Логотип Идель
Бу – тема!

«СӘЛӘТ»ТӘ ХӘЗЕР КӨЗЕН ҺӘМ КЫШЫН ДА ЯЛ ИТЕП БУЛА

Җәен Сәләт оешмасының 24 аланы һәм 4 сменасында 4 меңгә якын катнашучы ял итте. Моның белән генә сезон ябылмады: оешма үзенең көзге һәм кышкы программаларын да тәкъдим итте. Шулай итеп 24 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр Сәләт аланнары йөзләгән сәлкешләргә көзге программаларын тәкъдим итәчәк, 5 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр исә кышкы сменалар аларга үз ишекләрен ачачак.

Көзге аланнар марафонын «Санак Лаб» уку-укыту лабораториясе һәм «Сәләт – Олимп» БДИ, ТДИ һәм фән олимпиадаларына әзерлек мәктәбе башлап җибәрәчәкләр. Алар 24-30 октябрь көннәрендә 1-11 сыйныф укучылары өчен үз эшчәнлекләрен алып барачаклар. «Санак Лаб» уку-укыту лабораториясе – программалаштыру һәм мәгълүмати технологияләрне өйрәнергә теләүчеләр өчен интенсив. Сессия кысаларында катнашучылар заманча программалаштыру телләрендә кодлар язарга, веб-челтәрләр, 3D-модельләр һәм роботлар ясарга өйрәнәчәкләр. Лаборатория «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә узачак. «Сәләт – Олимп» мәктәбендә сәлкешләр инглиз теле, математика, рус теле, җәмгыять белеме, татар теле дәресләрендә катнашачаклар. Программа «Йолдызлы» Сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә гамәлгә ашырылачак.

31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе һәм «Йолдызлы» Сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә татар теле, мәдәнияте һәм тарихы юнәлешендәге «Мирас» профильле Сәләт аланы үз эшчәнлекләрен алып барачаклар. «Фәнсар» мәктәбе кысаларында 7-11 сыйныф укучылары фәнни-тикшеренү проектларын язып, аларны йомгаклау конференциясендә яклаячаклар һәм лидерлык компетенцияләрен үстерә алачаклар. «Мирас» аланында 2-9 сыйныф укучылары театр, җыр һәм бию осталыгы, татар теле һәм тарих дәресләрендә белем алачаклар.

1-7 ноябрь көннәрендә «Сәләт – Батыр» базасында «Җисем» профильле Сәләт аланы уздырылачак. Иҗади күнекмәләрне үстерү юнәлешендәге аланда 5-11 сыйныф укучылары катнаша алачак. Программа барышында сәлкешләр актерлык осталыгына өйрәнәчәк, вокал күнекмәләрен үстерәчәк, музыкаль аранжировкалар ясау белән танышачак һәм бию күнекмәләрен камилләштерәчәк.

Кышкы программалар марафоны кысаларында 6 алан үз эшчәнлеген алып барачак. 5-11 декабрь көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә 5-11 сыйныф укучылары өчен «Алмаз» аланы, «Йолдызлы» Сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә 6-11 сыйныф укучылары өчен «Галәм» аланы узачак. «Алмаз» финанс грамоталылыгы һәм бизнес-проектлаштыру юнәлешендәге профильле Сәләт аланында катнашучылар бизнес-проектлаштыру өлкәсенә караган төрле дәресләрдә катнашачак, бизнес өлкәсенең экспертлары белән очрашачак. «Галәм» аланында сәлкешләр үзләрен PR һәм реклама, СММ, видеомонтаж һәм «Җанлы Галәм» медиа лабораториясе юнәлешләрендә сынап карый алачак.

13-19 декабрь көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә 2-9 сыйныф укучылары өчен «Манзара» аланы, «Йолдызлы» Сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә 1-10 сыйныф укучылары өчен «Тел» аланы узачак. «Манзара» аланы дәвамында сәлкешләр чакырылган блогерлар һәм медиа экспертлары белән практик дәресләр һәм тренингларда катнашачак, «Тел» аланында өйрәнелә торган тел күнекмәләрен яхшыртачак һәм коммуникация үзенчәлекләрен практикада куллана алачак.

2026 елның соңгы профильле Сәләт аланнары – «Биләр каласы» һәм «Рухият» – 21-27 декабрь көннәрендә узачак. 7-11 сыйныф укучыларын берләштергән «Рухият» аланының үткәрелү урыны – «Йолдызлы» Сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә. Биредә сәлкешләр театр сәнгате, җыр һәм бию осталыгы, дизайн һәм сынлы сәнгать юнәлешләрендә шөгыльләнә алачаклар. «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә уздырылачак «Биләр каласы» аланында катнашучылар архитектура проектларын эшләячәкләр, реставрация сәнгатен өйрәнәчәкләр.

Сменаларның остазлар составы яшь галимнәр, аспирантлар һәм магистрантлардан төзелә. Мавыктыргыч уку-укыту программасыннан тыш, катнашучыларны актив ял, тәҗрибәле экспертлар белән очрашулар, яраткан шөгылеңне үзләштерү һәм күрсәтү өчен иҗади чаралар көтәчәк. Сменаларның һәр көне белем бирү һәм уен дәресләре, спорт ярышлары һәм мәдәни кичке чаралар белән үрелеп барачак. Сменалар дәверендә укучылар спорт уеннары буенча традицион чемпионатларда катнаша алачак. Мәдәни программа интеллектуаль турнирлар, интерактив шоу һәм иҗади концертлардан торачак.

Фото: «Сәләт» яшьләр үзәгенең пресс-службасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев