмәләр. -
ШПАРГАЛКА ЯСАУНЫҢ ФАЙДАСЫ БАРМЫ?
Имтихан алдыннан күпләрнең өстәлендә бер үк күренеш: китаплар, дәфтәрләр, төрле төстәге маркерлар һәм кечкенә генә кәгазь битләре. Кемдер аны «коткаручы» дип саный, кемдер кагыйдә бозу чарасы дип карый. Ләкин шпаргалканың бөтенләй башка ягы да бар: аны куллану түгел, ә әзерләү процессы үзе белемне ныгытырга мөмкин. -
1 ДЕКАБРЬДӘН СМАРТФОН ҺӘМ НОУТБУКЛАРГА ЯҢА САЛЫМ КЕРТЕЛӘ
2026 елның 1 декабреннән Россиядә электроника өчен яңа салым гамәлгә керәчәк. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы салым күләмнәрен билгели торган боерык проектын бастырган. -
НИЧЕК КЕШЕ ФИКЕРЕНӘ ИГЪТИБАР ИТМИ БАШЛАРГА?
Аноним, 13 яшь: «Мин социаль челтәрләрдә блогымны алып барырга телим. Инде беренче адымнарны ясый башладым, ләкин минем хейтерлар барлыкка килде. Әллә нинди сүзләр язалар, аларны укыгач, бөтен нәрсәне ташлыйсы килә, теләк бетә. Ничек кеше фикеренә игътибар итми башларга?» -
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ «АК ЧӘЧӘКЛӘР»
«Ак чәчәкләр» – табиблар хезмәте, кеше гомере, мәхәббәт һәм кешелеклелек турында роман. Гөлшәһидә белән Мансурның язмышы аша без һөнәргә тугрылык, авыр сынауларда үз-үзеңне югалтмау, чын хисләр һәм кеше тормышының иң зур кыйммәт булуын күрәбез.Әсәр 1960 нчы елларда иҗат ителгән. -
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
Татарстанда 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү кертелде. -
ТАКТА ЯНЫНА ЧЫГУ КУРКУЫН НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
«Такта янына чык әле!» – бу сүзләрне ишеткәч, күп укучылар курка башлый һәм үзләрен уңайсыз хис итә. Җавапны белсәң дә, дулкынлану аркасында сүзләрне онытырга, ялгышырга яки үзеңне ышанычсыз тоярга мөмкин. Ләкин бу куркуны җиңеп буламы? -
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
Татарстанда Беренче ярдәм күрсәтү буенча төбәк чемпионатында катнашу өчен гариза бирү кампаниясе башланды. Чемпионат ике этапта узачак: 7 октябрьдә муниципаль этап – командалы тест формасында, ә 24-25 октябрьдә Казанда төбәк этабы – командалы ярышлар рәвешендә үткәреләчәк. Катнашучылар Движение Первых һәм Россия Кызыл Хачы оештырган беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-классларны үткән булырга тиеш. -
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
Россия Мәгариф министрлыгы 2027 елдан педагогик юнәлештәге вузларга керүчеләр өчен профильле бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) кертергә планлаштыра. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. -
БЕРЕНЧЕ «ЖВАЧКА» КАЙЧАН БАРЛЫККА КИЛГӘН?
Сумала, агач кайрысы, хәтта резинага охшаган матдә. Бүгенге җиләкле, бөтнекле һәм төрле төстәге жвачканың тарихы менә шулардан башлана. Ә кешеләр аны меңнәрчә ел элек үк чәйни башлаган. -
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб чәршәмбе көннәрендә уку йөкләнешен киметергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу аеруча югары сыйныф укучылары һәм башлангыч сыйныф балалары өчен актуаль. -
«СӘЛӘТ»ТӘ ХӘЗЕР КӨЗЕН ҺӘМ КЫШЫН ДА ЯЛ ИТЕП БУЛА
Җәен Сәләт оешмасының 24 аланы һәм 4 сменасында 4 меңгә якын катнашучы ял итте. Моның белән генә сезон ябылмады: оешма үзенең көзге һәм кышкы программаларын да тәкъдим итте. Шулай итеп 24 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр Сәләт аланнары йөзләгән сәлкешләргә көзге программаларын тәкъдим итәчәк, 5 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр исә кышкы сменалар аларга үз ишекләрен ачачак. -
№189 ГИМНАЗИЯДӘ «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» СОВЕТЫ СОСТАВЫНА САЙЛАУЛАР УЗДЫ
Казан шәһәренең 189 нчы «Заман» гимназиясендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел оешмасы советы составына сайлаулар узды. Әлеге чара укучыларның мәктәп тормышында актив катнашуын, үз фикерләрен җиткерү һәм инициативаларын тәкъдим итү мөмкинлеген биргән мөһим вакыйга булды.
Белми калма
-
9 ноября 2026 - 11:02
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН КУЕЛГАН НАЧАР БИЛГЕНЕҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТАЧАКЛАР
-
9 ноября 2026 - 10:59
2027 ЕЛДАН КӨЛЛИЯТЛӘРДӘ ҺӘМ ТЕХНИКУМНАРДА БЕРДӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР КЕРТЕЛӘЧӘК
-
5 ноября 2026 - 11:25
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ХИМИЯНЕ ӨСТӘЛ УЕННАРЫ АША ӨЙРӘНӘЧӘКЛӘР
-
4 ноября 2026 - 10:29
«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК