ЯХШЫЛЫК КӨТМӘГӘНДӘ КИЛӘ
Кайчак күңелне күтәрү өчен кыйбатлы бүләкләр кирәкми. Бер чәчәк, җылы сүз, ярдәм кулы яки вакытында күрсәтелгән игътибар да көнне бөтенләй башка якка үзгәртә ала. Әлеге язмада яшүсмерләр көтелмәгән яхшылык белән очрашкан һәм үзләре дә аны башкаларга бүләк иткән мизгелләрен искә төшерде.
Назлыгөл Нуруллина, 16 яшь:
Мәктәптә авыр көннән соң уйга батып кайтып бара идем, шул арада ачкычымның җиргә төшеп калганын да сизмәгәнмен. Артымнан килгән бер егет моны күреп, ачкычны алып бирде. Кәефемнең юклыгын сизгәндер, ахры, юл читеннән чәчәк тә өзеп сузды.
Гади генә бер мизгел булса да, ул минем өчен аеруча җылы иде. Көне буе җыелган ару һәм күңелсезлек онытылды. Шул вакытта кеше өчен ниндидер зур вакыйгалар гына түгел, ә уйламаган җирдән килгән җылы мөнәсәбәт һәм игътибарның да бик кадерле икәнен аңладым.
Лаләгөл Вәлимөхәмәтова, 17 яшь:
Кайвакыт без дөньяда авырлыклар гына күрәбез, ләкин тирә-ягыбызда яхшылык та бик күп бит. Минем белән дә нәкъ шундый хәл булды.
Матур бер яз көнендә, кибеттән кайтып барганда, авыр пакетлар күтәргән өлкән яшьтәге апаны очраттым. Аның бик арыганын күреп, мин ярдәм итәргә булдым һәм букчаларын өенә кадәр илтеп куярга тәкъдим иттем. Ул шатланып ризалашты. Юл буе без рәхәтләнеп сөйләшеп бардык. Ниһаять, апаның өенә җиткәч, ул миңа изге теләкләрен җиткерде.
Мин өемә бик күтәренке кәеф белән кайттым. Бу очрак миңа кешене бәхетле итү өчен күп кирәкмәвен аңлатты. Бераз гына игътибар һәм ярдәм – үзе бер могҗиза.
Зәлинә Мөхәммәтова, 16 яшь:
Ике вакыйга минем өчен көтелмәгән, ләкин якты хатирә булып калды.
Инде бер ел тирәсе мин үз каналым белән «Туган телдә блоглар» проектында катнашам. Беркөнне безнең куратордан хәбәр килде. Карасам, ул миңа июньдә буласы VK Фестка билет җибәргән. Шундый көтелмәгән бүләк булды ул минем өчен.
Икенче вакыйга биш ел элек булды. Кышкы каникулга апага кунакка килгән идем. Беркөнне иртән торсам, өстәлдә апайның телефоны ята. Минем телефон ул вакытта иске иде, ә аныкы – әйбәт смартфон. Эчтән генә «миңамы икән әллә» дип уйладым. Шулай килеп чыкты да. Күзләремә хәтта яшьләр килде. Бала күңеле бит, нишләтәсең.
Фирүзә Ибраһимова, 18 яшь:
«Көтелмәгән яхшылык» дигән юлларны укыгач, сискәнеп үк куйдым. Мин ярдәмчеләремә рәхмәт булса да әйттемме икән?
Мин бәхетле бит! Аллаһ күңел төшенкелегемне сизеп алып, шунда ук ярдәмчеләр җибәрә икән. Бу хәл ике тапкыр булды. Нервларымны бетереп, олимпиада-конкурсларда йөргән чак иде ул. Хәзер нәрсә өчен борчылганымны да хәтерләмим, әмма елар дәрәҗәгә җиткәнемне төгәл беләм. Шунда мөлаем апа яныма килеп җылы сүзләр әйткән иде. Тынычландырырдай җылы сүзләр! Ни әйткәндер? Иң кызыгы, мин ул ханымның исемен дә белмим. Йөз чалымнары гына күз алдымда тора. Әмма чит кешенең шулай юатуы күңелдә ныклап уелып калган.
Раил Фәхретдинов, 17 яшь:
Мин Казанга беренче тапкыр метро күрергә килгән идем. Турникет янында аптырап тордым: картам эшләмәде, ә вак акчам юк иде. Артта чират җыела, кешеләр ачулана. Мин кызардым да читкә китәргә дип борылдым. Шул мизгелдә арттан бер егет (яше 20ләр тирәсендәдер) кулымнан алды да турникетка үзенең картасын куйды. «Үт, туктама», – ди. Мин аптырап: «Мин хәзер акча табып...», – дип нидер мыгырдый башладым. Ә ул инде үтеп тә киткән иде һәм кулын селкеп: «Оныт, вак-төяк ул», – дип кычкырды. Шул егетнең тынычлыгына һәм гадилегенә мин әле дә сокланам.
Ләйсән Шәрифуллина, 15 яшь:
Мин нәфис гимнастика белән шөгыльләнәм. Бер шәһәркүләм ярышта мин бик дулкынландым. Шунда чыгыш алдыннан гына костюмымның банты чишелгәнен күрдем. Ә чыгарга 30 секунд! Кулларым дерелди башлады. Әни дә, тренер да янда түгел – ярдәм итәргә кеше юк.
Шул мизгелдә янәшәмдәге көндәшем, башка шәһәрдән килгән кыз, сүзсез генә килеп, миңа таба борылды да бик оста итеп шул бантны бәйләп куйды. Мин бары тик «рәхмәт» дип пышылдый алдым. Ул елмайды да үз чыгышына әзерләнергә китте. Без икебез дә призлы урыннар алдык. Ярыштан соң мин аны эзләп таптым, һәм шуннан бирле без – иң якын дуслар. Ярыш шартларында да кешелеклелек була алуына мин шул көнне ышандым.
Шундый ук рәхмәт хисен мәктәптә дә кичердем. Контроль эш өчен начар билге алганга һәм дус кызым белән ачуланышканга кәефем юк иде ул көнне. Ашханәдә кинәт аягым таеп китте дә тәлинкәм идәнгә төшеп, чәлпәрәмә килде. Бөтен укучы миңа карады. Шул мизгелдә завхоз булып эшләүче Гөлнара апа минем янга килде. Ул кычкырмады, орышмады. «Берни булмады, утыр менә монда», – дип мине аерым өстәлгә утыртты. Үзе идәннән ватык тәлинкәне җыештырды да яңаны алып килде. Шулай күңелемдәге авырлык та бетте. Гөлнара апага мин бик рәхмәтлемен!
Бу ике очрактан соң кешелеклелек көндәшлектән дә, начар кәефтән дә көчле икәнен аңладым. Конкуренция шартларында да, мәктәп ашханәсендә дә кеше кешегә терәк була ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев