КЫШ БАБАЙ БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?
Тиздән Яңа ел якынлаша, димәк, Кыш Бабайдан сорап алган бүләкләр безне чыршы астында көтәчәк. Кызык, ә Кыш Бабай белән Кар Кызы үз һөнәрләре турында нәрсә уйлыйлар икән? Котлап йөргән вакытта нинди кызыклы хәлләргә юлыкканнары булган? Бу язмада шул хакта сөйләшербез.
Үз тәҗрибәм
Кечкенә чагымда нинди генә һөнәр иясе булып карау турында хыялланмаганмындыр: галәмгә дә очасы килә, аш-су остасы булып затлы рестораннарда эшләү дисеңме, сәяхәтче булып җирнең иңен-буен гизү теләге дә бар. Әмма шулчак никтер Кар Кызы булырга туры килер дип башыма да килмәгән, югыйсә бик мавыктыргыч эш бит. Нәни балалар белән аралашу, тирә-юньгә бәйрәм рухы алып килү, кешеләр күңелен күрү җанга рәхәтлек өсти. Котларга дип кергән һәр йорт, һәр гаилә үзенчәлекле. Яңа ел геройлары өчен җор сүзле булу, балалар белән уртак тел табу, могҗизага ышандыра алу мөһим. Кар Кызына әверелгән дәвердә шәхсән үземә бу сыйфатлар бик булышты. Ялкынлы дустым, әлеге бәяләмәдә, бәлки, сиңа да кагылышлы сүзләр бардыр? Яңа ел алдыннан бергәләп сихри дөньяга чумыйк.

– Хәзерге балалар Кыш Бабайга ышанамы?
Зилә Зиннәтова, Кар Кызы:
– Баланың чын-чынлап Кыш Бабайга ышанган вакыты якынча 4-5 яшьләр тирәсенә туры килә. Үсә төшкәч, шикләнебрәк карый башлыйлар. Хәзерге балалар барысын да тиз отып ала, мәгълүматны тиз эшкәртә. Элегрәк сигез яшьлек баланы Кыш Бабайның барлыгына ышандыра алсак, хәзер бу инде мөмкин түгел кебек. Интернет киңлекләрендә актив утырмаган балалар юк дәрәҗәсендә.
Идел Кыямов, Кыш Бабай:
– Минемчә, хәзерге балалар Кыш Бабай белән Кар Кызына ышаналар. Кечкенә вакытта барыбер могҗиза көтәсең инде, тылсым көче барлыгын сизәсең. Чын-чынлап ышану – беренче чиратта ышандыручының, бу очракта актерның үзеннән дә тора. Әгәр ул үзенең серлелеген күрсәтә, исбатлый ала икән, аңа шикләнеп карамаячаклар. Шунысын өстәргә кирәк: Кыш Бабайның бүләк алып киләчәген барысы да белә бит, берәүнең дә бүләксез каласы килми.
– Нинди үзенчәлекле бүләк тапшырырга туры килде?
Кар Кызы:
– Гадәттә, кызлар – курчак, малайлар машина сорый. Әмма тормыш һәрвакыт үзгәреп тора: бүген популяр булган уенчыкны иртәгә кирәксенмәскә дә мөмкиннәр. Бу берничә елда стич, хаги-ваги, кот-батон популяр. Быелны алар рәтенә лабубу уенчыклары да өстәлер кебек. Бездә хатларны уку практикасы бар. Берсендә нәни кызчык кагәзь битенә бер маркетплейстагы товарга артикул ук язып куйган иде. Аларны уку да кәефне күтәрә.
Кыш Бабай:
– Һәрбер бүләк уникаль. Балаларның теләк-хыяллары да нык аерыла. Араларында бик тә күңелгә үтеп кергәннәре бар, аларны Кыш Бабай дигән ВК сәхифәмә дә куеп бара торган идем.
– Котлап йөргән мәлдә нинди кызыклы хәлләргә юлыкканыгыз булды?
Кар Кызы:
– Берсендә, өй эченә бәйрәм белән котлап кергәч, кечкенә бала бездән әллә «коппатун», әллә «куббатун» алып килдегезме, дип сорады. Ул вакытта сабыйның тел төбен аңлый алмадык. Әмма ситуациядән чыгарга кирәк бит. Шунда юмаллап кына, уенга бирелеп: «Ул бүләкне әле Кыш Бабай алып килеп җиткермәде, бүген төнлә/иртәгә чыршы төбенә куеп китәр», – дип кәефен төшермәскә тырыштык. Соңыннан төп бүләген тапшырыр чак җиткәч кенә, аңыштык. Сабый: «Менә бит минем кот-батон», – дип шатланып куйды.
– Үзен Кар Кызы/Кыш Бабай ролендә сынап карарга теләүче яшь аниматорлар өчен нәрсә киңәш итәр идегез?
– Безнең максат –балаларны котлап, аларны сөендерү генә түгел, ә беренче чиратта, өйгә бәйрәм, чын Яңа ел рухы алып килү, барлык гаилә әгъзаларының да кәефен күрү. Без үскәндә мондый күңел ачулар юк иде, ул шуңа күрә зурларга да тансык. Шигырьне балалар гына түгел, әби-бабайлар да сөйли, аларга да кечкенә күчтәнәчләр тапшырабыз. Үзеңнең бу мизгелдә зур эш башкарганыңны аңларга, Кар Кызы икәнеңне ахыргача танырга кирәк. Әлеге эшкә акча эшләү максатыннан гына алынып булмый. Образга кергәнсең икән, син урамда очраган бала белән дә аралашырга, аңа игътибар итәргә тиешсең. Аның Яңа ел геройларына мөнәсәбәте турыдан-туры сиңа бәйле була ала.
Кыш Бабай:
– Мин аниматорлар диеп мөрәҗәгать итмәс идем, башлап килүче яшь артистларга киңәшем шул: образны яхшылап уйлап бетерергә кирәк. Кыш Бабай – тылсымлы герой, аны әкиятләрдәге, мультфильмнардагы кебек килешле итеп киендерергә кирәк. Яхшы грим салу да мөһим. Кайбер фото-видеолар күзгә чалына, кара кашлар да, кара мыек-сакал да образ эченә яшерелмәгән. Бу моңсу күренеш. Балалар барысын да җентекләп күзәтергә ярата, алар алдында сер бирмәскә кирәк!

пе.си. Үзем белән булган бер кызыклы хәл турында да сөйләп узасым килә. Без барасы йорт җире зур калкулык өстендә урнашкан иде. Чын әкияттәге күк инде! Ярый, тайгак булса да, менүен менеп җиттек. Кайтырга чыкканда, безне озатырга дип, гаилә әгъзалары да җыйнаулашып, фото-видеолар төшерергә чыктылар. Аскы урам юлына кадәр өч-дүрт метр калгандыр, Кыш Бабайның аягы таеп китеп, артка чайкалды да, машинага кадәр араны тәгәрәп кенә үтте. Әйтәсе килгән сүзем шул: Кыш Бабай биек-биек тауларны, кара урманнарны ерып килдек, дип сүз башласа – ышанырга була. Моңа мин дә, безнең офыклар артына югалганны карап торган гаилә дә шаһит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев