НИЧЕК КЕШЕ ФИКЕРЕНӘ ИГЪТИБАР ИТМИ БАШЛАРГА?
Аноним, 13 яшь:
«Мин социаль челтәрләрдә блогымны алып барырга телим. Инде беренче адымнарны ясый башладым, ләкин минем хейтерлар барлыкка килде. Әллә нинди сүзләр язалар, аларны укыгач, бөтен нәрсәне ташлыйсы килә, теләк бетә. Ничек кеше фикеренә игътибар итми башларга?»
Социаль челтәр – аерым бер дөнья. Биредә кеше дә, аларның фикере дә бик күп. Күп вакытта нәкъ менә алар безнең үсешебезгә зур йогынты ясый. Хейтны төпле тәнкыйтьтән ничек аерырга? Блог алып барганда кеше фикеренә игътибар бирү, гомумән, кирәкме? Бу хакта белгеч нинди фикердә икән, бергәләп танышыйк.
Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева, психолог, арт-терапевт:
«Эт өрә тора, бүре йөри тора»
Халыкта юкка гына «эт өрә тора, бүре йөри тора» дигән сүзләр яшәп килми. Бу нәрсәне аңлата? Бернигә дә карамыйча, үз юлың буенча барырга кирәк. Максат, теләкләрне чынга ашырырга тырышыгыз. Һәм иң мөһиме – үзегез теләгәнчә.
«Алар сезгә карата битараф түгел»
Һәрвакыт безне кабул итми, аңламый, тәнкыйтьли торган кешеләр булачак. Бу – гадәти күренеш. Ниндидер тискәре сүзләр әйтәләр икән, димәк, алар сезгә карата битараф түгел. Аның нигезендә көнчелек булырга мөмкин, чөнки сез кешеләрдән курыйкмыйча, үз юлыгыз буенча барасыз. Бәлки, блог алып бару алымнарыгыз ошамыйдыр. Бу да – нормаль хәл. Җәмгыятьтә бик күп төрле кешеләр бар, аларның барысына да ошап бетү мөмкин түгел. Башка кешегә ярарга тырышам дип, үзегезне югалтмагыз. «Изюминка»гызны булдырудан курыкмагыз.
Киңәш
Минем психолог буларак киңәшем: әлеге фикерләрдән ераклашыгыз. Кешеләр ике төркемгә бүленә: сезне кабул итүчеләр һәм итмәүчеләр. Икечеләренә ошарга тырышмагыз, башлаган эшегезне ташламагыз. Үзбәя һәм үзкыйммәт өстендә дә эшләү зарур. Сезнең барысы да килеп чыгачак!
Алимә Валеева, блогер:
«Һәр кешенең үз реакциясенә хокукы бар»
Мин блог алып бара башлаганда хейтерлар хәзергегә караганда күбрәк иде. Тик алар миңа нык тәэсир итмәде, чөнки мин билгеле бер максат белән яшәдем.
Контент урнаштырганда шуны аңларга кирәк: һәр кешенең үз реакциясенә хокукы бар. Кемгәдер ошамау аны яки мине начар итми. Чит кешенең тискәре сүзе минем турында түгел, ә аны калдырган кешенең үзе турында күбрәк сөйли.
Күнегү
Чит кешенең реакциясеннән курыкмау һәм хейтны йөрәккә якын алмау өчен мин гади бер күнегү ясарга киңәш итәм. Күз алдыгызга китерегез: сез ролик урнаштырдыгыз, ул сезгә ошый, сез эшегез белән канәгать. Һәм кинәт кемдер: «Моны кем карый инде?» – дигән сүзләр яза. Туктап, үзегезгә сорау бирегез: бу кеше кем һәм аның фикере минем өчен никадәр мөһим?
Хейт яки конструктив тәнкыйть
Монда хейтны һәм конструктив тәнкыйтьне аера белү мөһим. Әгәр кеше: «Бу кыз кем?», «Нинди сафсата сөйли бу?», «Социаль челтәрләрдән юкка чык!», – дип яза икән, бу – гади негатив. Андый комментарийларга җавап бирмәскә дә була.
Әгәр язылучылар: «Тавыш начар», «Музыка бик көчле, сөйләм начар ишетелә», «Бик караңгы, берни дә күренми», «Монтаж бик тиз», – дип яза икән, моңа инде колак салырга кирәк.
Исегездә тотыгыз: бернинди хыял да, максат та Интернеттагы очраклы кеше сүзләре аркасында юкка чыгарга тиеш түгел. Шуңа күрә иҗат итегез, ялгышыгыз, өйрәнегез һәм үсегез. Һәм берничә очраклы комментарий сезне теләгән нәрсәгездән баш тартырга мәҗбүр итмәсен!
Илназ Габидуллин, блогер:
«Кара исемлеккә кертеп куйганым булмады»
Минемчә, хейтка бөтенләй игътибар итмәү бик үк дөрес булмас иде. Беренче тапкыр кемдер синең эшеңне мыскыллап язганда, әлбәттә, бу күңелгә тия. Яшьрәк вакытта, блогны алып бара башлаган вакытта аеруча кыен иде, тик шулай да минем беркемне дә начар сүз яздылар дип, кара исемлеккә кертеп куйганым булмады. Әмма уйланып йөри идем.
Хейтка ничек җавап бирергә?
Аннары инде, бераз тәҗрибә туплагач бу өлкәдә мин хейтны ике төргә бүлеп карый башладым. Беренчесе – тәнкыйть. Анда фикер бар, конкрет нәрсә әйтелә, җитешмәгән яклар күрсәтелергә мөмкин. Икенчесе – буш хейт. «Син беркем дә түгел», «Синнән берни чыкмаячак» кебек сүзләр белән хөҗүм итәләр. Беренче төргә кергән хейтка мин адекват җавап бирергә, рәхмәт сүзләре әйтергә тырышам. Ә икенче төргә инде, нинди хейт килә, шундый ук җавап та китә яки бөтенләй җавапсыз калдырам.
Киңәш
Блог башлап җибәргәндә, синең эшеңне бөтен кеше дә ошатачак дип көтеп утыру – үзеңне алдан ук җиңелүгә әзерләү. Барысы да идеаль булса да, барыбер ким дигән берәр кеше начар әйбер язачак. Бер комментарий синең кәефеңне билгеләргә тиеш түгел. Блог башлаганда кемгәдер ярарга, ошарга тырышмаска кирәк дип саныйм. Әлбәттә, күпчелек кешегә ошарга тырышып, контент ясау башта сиңа күп аудитория алып килергә мөмкин. Тик вакыт узу белән бу эш сезне туйдырачак. Шуңа күрә үзегезгә ошаган контентны рәхәтләнеп, чын күңелдән, яратып башласагыз, ялгышмассыз!
Тән аша тынычлану практикасы
Начар комментарий укыгач, тән дә моңа реакция бирергә мөмкин: йөрәк тизрәк тибә, куллар киеренкеләнә, эчтә авырлык барлыкка килә. Шул вакытта хисләрне «сүндерергә» тырышканчы, башта тәнне тынычландырып карагыз.
1. Телефонны бер читкә куегыз һәм аяк табаннарыгызны идәнгә нык итеп терәгез.
2. Җилкәләрегезне 5 секундка каты итеп киерегез, аннары бушатыгыз. Моны 2-3 тапкыр кабатлагыз.
3. Борын аша әкрен генә сулыш алыгыз, авыз аша озаграк итеп сулыш чыгарыгыз.
4. Тирәгезгә карап, күргән 3 әйберне, ишеткән 2 тавышны һәм тәнегездә сизгән 1 тойгыны эчтән атап чыгыгыз.
5. Аннары үзегезгә сорау бирегез: «Бу комментарийга хәзер җавап бирергә кирәкме, әллә мин аны соңрак хәл итә аламмы?»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев