БЕРЕНЧЕ «ЖВАЧКА» КАЙЧАН БАРЛЫККА КИЛГӘН?
Сумала, агач кайрысы, хәтта резинага охшаган матдә. Бүгенге җиләкле, бөтнекле һәм төрле төстәге жвачканың тарихы менә шулардан башлана. Ә кешеләр аны меңнәрчә ел элек үк чәйни башлаган.
Археологлар якынча 8000-9000 ел элек яшәгән кешеләрнең каен кайрысыннан алынган сумаланы чәйнәгәнен ачыклаган. Борынгы греклар исә агач сумаласын тешләрне чистарту һәм сулышны сафландырып тору өчен кулланган. Майялар саподилла агачының сөтсыман согын чәйнәгән, ә Төньяк Америкадагы җирле халыклар чыршы сумаласын кулланган.
Ә беренче «кибет жвачкасы» кайчан барлыкка килгән?
1848 елның 23 сентябрендә америкалы Джон Б. Кёртис чыршы сумаласыннан ясалган жвачканы сата башлый. Ул аңа State of Maine Pure Spruce Gum дип исем куша. Сумала башта кайнатыла, аннары чәйнәү өчен уңайлы массага әйләндерелә. Бу тарихта беренче коммерцияле жвачка була.
Ләкин аның бүгенге жвачкага әллә ни охшамаганын күз алдына китерү кыен түгел. Чыршы сумаласы тиз катып киткән һәм тәме дә хәзерге җиләкле жвачкалар кебек татлы булмаган. Шуңа күрә җитештерүчеләр яңа составлар белән эксперимент ясый башлый.
Ә зурая торган жвачка?
Зурая торган жвачка да шунда ук барлыкка килми. XX гасыр башында җитештерүчеләр состав белән экспериментларны дәвам итә. 1906 елда Фрэнк Флир Blibber-Blubber дип аталган беренче bubble gum вариантын тәкъдим итә. Соңрак аның рецепты камилләштерелеп, бүгенге танылган зурая торган жвачкаларга юл ачыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 сентября 2026 - 15:01
№189 ГИМНАЗИЯДӘ «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» СОВЕТЫ СОСТАВЫНА САЙЛАУЛАР УЗДЫ
Нет комментариев