Логотип Идель
ӘДӘБИЯТ

ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ «АК ЧӘЧӘКЛӘР»

«Ак чәчәкләр» – табиблар хезмәте, кеше гомере, мәхәббәт һәм кешелеклелек турында роман. Гөлшәһидә белән Мансурның язмышы аша без һөнәргә тугрылык, авыр сынауларда үз-үзеңне югалтмау, чын хисләр һәм кеше тормышының иң зур кыйммәт булуын күрәбез.Әсәр 1960 нчы елларда иҗат ителгән.

Жанры – роман.

Төп тема – табиблар хезмәте, кеше тормышы, мәхәббәт һәм кешелеклелек.

Әсәрдә һөнәри бурыч белән шәхси тормыш арасындагы бәйләнеш күрсәтелә.

«Ак чәчәкләр» атамасы аклык, сафлык һәм табиб хезмәте белән бәйле.

Әсәрдән төп фикерләр:

1. Мәхәббәт өчен ышаныч кирәк.

Гөлшәһидә белән Мансур арасындагы аңлашылмаучанлыклар һәм хисләрне яшерү мөнәсәбәтләрне катлауландыра икәнен дәлилли.

2. Авырлыклар белән очрашу кешенең чын көчен күрсәтә.

Гөлшәһидә авыр хәлләрдә дә үзен югалтмый. Ул үзен яклый алуына ышана.

3. Чын хисләр вакытлы үпкәдән көчлерәк.

Мансур үзенең элекке үпкәсен вакытлы хис дип аңлый һәм Гөлшәһидәгә чын хисләрен белдерә.

4. Кеше тормышы – иң зур кыйммәт.

Мансур авыруның хәле турында икеләнмичә карар кабул итә.

5. Кешелеклелек – иң мөһим сыйфатларның берсе.

Гөлшәһидәнең кешеләргә җылы мөнәсәбәте аның характерындагы иң яхшы сыйфатларның берсе.

Гөлшәһидә Сафина

Гөлшәһидә – романның үзәк образларының берсе. Автор аны «хисләр кешесе» дип атый. Гөлшәһидә Мансурны дүрт ел күрмәсә дә, оныта алмый. Аның белән бәйле урыннар, хатирәләр геройның күңелендә элекке мәхәббәтне яңарта.

Гөлшәһидәнең иң көчле сыйфатларының берсе – һөнәренә тугрылык. Медицина институтын тәмамлагач, ул Акъярда табиб булып эшли. Беренче ире «я мин, я больница» дип шарт куйса да, Гөлшәһидә үз һөнәреннән баш тартмый. Гөлшәһидә салкынга, буранга карамыйча авырулар янына бара, аларның гомере өчен көрәшә. Ул Нурлыгаян апага белгечләр ярдәме кирәклеген аңлый, Нигъмәтҗан абзый янына да авыр шартларда барып җитә. Геройда профессиональлек белән шәфкатьлелек бергә кушыла. Әбүзәр абзый аның фәнгә дә сәләтле булуын күреп, аспирантурага керергә киңәш итә.

Гөлшәһидәнең эчке драмасы исә мәхәббәт белән горурлык арасындагы көрәштә ачыла. Ул Мансурны һаман ярата, ләкин элекке үпкәләр аркасында аңа яңадан ышанырга курка. Шуңа күрә Гөлшәһидә Мансурны шунда ук гафу итми. Яңгураның басымына да бирешмәве аның мөстәкыйль, үз кадерен белә торган шәхес булуын күрсәтә.

Әсәр ахырында Гөлшәһидә белән Мансур яңадан бергә була. Әмма бу яшьлек мәхәббәтенә гади генә әйләнеп кайту түгел: икесе дә тормыш сынаулары аша үтеп, үзгәргән һәм җитлеккән шәхесләр булып кавышалар.

Гөлшәһидә:

– көчле, шәфкатьле җаваплы табиб;

– тирән хисле, ләкин хисләренең колы булмаган хатын-кыз;

– кешеләр өчен үз уңайлыгын оныта алган табиб;

– аның өчен табиблык гади эш түгел, кешеләргә ярдәм итү бурычы;

– аның төп көче – намусында, кешелеклелегендә һәм эчке ныклыгында.

Мансур Таһиров

Мансур – романның катлаулы һәм каршылыклы образларының берсе. Автор аны «акыл һәм бурыч кешесе» дип атый. Ул хисләрен ачык күрсәтергә ашыкмый, һәр гамәлен җаваплылык, намус һәм әхлак үлчәве аша бәяли. Бу сыйфатлар аның балачактан Әбүзәр Таһиров тәрбиясендә үсүе белән дә бәйле.

Яшь чагында Мансур батыр, тәвәккәл һәм көчле егет булып күренә. Ул Гөлшәһидәне яклый, авыр хәлләрдә җаваплылыкны үз өстенә ала. Соңрак бу сыйфатлар аның хирург буларак эшендә дә ачыла: Мансур катлаулы операцияләрдән курыкмый, авыруның гомере өчен ахырга кадәр көрәшә. Ул һөнәри яктан үсә, клиникада иң ышанычлы белгечләрнең берсенә әйләнә.

Мәхәббәт мәсьәләсендә исә Мансур еш кына акылын хисләреннән өстен куя. Ул Гөлшәһидәне алдарга теләми, ләкин яшь вакытында аның белән ачыктан-ачык сөйләшә белми һәм читкә китә. Нәтиҗәдә яхшы ният белән кылган гамәле Гөлшәһидәгә авырлык китерә.

Мансур – талантлы хирург, намуслы, принципиаль һәм җаваплы шәхес. Аның төп кимчелеге – хисләрне артык акыл белән үлчәү һәм вакытында ачык сөйләшә белмәү. Әсәр ахырында ул акыл белән хис арасында тигезлек таба һәм рухи яктан җитлеккән герой булып ачыла.

Мансур:

– үз һөнәренә тугры һәм җаваплы табиб;

– үзенә һәм башкаларга бик югары әхлакый таләпләр куючы шәхес;

– авыр хәлләрдә тиз һәм тәвәккәл карар кабул итә;

– аның өчен кеше тормышы беренче урында тора;

– шәхси тормышында ул һәрвакыт үз хисләрен ачык күрсәтә алмый.

*Inside – (ингл. теленнән «эчке», «эчтән») ягъни әсәрдәге төп әдәби геройга/образга эчке яктан караш, аңа тулы анализ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев