Азалия САБИТОВА автор яңалыклары
-
ШОПЕР ТЕГӘРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ!
Сарман районы Җәлил гимназиясе укучыларыннан «Шопер – вместо тысячи пакетов» проекты кысаларында шопер тегү тәртибе. -
АЛАР ӨЧЕН ТЕХНОЛОГИЯ – ДӘРЕС КЕНӘ ТҮГЕЛ
Кайберәүләргә технология көндәлеккә язылган гади дәрес булып тоелса, кемнәрдер өчен ул мәктәп елларын бизи торган хатирәләр, игелекле гамәлләр башкару мөмкинлеге. Сарман районы Җәлил гимназиясе укучылары бу фикерем белән килешер. Аларның «Шопер – вместо тысячи пакетов» проекты белән танышкач, үземнең дә кабат урта сыйныфларга кайтып, иҗат түгәрәгенә йөрисем, фикердәшләрем белән уртак бизнес ачасым килде. Әйдәгез, аларның эшләре белән тулырак танышып китик. -
НЕЙРОГРАФИК РӘСЕМ ЯСАРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ
Нейрографика – кешенең халәтен җиңеләйтүгә, проблемалардан креатив чишелеш табуга юнәлтелгән рәсем сәнгатенең бер техникасы. Гади генә әйткәндә, тынгысыз уйлардан котылыр өчен кагәзь битенә сурәт төшерү. Бу хакта тулырак алдагы язмада сөйләгән идек, ә хәзер нейрографик рәсемне үзебез ясап карыйбыз. -
РӘСЕМ – ЯСЫЙ БЕЛГӘННӘР ӨЧЕН ГЕНӘ ТҮГЕЛ
Мәктәптә дәрестә утырганда дәфтәр читенә сызгалап утырмаган кеше бар микән ул? Шәхсән мин һәрвакыт шакмаклар, төрле сызыклар ясый идем. Иң кызыгы – бу эш болай гына түгел, ә баш миенең билгеле бер ихтыяҗын канәгатьләндерүе икән. Әйдәгез, моның белән, төгәлрәге, нейрографика төшенчәсе белән якыннанрак танышыйк. -
СИН ТҮГЕЛ, УЛ КУРЫКСЫН: ИМТИХАН АЛДЫННАН НИЧЕК БОРЧЫЛМАСКА?
Май ае яшеллек, кошлар сайравы, чәчәкләр генә түгел икән. Бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары моны әйбәт аңлыйдыр. Имтихан биремнәренең чишелеше килеп чыкмаганда, кичә генә өйрәнгән материал онытылганда үзегезне тыныч тотасызмы? Әгәр дә юк икән, без бу борчылуларны җиңәргә булыша торган киңәшләр тупладык. -
БЕР АЧЫШ – МЕҢ ДӘ БЕР ФИЛЬМ!
Кешеләр тормыш иткән дәвердә ачышлар ясарга омтылып яши. Әгәр син серле галәм дөньясы белән кызыксынасың һәм аның турында күбрәк белергә телисең икән, без сиңа ярдәмгә килә алабыз! Әйдә, галәмне фильмнар ярдәмендә ачыйк! -
БИЗӘНЕРГӘМЕ-ЮКМЫ?
Төньяк Азия мәдәнияте белән кызыксына башлагач, яшьтәшләрем дә, гомумән әйләнә-тирәмдәгеләр дә, бу мавыгуыма тискәре карадылар. Музыкаль төркемнәрнең иҗатына гашыйк булуымны кабул итсәләр дә, бу милләттән булган егетләргә симпатия белдерүемне берничек тә аңлый алмадылар. Янәсе, әлеге илләрдә ир-атларга карата матурлык стандарты башка. Янәсе, бизәнгән, ясанган егетне ничек яратып булсын! Ир-атлар бөтенләй дә косметика куллана алмыймыни? Аларның йөз-кыяфәтләрен кайгыртырга хаклары бармы? Әйдәгез, бергәләп фикер алышыйк!