ОЛИМПИАДА КАҺАРМАНЫ ИЛЬЯС ГАРИПОВ: «Китаплар укып, телебезне чарлау бик кирәк.»
Алар белән аралашкач, белем гранитын туганчы ук кимергәннәрдер, дигән уй туа. Тырыш, максатчан, ә иң мөһиме – «скил»ларын куллана белә торган текә яшүсмерләр кыска гына вакыт эчендә дә үзләрен яраттыра алдылар. Өч төрле юнәлеш, өч төрле караш, өч төрле шәхес... Каһарманнарның үзләре белән танышыйк! Беренчесе – Ильяс Гарипов.
Тулы исеме: Гарипов Ильяс Радик улы
Туган җире: Әтнә районы (1 нче сыйныфтан Казанда яши)
Укыган: Казан Адымнар мәктәбе
Текә, чөнки Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының гран-при иясе
- Ильяс, Халыкара олимпиадада ничәнче тапкыр катнашуың?
- Мин инде дүртенче тапкыр катнашам. Һәр катнашуда тәҗрибә туплыйм: сораулар ничегрәк төзелгән, нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә, тест өлеше һәм иншада максималь балл ничек жыярга һ.б. Олимпиадага әзерләнү бер көн эчендә генә була алмый, ел дәвамында ныклы әзерлек сорый. Быелгысы исә БДИга әзерләнү белән дә бергә барды, гомумән, бик тыгыз, истә калырлык ел булды.
- Имтихан фәннәренә зыян килер дип курыкмадыңмы?
- Олимпиадалар белән имтиханнар әзерлеген бергә алып барып булды. Сәгатьләрне дөрес бүлеп, иртәнге һәм кичке вакытларда укытучы биргән материалны өйрәнеп, биремнәрне төгәл үтәп бардым. Бу ысул миңа алга таба имтиханнарга әзерләнүдә дә бик ярдәм итте — белемнәр ике яклап та ныгыды.
- Ә татар теле һәм әдәбияты фәне белән кайчан кызыксына башладың?
- Телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт бала чактан ук тәрбияләнде: өебездә бары татар телендә генә аралашабыз, китап киштәсендә дә балалар өчен татарча китаплар күп тупланган иде. Әкият-хикәяләр тыңлап йокыга киткән бала үсә төшкәч үзе дә шуңа тартыладыр инде ул. Китап укырга бик яратам. Аннан әби-бабайлы йортта үсүнең дә йогынтысы зур. Фән буларак татар теленә һәм әдәбиятка зур кызыксыну уяткан, телебезнең матурлыгын, байлыгын тагын да тулырак тоемларга, кадерен белергә, горурланып яшәргә өйрәткән укытучыма рәхмәтлемен.
- Киләчәктә үзеңне нинди һөнәр иясе итеп күрәсең?
- БДИны профильле математика, рус теле һәм информатика фәннәреннән тапшырдым. Бу фәннәр киләчәктә миңа программист һөнәрендә үсеш алу өчен кирәк булачак. Казанның югары уку йортларының берсе – Казан дәүләт университетына укырга кердем, алда да сынатмыйча укырга язсын.
- Ильяс, олимпиадаларда җиңәр өчен нишләргә кирәк?
- Олимпиадага әзерләнгәндә мин һәрвакыт укытучы биргән биремнәрне вакытында һәм төгәл үтәргә тырышам. Моннан тыш, үткәннәрне тагын бер кат кабатлап чыгып, алда үтеләсе материалны да өйрәнеп кую кирәк дип саныйм, чөнки кайбер елларда үтелмәгән яки үтәргә өлгермәгән темалар буенча да биремнәр булгалады. Шуңа һәр якны уйлыйсың, фаразлыйсың. Дәрес вакытында укытучы белән бергә анализ ясап, киңәшләрен истә тотып эшләү зур нәтиҗә бирә.
- Ни өчен татар теле һәм әдәбият фәне буенча олимпиадаларга егет кешеләр азрак йөри?
- Мин болай аңлатыр идем: күп егетләр өчен төгәл фәннәр якынрак, һөнәр сайлаганда да бу өлкә буенча мөмкинлекләр күбрәк. Ә китап уку исә зур сабырлык сорый, күп вакыт таләп итә. Шулай ук телебезгә игътибарның кимүе дә төп сәбәпләрнең берсе. Татарча сөйләшүче яшьләр аз, тел байлыгыбыз сай. Китаплар укып, телебезне чарлау, үстерү бик кирәк.
- Гран-при алачагыңа ышанган идеңме?
- Гран-при яулауга мин зур ышаныч белән килдем, өметләрем зур иде. Ел дәвамында әзерлек барды. Әлбәттә, инде алда әйтелгәнчә, тәҗрибә дә, тырышлык та ярдәм итте. Максатыма ирештем һәм бу җиңү – минем өчен зур җиңүләрнең берсе. Алга таба да шуны акларга тырышырмын. Телебезне саклап яшәргә язсын.
Фотолар: Эльвина Йосыпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 сентября 2025 - 14:16
«РЕАКТОР» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ҮЗЕНЕҢ 5 ЕЛЛЫГЫН БӘЙРӘМ ИТӘ!
-
26 сентября 2025 - 10:18
«ДӘҮ ӘНИ-ДӘҮ ӘТИ КӨНЕ» РЕСПУБЛИКА АКЦИЯСЕ
-
16 сентября 2025 - 13:43
«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
Нет комментариев