Логотип Идель
Бу – тема!

«АҖАГАН 2.0» – ЯҢА КАРАШТАН

Хәрби бурычларын үтәүче кешеләр турында фильм-сериаллар күпләребезне кызыксындыра. Әле экран каршында утырып та, һәр күзәнәгең белән шул матавыкка кушыласың. Ә бит яшүсмерләр арасында бу уенның эчендә яшәп, үзләрен чын ватанпәрвәр итеп хис иткәннәре дә байтак. Без таныштырырга теләгән «Аҗаган 2.0.» уенының катнашучылары да шундыйлардан. Әйдәгез, алар һәм, гомумән, бу проект белән якыннанрак танышыйк.

                                   Кемнең тәкъдиме белән?

 Аҗаган үз башлангычын Пионерия оешмасы елларыннан ук ала. Проект күбрәк егет-малайлар өчен төзелгән кебек. Әмма аны уйлап табучы һәм тәкъдим итүче кеше – Пермь өлкәсендә яшәп, гомерен балалар укытуга багышлаган мөгаллимә Зоя Кротова. Ул белем биргән авыл мәктәбендә Пионерия эшчәнлеге аксаклап бара. Шул сәбәпле, 1964 нче елның 23 нче февралендә Зоя хәрби-спорт ярышы оештыру турында сүз башлый. Әлеге фикерне укытучылар да, укучылар да хуплап ала. Бераздан, аҗаганга күрше авыл мәктәпләре, соңрак район үзе һәм, ниһаять, 1967 нче елда бөтен Рәсәй дә кушыла.

                           «Аҗаган 2.0» нигә үзенчәлекле?

Бүгенге көндә  уен «Аҗаган 2.0» исеме астында яңартылып, янәдән үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Аны гамәлгә ашыручы булып Алдынгылар хәрәкәте оешмасы тора. Максаты – яшь буында ватанпәрвәрлек хисен үстерү һәм беренчел хәрби әзерлекне формалаштыру. Уен үз эченә белем бирү, спорт чаралары оештыруны ала. Уенда 7 яшьтән алып 17 яшькәчә укучы балалар, 18 яшьтән 21 яшькә кадәр студентлар катнаша ала. «Аҗаган 2.0» барлыгы 5 турдан тора: уку йорты оешмалары арасыннан сайлап алу этабы, муниципаль тур, регион, төбәкара, бөтен Рәсәй дәрәҗәсендә.

 

ЭЛЕК

ХӘЗЕР

Уенны сугышта шәһит киткәннәргә куелган мемориалга барудан яки сугыш ветераны белән аралашудан башлаганнар. Катнашучылар ике командага бүленеп, бер-берсеннән аерылып торыр өчен бердәй погоннар тага. Аларның уен сюжеты сугыш тематикасына нык якын була. Җиңүче дип танылыр өчен дошманның погонын алырга һәм штабын яуларга кирәк.

Командалар үзара ярышмый, аларда дошман төшенчәсе юк. Төп максатлары – белемнәрне тикшерә торган викториналар, физик әзерлекне бәяли алырлык биремнәр үтәп, «сынау юлын» үтеп чыгу. Иҗади биремнәргә күбрәк игътибар бирелә: әти-әниләр ярдәме белән махсус форма тегү, команда символикасын уйлау, иске сугыш җырларын яңарту.

СССРда пионерлар мәҗбүри рәвештә катнашкан, ул оешманың бер өлеше булып торган.

Шәхси теләк буенча.

Иң тәүге уенда җиңүче командага бүләк итеп зур торт биргәннәр.

Җиңүче таныклыгы һәм акчалата приз. Ставрополь төбәгендә хәтта җиңүче командага 500 меңгә кадәр бирелгән.

 

Аҗаган белән кызыксыну теләге барлыкка килде, әмма катнашып карар өчен этәргеч җитми дисәң, 2024 елгы сезон катнашучыларының фикерләре белән таныш:

Әскәр Сафин, укучы:

«Аҗаган 2.0» – минем өчен команда һәм горурлык хисе тудырган уен булып истә калды. Биредә без компас тотып, сер саннарны чишеп кенә калмадык – ә реаль эчтәлекле сценарийларда яшәдек. Шуны истә тотарга кирәк: команда булып уйнагач, мондагы җиңү һәркемнең тырышлыгыннан тора. Ватанпәрвәрлек төшенчәсе сүзләр белән түгел, эш-гамәлләр, беренче булу теләге, җаваплылык хисе белән аңлатыла.

Киңәшләр. Түземлелек сыйфатын тәрбияләгез һәм уенга бары тик кирәкле снарядларны гына алыгыз. Нигез булып торган күнекмәләрне яхшылап өйрәнегез: ул да булса навигация яки беренче ярдәм күрсәтү. Беренче тапкырдан барып чыкмый икән, моны тәҗрибә буларак кабул итегез. Эшегез уйланган план буенча бармаса да, оптимистик рухны югалтмагыз.

Азалия Газизуллина, укучы:

Минем уйлавымча, әлеге проектның төп максаты – командага тупланып, бер фикергә килеп эшләргә өйрәнү һәм бер-береңә авыр вакытларда ярдәм кулы сузу. Биредә өйрәнгән күнекмәләр гадәти тормышта да кирәк булачак.

Киңәшләр. Каршылыклардан курыкмаска кирәк. Без үзебез уйлаганнан да көчлерәк. Проектта күп сынаулар аша узарга туры килде. Шуңа мөнәсәбәттә мин үземдә лидерлык сыйфатларын ачтым.

Тимур Латыйпов, укучы:

«Аҗаган 2.0» минем өчен – төрле өлкәләрне үзенә берләштергән үзенчәлекле программалардан торган ярыш. Бу нәкъ менә команда уены, үзең генә биредә бернигә дә ирешә алмыйсың. Бу кагыйдә тормышта да кулланыла бит. Проект үзеннән соң күп дуслар, уңай хис-кичерешләр калдырды. Монда вакыт кирәкмәгәнгә сарыф ителми, син һәрвакыт хәрәкәттә.

Үземне шактый хәрби-патриотик ярышларда сынап карадым. Алар арасында: «Победа», «Кубок союза ветеранов», «Аҗаган», «Вперёд Юнармейцы».

Киңәшләр. Хәзердән үк әзерләнә башлагыз, вакытны сузу яхшыга түгел. Әзерлек процессы сезгә ләззәт алып килергә тиеш, шул вакытта мавыгу да барлыкка киләчәк. Командада эшләргә өйрәнегез һәм иң мөһиме – эшне башлаудан курыкмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев