Логотип Идель
Бу – тема!

УКУДА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТНЫ НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА?

Ясалма интеллект укуны җиңеләйтә ала: катлаулы теманы аңлатырга, презентацияне тикшерергә, имтиханга әзерләнергә яки өстәмә биремнәр төзергә. Әмма аңа бөтен эшне тапшырып кую дөрес түгел. ИИ синең урыныңа уйларга түгел, ә үзеңә яхшырак аңларга һәм өйрәнергә ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен аны ничек кулланырга соң?

1. Презентацияңнең логикасын тикшерт

Презентация әзерләгәндә үзеңә барысы да аңлаешлы кебек тоелырга мөмкин. Ләкин чыгыш ясый башлагач, бер слайдның икенчесе белән бәйләнмәве, кайбер фикерләрнең кабатлануы яки нәтиҗәнең аргументлардан алдарак әйтелүе ачыклана.

Мондый очракта ИИны редактор итеп кулланырга була. Аңа презентациянең планын яки слайдлардагы текстларны җибәреп, фикерләрнең логик тәртиптә урнашуын тикшерүне сора. Ул кайсы урыннарның кабатлануын, кайда аңлатма җитмәвен һәм нинди слайдларның урынын алыштырырга кирәклеген күрсәтә ала.

Тагын бер файдалы ысул — ИИдан үзен тыңлаучы яки укытучы итеп күз алдына китерүен сорау. Ул чыгыштан соң бирелергә мөмкин булган сорауларны төзи ала. Ә җавапларны инде үзең әзерлисең. Шулай итеп, презентацияне күрсәтеп кенә калмыйсың, ә теманы чыннан да аңлавыңны да тикшерәсең.

Промпт үрнәге: «Мин [тема] турында презентация әзерлим. Менә слайдлар планы: [план]. Фикерләрнең логик тәртиптә булуын тикшер. Кабатланган урыннарны, аңлатма җитмәгән өлешләрне күрсәт. Аннары укытучы чыгыштан соң бирә алырлык 10 сорау уйлап тап. Презентацияне минем урынга яңадан язма».

2. ИИны күнегүләр тренажеры итеп куллан

Ясалма интеллектның иң файдалы мөмкинлекләренең берсе — бер тема буенча күп төрле күнегүләр төзи алуы. Әйтик, тарих өйрәнәсең икән, аннан тест сорарга мөмкин. Чит тел өйрәнгәндә яңа сүзләр белән җөмләләр, буш урыннарны тутыру өчен текстлар яки диалоглар төзетеп була. Математикада исә бер үк кагыйдәгә нигезләнгән, әмма саннары һәм шартлары башка булган мәсьәләләр сорарга мөмкин.

Монда иң мөһиме — җавапны шунда ук күрсәтмәү. Башта биремне үзең эшлә, аннары гына ИИдан тикшерт. Хата җибәрсәң, ул кайсы урында ялгышканыңны аңлатсын һәм шул ук тема буенча тагын берничә күнегү бирсен.

Шулай итеп, ИИ әзер җавап бирүче түгел, ә чын тренажерга әйләнә. Беренче бирем җиңел булса, киләсе биремнәрне катлауландыруын сорарга да мөмкин.

Промпт үрнәге: «Мин [тема] өйрәнәм. Миңа бу тема буенча 10 күнегү төзе. Башта җиңелрәкләреннән башла, аннары акрынлап катлауландыр. Җавапларны алдан күрсәтмә. Мин җавап биргән саен, аны тикшер һәм хата булса, нәрсәдә ялгышканымны аңлат».

3. Үз хаталарыңнан аерым тренажер яса

Әзерләнгәндә нинди сорауларга җавап бирә алмавыңны һәм нинди биремнәрдә еш ялгышуыңны саклап бару файдалы. Соңыннан бу исемлекне ИИга биреп, нәкъ шул авыр урыннар буенча яңа күнегүләр төзетеп була.

Мәсәлән, син формуланы беләсең, ләкин аны кайсы очракта кулланырга кирәклеген бутыйсың ди. ИИ шул ук формуланы тикшерә торган, әмма башка шартлы яңа мәсьәләләр төзи ала. Шулай итеп, син иске җавапны яттан кабатламыйсың, ә белемеңне яңа ситуациядә кулланып карыйсың.

Бу ысул имтихан алдыннан аеруча уңайлы. Вакыт узу белән кайсы темаларны яхшы үзләштергәнең, ә кайсыларына кабат-кабат әйләнеп кайтуың күренә башлый.

Промпт үрнәге: «Менә [тема] буенча мин җибәргән хаталар исемлеге: [хаталар]. Шушы хаталарны исәпкә алып, миңа 10 яңа күнегү төзе. Иске биремнәрне кабатлама, ләкин шул ук белемнәрне тикшер. Җавапларны мин үзем эшләгәнче күрсәтмә».

4. ИИны имтихан алучы итеп куллан

Телдән имтиханга әзерләнгәндә, сорауларны укып чыгу гына җитмәскә мөмкин. Чөнки реаль имтиханда җавапны үз сүзләрең белән төзергә, фикереңне дәвам итәргә һәм укытучының өстәмә сорауларына җавап бирергә кирәк була.

ИИ белән моны алдан ук күнектерергә мөмкин. Аңа билетларны яки сораулар исемлеген бир һәм берәм-берәм сорау бирүен сора. Җавап биргәннән соң, ул җавабыңның тулылыгын, терминнарның дөрес кулланылышын һәм фикерләрнең логикасын бәяләсен.

Тренировканы тагын да реаль итү өчен, ИИдан һәр җаваптан соң өстәмә сорау бирүен сора. Мәсәлән, берәр терминны аңлатуны, мисал китерүне яки әйткән фикереңне дәлилләүне таләп итсен. Соңында кайсы темаларда ешрак ялгышканыңны да күрсәтеп була.

Промпт үрнәге: «Менә минем имтихан сорауларым: [исемлек]. Миңа аларны берәм-берәм бир һәм һәр җавабымны көт. Дөрес җавапны алдан күрсәтмә. Мин җавап биргәч, аны тулылык, терминнарның төгәллеге һәм логика ягыннан бәялә. Аннары бер өстәмә сорау бир. Ахырда мин иң күп ялгышкан темаларны исемлек итеп чыгар».

5. Катлаулы текстларны аңлаешлы телгә «тәрҗемә ит»

Кайчак дәреслектәге яки фәнни мәкаләдәге тема үзе үк авыр түгел, ә текст артык катлаулы тел белән язылган була. Озын җөмләләр, таныш булмаган терминнар һәм күп санлы төшенчәләр аркасында төп фикер югалып кала.

Мондый очракта ИИдан текстны гади тел белән аңлатуны сорарга мөмкин. Ул башта төп фикерне кыскача әйтеп бирә, аннары катлаулы терминнарны аңлата һәм мисаллар китерә ала. Зур текст булса, башта кыскача конспект төзетеп, аннары мөһим өлешләрен оригиналдан укып чыгу уңайлы.

Ләкин ИИ биргән аңлатманы бердәнбер дөрес чыганак итеп кабул итәргә ярамый. Нейрочелтәрләр терминнарны бутарга, фактларда ялгышырга яки текстта булмаган мәгънә өстәргә мөмкин. Шуңа күрә имтиханга, рефератка яки җитди эшкә кирәкле мәгълүматны оригинал чыганак белән чагыштырып тикшерү мөһим.

Промпт үрнәге: «Бу текстны гади тел белән аңлат: [текст]. Башта төп фикерне 2–3 җөмлә белән яз. Аннары катлаулы терминнарны аңлат һәм һәр мөһим фикергә гади мисал китер. Минем өчен семинарда белергә кирәк булган иң мөһим урыннарны да аерып күрсәт».

6. Зур проектны кечкенә бурычларга бүл

Төркем белән эшләгәндә еш кына төп кыенлык теманың үзендә түгел, ә эшне ничек оештырырга белмәүдә була. Кем чыганак эзли, кем текст яза, кем презентация ясый, кайсы эшне башта башкарырга кирәк — боларның барысын да килештерү вакыт ала.

Монда ИИ проектны вак бурычларга бүлергә ярдәм итә ала. Аңа укытучы таләпләрен җибәреп, тикшеренү, чыганаклар эзләү, текст әзерләү, презентация ясау, чыгышка әзерләнү һәм соңгы тикшерү кебек этапларга бүлүне сора.

Ул шулай ук кайсы бурычның икенчесенә бәйле булуын күрсәтә ала. Мәсәлән, төп материал әзер булмыйча презентация төзеп булмый, ә нәтиҗәләрне анализламыйча йомгак язу авыр. Шуннан соң инде команда әгъзалары эшне үзара бүлешә һәм чынбарлыкка туры килгән вакыт куя.

Промпт үрнәге: «Безнең [предмет] буенча төркем проекты бар. Менә укытучы таләпләре: [таләпләр]. Эшне вак һәм аңлаешлы бурычларга бүл. Кайсы эшне кайсыннан соң башкарырга кирәклеген күрсәт. Ахырда проектның әзерлеген тикшерү өчен чек-лист төзе».

Ә нәрсәне барыбер үзең эшләргә кирәк?

ИИ күп нәрсәдә ярдәм итә ала, әмма укуның кайбер өлешләрен тулысынча аңа тапшырырга ярамый. Мәҗбүри текстларны уку, яңа темага караган мәсьәләләрне үзең чишеп карау, шәхси нәтиҗәләр ясау һәм үз фикереңне формалаштыру — болар синең эшең булып калырга тиеш.

Ясалма интеллект аңлатсын, мисал китерсен, тикшерсен, өстәмә сораулар бирсен яки авыр биремне гадиләштереп күрсәтсен. Әмма башта теманы үзең аңларга тырышып карау мөһим. Югыйсә әзер җавапны күчереп алу җиңел, ә белем үзеңдә калмаска мөмкин.

Моны тикшерүнең гади ысулы бар. ИИ белән эшләп бетергәннән соң, теманы үз сүзләрең белән аңлатып карый аласыңмы? Шундый ук биремне ярдәмсез эшли аласыңмы? Укытучы көтелмәгән сорау бирсә, җавап бирә аласыңмы?

Әгәр җавап «әйе» икән, димәк, ИИ сиңа укырга ярдәм иткән. Әгәр әзер җавап булмаса, эш бөтенләй туктап кала икән, димәк, син укуны җиңеләйтмәгәнсең, ә аны нейрочелтәргә тапшыргансың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев