БЕР СӘХНӘ – МЕҢ ХАТИРӘ
Бәлки, арагызда киләчәктә үзен сәхнәдә сынап карарга, артист булырга хыялланучылар бардыр? Театрга юл кайчак бер спектакльдән, образдан яки кечкенә генә кызыксынудан башлана. Әмма сәхнә артында һәр артистның үз тарихы: беренче роль, беренче дулкынлану, беренче уңыш һәм еллар дәвамында җыелган меңләгән хатирәсе бар. Бу язмада танылган театр артистларының һөнәр сайлау юлы, истә калган вакыйгалары һәм сәхнәдән алган «тормыш дәресләре» белән танышырбыз. Бәлки, синең дә сорауларыңа җавап табылыр.
«СЕЗ АРТИСТЛАР БУЛМАСАГЫЗ, БУ ДИВАРЛАР МУЗЕЙ КЕБЕК КЕНӘ БУЛЫР ИДЕ»
РАИЛ ШӘМСУАРОВ, Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:
Артист тормышында онытылмаслык хәлләр шактый була. Колумбиядән гастрольдән кайткан көнне үк безнең театрда кичә булырга тиеш иде. «Мылтык» спектакленнән өзек уйнарга әзерләндек. Юлдан соң бик арыган идем: 11 сәгать очтык бит. Ятып кына торам дип уйладым, әмма будильникны ишетмәгәнмен, телефон да сүнгән булган. Уянсам, урамда караңгы. Йөрәгем «жу» итте. Ничек театрга барып җиткәнемне дә хәтерләмим. Килсәм, кичәнең яртысы инде үткән иде, безнең өзекне төшереп калдырганнар. Каршыма театр директоры Шамил Зиннур улы очрады. «Син безне барыбызны да бик уңайсыз хәлдә калдырдың», – диде. Ул бик олы йөрәкле кеше иде. Вакыт узгач, бу хәлне кичерде. Бу вакыйга миңа зур сабак булды. Артист өчен җаваплылык бик мөһим. Сәхнәдә дә, тормышта да ваемсыз булырга ярамый.
Әгәр бер көнгә теләсә кайсы спектакль героена әйләнә алсам, мин Сәгыйть Сүнчәләйне сайлар идем. Тукай белән очрашып, аның белән кара-каршы утырып сөйләшү кызык булыр иде. Бу образны мин «Казанга Тукай кайткан» спектаклендә башкарам, шуңа күрә ул миңа аеруча якын.
Театрның көчен бер тамашачының сүзләре бик төгәл аңлата. Ул: «Сез артистлар булмасагыз, бу диварларның кирәге дә юк – музей кебек кенә булыр иде. Сез булганда, без берничә сәгатькә дөньябызны онытып, гыйбрәт алып кайтып китәбез», – дигән иде.
«СӘХНӘ ХЫЯНӘТНЕ ЯРАТМЫЙ»
РЕЗЕДӘ СӘЛӘХОВА, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры:
Без театрга килгәндә, 2008 елда, театр бинасы әле ремонтта иде. Ике ел авыл-районнарга гастрольләргә йөреп тордык. Казанда сирәк чыгыш ясый идек. Шуңа күрә театр белән беренче хатирә юл дисәм ялгыш булмас. Театр артисты буласы яшьләргә беренче киңәшем – тырыш, үҗәт булырга кирәк. «Булдыра алмыйсың» дигәннәргә артист булырга хаклы икәнеңне исбатлап килергә кирәк.
Кызык һәм кызганыч хәлләр 18 ел дәвамында инде шактый җыелды. Сәхнәдә сүз оныту әллә ни кызык хәл түгел. Ул вакытта күңелеңдә берни калмый. Бездә студент чакта ук әйтә иделәр: «театр сәхнәсе лупа кебек, ул тамашачыга синең талантыңны да, кимчелегеңне дә зурайтып күрсәтә. «Халтура»ны сәхнә гафу итми, «әй, ярар булдырырмын әле, ничек дә килеп чыгар әле» дияргә ярамый. Текстыңны белеп, тәннәреңне, тавышыңны җылытып чыгарга кирәк. Әгәр дә син сәхнәдәге эшеңә әз генә хилафлык китерәсең икән, сәхнә аны кире кайтара: я текстыңны оныттыра, я тавышың белән берәр нәрсә була, я абынып-сөртенеп китәсең. Сәхнә хыянәтне яратмый.
Бер кызык хәлне сөйлим: Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Туган-тумача» спектакленең ничә айлар буе репетицияләре бара иде. Артем белән бергә уйнадык, ул Минсабир образында, көн саен шулай дип эндәшәм аңа. Ә «Өч аршын җир» спектаклендә Артем Мирвәлине уйный. Мин – аның хатынын. Буташтым инде шунда. Гомер буе яраткан иренә хатыны башка исем белән «Минсабир» дип торсын әле. Сәер дә, кызык та, кызганыч та инде.
Бер көнгә теләсә кайсы спектакльдәге геройга әверелергә мөмкинлек булса, мин «Хыял артыннан» мюзиклындагы Чулпанга әйләнер идем. Ул Хәйдәр белән танышып, (аны да ирем Артем Пискунов уйный) шундый саф, ихлас, башны әйләндергеч мәхәббәт кичерәләр. Шушы гашыйк булу, күкнең җиденче катына менү хисләрен тагын бер тояр өчен шушы образны тормышка алыр идем.
«БЕРӘР АРТИСТ «ЧУДИТЬ ИТСӘ», СӘХНӘДӘ КӨЛҮНЕ ТУКТАТЫП БУЛМАГАН ЧАКЛАР ДА БУЛА»
РУЗАННА ХӘБИБУЛЛИНА, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты:
Театр дигәч, иң беренче күз алдыма театр училищесы килеп баса. Артистлык юлына беренче адымнар, театр нәрсә ул, сәхнәдә нәрсә эшлиләр – боларның барысын да без шунда өйрәндек. Минемчә, артист булу өчен талант кына җитми. Дисциплина, тырышлык һәм белем дә бик мөһим. Артист булырга теләгән яшьләргә әйтер идем: укырга, өйрәнергә һәм үз өстеңдә эшләргә кирәк.
Кызык хәлләр күп булгалый. Текст онытулар да була, без дә идеаль түгел бит. Һәр артистның «белый лист» дигән әйбер барлыкка килергә мөмкин. Тәҗрибәң булса, аны паузалар тотып, нидер эшләп язып җибәрәсең инде. Тамашачы сизми дә кала. Күп спектакльләрдә, бигрәк тә комедияләрдә, массовкаларда берәр артист «чудить итсә», көлүне туктатып булмаган чаклар да була.
«Ханума» спектаклендә булган бер хәлне елмаеп искә алам. Мин анда Сона исемле кызны уйныйм, ә Энҗе Камалиева әбием ролендә. Әтиемне ирем Илназ Хәбибуллин башкара. Бер өлештә ул безгә: «Сона, әни, керегез!», – дип безне өйгә чакырып ала. Ә без Энҗе Камалиева белән гримеркада сөйләшеп, көлешеп бөтен дөньяны онытып утырабыз икән, берзаман Илназ кереп: «Ник сәхнәгә чыкмыйсыз сез?!» – дип безне пыр туздырып гримеркадан ук кереп алып чыкты. Сәхнәдә бушлык, тынлык урнашкан инде. Аннары без шуны кызык итеп чыгып дәвам иттек.
«КАЙЧАК СОРАУЛАРЫҢА ҖАВАП ТАБАСЫҢ, КАЙВАКЫТ, КИРЕСЕНЧӘ, СОРАУЛАР БЕЛӘН КАЙТЫП КИТӘСЕҢ»
БУЛАТ ГАТАУЛЛИН, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты:
Театр белән бәйле иң беренче вакыйга, мөгаен, беренче тапкыр спектакль карау булгандыр. Мин беренче сыйныфта укый идем. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рүзия Рәис кызы миңа шигырь конкурсында җиңгән өчен Кариев театрына билет бүләк итте. Кыш, салкын, залда тамашачылар җылы киемнән утырабыз, ә артистлар сәхнәдә бер кат күлмәктән. Бу миңа бик нык тәэсир иткән иде. Спектакльнең исемен хәтерләмим. Ләкин аерым эпизодлар, мезансценалар исемдә калган. Су анасы төтен эченнән сәхнә асты люгыннан алтын балдак тотып чыгуы хәзер дә күз алдымда.
Артистның эше театрдан чыккач бетми, башлана гына. Һәрвакыт кемнедер күзәтәсең, кайда гына булсаң да я текст ятлыйсың, я роль кабатлыйсың. Автобуста, метрода барганда, берәр кызыклы кеше күрсәм, озак итеп карап бара алам, сөйләм манерасын, тән тотышын күзәтәм. Гади кеше өчен бу сәер булып күренәдер инде.
Театр чын булып калырга мөмкинлек бирә. Монда барысы да тормыштагы кебек. Рәхәте дә, михнәте дә бар. Һәм монда син үзеңә икенче яктан карый аласың. Кайчак сорауларыңа җавап табасың, кайвакыт, киресенчә, сораулар белән кайтып китәсең, кайвакыт бөтен мәшәкатьләреңне онытып, яшәргә көч алып китәсең. Ә иң мөһиме син монда үзеңне ялгыз итеп тоймыйсың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев