Логотип Идель
Бу – тема!

АНЫҢ ТУРЫНДА ҖИҢЕЛДЕ ДИСӘЛӘР, БЕРӘҮ ДӘ ЫШАНМАЯЧАК...

Мәктәп линейкасында аның исемен әйтми калганнары юк... Матур нәтиҗәләре белән куандырган Аязга мактау сүзләрен дә, алкышларны да кызганмыйлар. Көрәшче егет зур җаваплылык һәм дисциплина сорый торган спорт төре белән шөгыльләнә. Район, республика дәрәҗәсендәге ярышларда призлы урыннар яулаган – Аяз Фәйзрахмановтан җиңү серләрен сораштык.

 

Тулы исеме: Фәйзрахманов Аяз Радик улы

Туган көне: 21.02. 2011

Туган җире: Арча районы Ашытбаш авылы

Укый: Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Көрәш өлкәсендә кумиры: Динар Кәримуллин

 

«...Башкалар өчен чемпион булсам да, өйдә хуҗалык эшләрен дә башкарам…»

Аяз, ничек ул көрәшче булу?

– Көрәш – милли спорт төре, шуңа күрә минем өчен бу шөгылем горурлык билгесе дә. Син үзеңне физик яктан да көчле итеп хис итәсең, шул ук вакытта матур традициянең дәвамчысы булуыңа да куанасың. Гомумән, көрәшнең бай тарихлы, дәрәҗәле спорт төре булуы ошый. Бил алышу түгәрәгенә йөри башлавым, бүгенгемне көрәш белән бәйләвем шуңадыр да. 

 - Әгәр мин дә көрәш белән шөгыльләнергә уйласам, эшне нидән башларга?

– Бер эш тә максатсыз башкарылмаска тиеш дип саныйм. Иң элек көчле теләк кирәк. Безнең уңышларда көрәш алымнарын өйрәтүче, һәрчак ярдәм кулы сузучы тренерның да өлеше зур. Шуңа күрә үз һөнәренең чын фанаты булган яхшы остаз табарга кирәк. Калганы инде бары үзеңнән тора: тиешенчә тырышмасаң, көчеңне кызгансаң, булмый. Гимнастика белән шөгыльләнү дә яхшы нәтиҗә бирәчәк. Көрәшче өчен сыгылмалы булу бик мөһим.

 

«Көрәш гади мавыгу гына түгел, ул – яшәү рәвеше дә...»

–  Көрәштә синең өчен бил алышу процессы мөһимме әллә нәтиҗә өчен эшләнәме?

–  Нәтиҗә өчен эшлибез. Әлбәттә, процессы да бик мөһим. Син бу вакытта нәрсәне дә булса үзгәртә аласың, җиңеп чыгыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен абайлыйсың. Әмма келәмгә чыгарга барыбер дә көтеләсе «нәтиҗә» этәрә. Бәлкем җиңү яулармын дигән уй да рәхәтлек бирә, ышаныч көче өстидер. Көрәш гади мавыгу гына түгел, ул – яшәү рәвеше дә, күп көч куйгач, тренировкаларга йөргәч, яхшы уңышын да күрәсе килә.

– Авыл Сабан туенда көрәшү авырракмы әллә республика дәрәҗәсендәге  ярыштамы?

– Минем өчен республика ярышларында катнашу катлаулырак. Дәрәҗәсе булгач, бу ярыш синең шәхси карьераңда яңа баскыч булып тора, шуңа күрә сынатасы килми. Авыл Сабан туенда көрәшү җайлырак. Әмма монда да сиңа зур җаваплылык йөкләнә. Призлы урыннарың була торып, авыл халкы янында матур көрәш күрсәтәсе килә. Анда бит башка авылдан килгән егет-малайлар да була, исемне төшермәскә кирәк!

– Ырымнарга ышанасыңмы? Ярыш алдыннан эшләнергә тиешле «ритуал» бармы синдә?

– Ырымнарга ышанырга ярамый дисәләр дә, ышанасың инде аңа. Күңел тынычлыгы өчен генә булса да, «традицион» ырымнарга колак салам. Аны хәтта, ырым дип тә атап булмый, бу һәр мөселман кешесе эшли торган саваплы гамәлләр, нәзер әйтү кебектер бәлкем. Мәсәлән, ярыш буласы көнне өйдән уң аяк белән чыгып, бисмилланы әйтәм, мәчеткә сәдака салып китәргә тырышам. Ырымга килгәндә, күптән түгел мин призлы урыннарны санаудан туктадым. Бер тапкыр шулай республика дәрәҗәсендәге көрәштә сынаткан идем, аның бәласен шул җиңүләремне санаудан күрдем.

 

«Бүген син җиңәсең, иртәгә ул җиңәчәк...»

– Көрәшчеләр көндәшләренә карата ачу саклыймы?

– Ачу саклау дигән сүзне бөтенләй яратмыйм. Безнең динебез буенча да бу олы гөнаһларның берсе булып санала. Тормыш та бумеранг законы буенча эш итә бит. Келәмгә синең белән бил алышырга чыккан кеше көндәш исемен ала. Син беренче булып, аны ничек җиңәргә, көчсез яклары нинди икән дип уйлыйсың. Әмма көндәш даими исем түгел, сез тормышта бик яхшы аралашкан дуслар да була аласыз. Бүген –  син җиңәсең, иртәгә ул җиңәчәк –һәм бу гадәти хәл.

Җиңгәч, иң беренче булып кемгә шалтыратасың?

– Әтигә!

– «Вес куу» төшенчәсе турында сөйлә әле? Аның тәртибе нинди?

– Һәр көрәшче ярышка физик яктан көч туплап кына калмыйча, үз гәүдәсен дә әзерләп, авырлык үлчәмен «рәткә китерә». Әгәр 1-2 килограммны киметергә кирәк икән, дөрес туклануны минимум бер атна алдан җайлыйлар. Моның өчен камыр ризыкларыннан баш тартып тору мөһим, бер көн кала мунчада эссе парда утырып та киметәләр. Үзем исә, авырлык үлчәменең һәрвакыт даими булуын кайгыртып торырга тырышам, катнашасы ярышлар  да күп.

Аязның көрәш буенча тренеры Сәләхов Марат Радик улы:

– Аяз белән беренче тапкыр 2017 нче елны күрештек, ул әле балалар бакчасына гына йөри иде. Аның абыйсы да, әтисе дә яхшы көрәшчеләр. Беренче елны ук Аяз Ашытбашта узган көрәштә, үзеннән зуррак егетләр белән бил алышып, икенче урынга лаек булды. Авырлыгы җитмәгәч, баштагы елларны ярышларда бик катнашып булмады. Беренче сыйныфка укырга кергәч, аңа мөмкинлекләр ачылды, келәмгә күбрәк чыга башлады. Аяз бүгенге көнгә чаклы ышанычымны аклап килә. Аның бигрәк тә ачык булуы, һәр көрәшчене тигез күреп аралашуы, тренерларга хөрмәт белән каравы ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев