Логотип Идель
Бу – тема!

ЯХШЫЛЫК ТРЕКЕРЫ: 10 ИГЕЛЕКЛЕ ГАМӘЛ

Яхшылык кылу өчен зур мөмкинлекләр яки махсус сәбәп кирәкми. Кайчак бер җылы сүз, бер шалтырату яки кечкенә генә ярдәм дә кемнеңдер көнен матуррак итә ала. Шуңа күрә без синең өчен бер атналык яхшылык трекеры әзерләдек. Көн саен исемлеккә күз сал һәм бүген башкарган игелекле гамәлләрең янына билге куй. Бер көндә берничәсен эшләргә дә, атна дәвамында төрле гамәлләрне сынап карарга да мөмкин. Атна ахырына күпмесе җыелыр икән?

1. Кошларга җимлек яса һәм элеп куй. Көннәр салкынайта барган саен аларга азык табу аеруча кыенлаша.

2. Кирәк булмаган, ләкин яхшы хәлдәге әйберләреңне башкаларга бүләк ит. Аларны ярдәм үзәкләренә яки мохтаҗ кешеләргә тапшырырга мөмкин.

3. Өйдә ярдәм ит. Бүлмәңне генә түгел, бөтен өйне җыештырырга булыш. Әти-әниең моңа, һичшиксез, сөенер.

4. Якын кешеңә теләктәшлек күрсәт. Аның яңа эшен, хыялын яки башлангычын хупла. Кайчак «мин сиңа ышанам» дигән сүзләр дә бик мөһим.

5. Өмәдә катнаш. Ишегалдын, парк яки мәктәп тирәсен чистартырга ярдәм ит.

6. Макулатура һәм пластикны аерым җый. Аларны кабул итү пунктына тапшырып, әйберләргә икенче тормыш бирергә мөмкин.

7. Социаль челтәрләрдә кешеләргә матур комментарий, җылы сүзләр калдыр. Бер җылы сүз дә кешенең кәефен күтәреп, үзенә ышанычын арттыра ала.

8. Өлкән буын кешеләренә игътибар күрсәт. Аларның хәлләрен белеш, ярдәм кирәкме икәнен сора, истәлекләрен тыңла.

9. Йортсыз хайваннарга ярдәм ит. Урамдагы песи яки эт өчен бер савыт су һәм азык та зур ярдәм була ала.

10. Волонтерлык үзәгенә мөрәҗәгать ит. Үзеңә якын юнәлешне сайла: кешеләргә, балаларга, өлкәннәргә, хайваннарга яки табигатькә ярдәм итәргә мөмкин.

Яхшылыкның күләме булмый. Иң мөһиме – аны башлау. Ә син бүген кайсы гамәлдән башлыйсың?

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев