ВАКЫТ, ГИТАРА ҺӘМ ТЕЛӘК
Яңа елга максатлар язу гадәте бармы сездә? Узган елны мин теләкләр дәфтәренә гитарада уйнарга өйрәнәсем килә дигәнмен. Бу хакта язуым онытылган да инде, әмма аңа карамастан чынга ашкан бит! Бәлкем син дә, үзлегеңнән берәр уен коралында уйнау турында хыялланасыңдыр? Әгәр шулай икән, ике дә уйламый, теләгеңне кәгазь битенә теркәп куй да.... ул галәмгә барып ирешкәнче, без максатка ирешү юлларын карый торыйк!
Тузан җыеп тормаячак!
Бу киңәш бәлки баналь яңгырар, әмма беренче чиратта үз-үзеңә ышанырга кирәк! Икенче берәүләрнең уңышсыз тәҗрибәсе турында ишетәсең икән, кул селтәргә ашыкма. «Ул барыбер тузан җыеп торачак, бер-ике чирткәч, алып куячаксың», дигән фикерне дә ишетергә туры килер. Куркуларыңны җиңәргә тырыш. Эзләгән кешегә мөмкинлекләр табылып тора. Мөстәкыйль рәвештә өйрәнә башласам, авырлыгы күп булыр дип борчыласың икән – юкка. Интернетта да онлайн курслар, ачык видеодәресләр, күп кенә җырларның аккордларын карый аласың.
Максатыңны дөрес билгелә
Әлеге кызыксынуың нәрсәгә бәйле, моңа хобби буларак караячаксыңмы, әллә киләчәктә танылган музыкант булу теләгең бармы? Беренче очракта да, икенчесендә дә нигез өчен үзлегеңнән уйнарга өйрәнергә мөмкин. Алга таба бу юнәлеш буенча үсү, зур сәхнәләрдә чыгыш ясау нияте бар икән, мөстәкыйль уку форматы белән генә камилләшү җитмәс, остаз ярдәмендә музыка теориясе белән төптәнрәк, профессиональ дәрәҗәдә танышу яхшырак. Шәхсән үзем моны өстәмә кәсеп итеп кабул иттем, дуслар арасында, гаилә бәйрәмнәрендә уйнарга теләдем.
Бу «этап»та ялгышмау мөһим
Әлеге максатым алга таба гитара сайлауга да йогынты ясады. Бүлмәдә тузан җыеп ятмасын өчен беләсезме нәрсә эшләү дә җитә икән? Уен коралын үз акчаңа алырга. Аларны иң оптималь бәядән (3000-4000) сатып алып була. Маркетплейсларда күргәнегез дә бардыр. Моны үзегезгә бүләк итеп карагыз.
Гитараның төрләре күп: классик, акустик, электро, бас... Классик гитарада классик музыкаль әсәрләр генә уйнап була дию дөрес түгел. Андый гитарада кыллар нейлоннан ясалган була, шуңа аккордлар алу өчен бармакларга берникадәр җиңелрәк. Нинди музыка стилен якын күрүегезне алдан хәл итегез, чөнки классик төрнең кылларын металчыбыклыга алыштырырга ярамый, ул уен коралын бозачак.
1...2... – гитара көйләнгән
Кыллы уен коралларына да кагыла торган бер үзенчәлек бар. Үзлектән уйнарга өйрәнүчеләргә гитараларын мөстәкыйль рәвештә көйләргә туры киләчәк. Әгәр остазга күрсәтеп көйләтү, музыкант дустыгыздан ярдәм сорау мөмкинлеге юк икән, бу чыннан да сорау тудырырга мөмкин. Әмма моны да хәл итеп була, чөнки төрле кушымталар бар. Алар ярдәмендә һәр кылны аерым тарттыра аласыз. Тюнер сатып алу мөмкинлеген дә карагыз. Әмма шәхсән миңа онлайн кушымта җайлырак тоелды. Өстәп шуны әйтергә кирәк, арзан бәядән сатып алган гитараларның кыллары һәрвакытта да сыйфатлы түгел. Үзем бу проблема белән очрашкач, гаеп гитарада түгел, яхшырак өйрән дигән җавап ишеттем. Тик шулай да, яңа кылга заказ бирдем.
Уен коралында үзлектән уйнарга өйрәнүчеләр фикере:
Эмиль Галимҗанов, студент:
Бу уен коралын беренче тапкыр кулыма алуыма инде алты ел үткән, тик миндә осталыгымны камилләштерү теләге көннән көн үсә. Унөч яшьлегемә әти минем теләгемне үтәп, акустик гитара алып бирде. Акустик гитараның кыллары калынрак һәм металлдан була, шуңа күрә яңгырашы да катырак ишетелә, аһәңе дә матуррак. Әле өйрәнеп кенә килүчеләр өчен ул бармаска да мөмкин. Кыллары калын булганга күрә, бармак башларын авырттыра. Әгәр әлеге киртәне узсагыз, сез теләсә нинди гитарада уйный алачаксыз. Мин музыка мәктәбендә укымадым, уйнау методларын да үзем үзләштердем. Бу вакыт эчендә 200 дән артык көй өйрәнгәнмен. Иң мөһиме – теләк, вакыт һәм гитара! Әгәр сезнең белән бу уен коралын дустыгыз да үзләштерә икән, икеләтә бәйрәм. Бер-берегез белән сөйләшеп, авыррак җирләрен бергә аңлашып, хәтта ярыша-ярыша да уйнарга өйрәнеп була.
Римаз Закиров, укучы:
Мин еш кына музыкантларның, гитаристларның видео-каверларын карый идем. Аларның уйнаганын ишеткәч, үземдә дә кызыксыну хисе барлыкка килде һәм мин гитара алу турында хыяллана башладым. Үзлектән өйрәнгәндә «Arslan»ның, «Хижина музыканта» каналы авторының видеолары булышты. Шулар ярдәмендә әзрәк уен коралының серенә төшенә башладым. Бераз вакыттан соң музыка мәктәбенә йөрдем, бик яратып укыдым. Хәзерге көндә гитарада уйнарга өйрәнүемне мөстәкыйль рәвештә дәвам итәм. Яңа җырлар, көйләр үзләштерәм. Беренче булып Виктор Цойның җырларын өйрәндем, ул әле башлап килүчеләр өчен чагыштырмача җайлы репертуар.
Зөләйха Камалова, «Идел» яшьләр журналы хәбәрчесе:
Үзлектән уен коралында уйнарга өйрәнеп була дип саныйм. Хәзер интернет ярдәмендә төрле көйләрне, аккордларны үзләштерергә мөмкин. Кемнәрдер табулатураны өйрәнергә җайлырак булсын өчен, аны кәгазь битенә чыгартып, карап уйный. Гомумән, берәр көй чыгару өчен генә күп аккордлар белергә кирәкми, база дип саналганнарын, мәсәлән, бер бишесен белсәң дә тулы җыр өйрәнергә була. Беренче гитарамны Авитодан сатып алган идем, соңрак аны да яңарттым, эш өчен кирәк булгач, тагын берсен уен кораллары кибетеннән сатып алдым. Быел мин башкорт кураенда уйнарга өйрәндем. Сыбызгылы курайда күптән уйный идем, безнең гаиләдә әтинең дә курайда уйнаганы истә, шуңа ул миңа шактый җиңелрәк булып тоелды.
Минем дусларым һәм танышларым арасында да гитарада уйнарга хыялланып, бераз вакыттан соң бу фикерләрен кире какканнар бар. Шуңа күрә уен коралын сатып алгач, «болай буласын белсәм... » дип үкенмәс өчен алда әйтелгән нюансларны үтәү мөһим. Уңышлар, дустым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев