ЛУНАТИКЛЫК: ЙОКЛЫЙММЫ МИН, УЯНДЫММЫ?
Төнлә йоклаганда кемнеңдер өй буйлап йөргәнен ишеткәнең бармы? Ни өчен кеше йоклаган килеш уянгандай хәрәкәтләнә, сөйләшә ала? Йокы биологик ихтыяҗ гына түгел икән, әллә нинди серләре бар бу күренешнең. Әлеге язмада – лунатиклар хакында сөйләшербез.
ЛУНАТИКЛЫК – йокы вакытында кешенең аңсыз рәвештә сөйләшә алуы, ниндидер физик эшләр башкаруы. Гомерендә бер тапкыр да кулларына гитара алмаган кеше, кинәт кенә уйнап җибәрә икән, аның лунатик булуы хакында уйлана башларга кирәк...
Ничек танырга?
Бу халәт шәхсән үземә дә бик якын. Мин дә икенче галәм белән элемтәгә чыгучылар рәтенә керәм. Янәшәңдәгеләр бу сәерлегеңне белергә мөмкин, ә мондый хәлләр белән очрашмаганнарга, айдан төшкән кешеләрне ничек танырга? Бәлки бу бер шаяру төре генәдер?
1. Йөз чалымнарына игътибар итәргә кирәк. Андый кешеләр бернинди хис-кичереш күрсәтми.
2. Мәгънәсез хәрәкәтләр эшләү. Кешенең тырышып-тырмашып, төнге икедә сыерчык оясы ясавы сәер күренеш бит! (әгәр ул әти кеше булмаса)
3. Күз алмаларының хәрәкәтсез калуы. Күзләр ачык, әмма ул карашын фәкать бер җиргә төбәгән.
4. Лунатиклар үзләре белән ни булганын аңлата алмый. Төнлә нишләп биеп йөри идең дип сорасаң да, җавап бирә алмаска мөмкиннәр.
Нигә аларны шулай атап йөртәләр?
Лунатиклыкның башка атамасы – сомнамбулизм, бу төшенчә күбесенчә медицина өлкәсендә кулланыла. Элек ул халәтне ай фазаларына бәйләп караганнар. Бу күренеш ешрак тулган ай вакытында яки яңа ай туганда күзәтелгән. Әлеге аралыкта кешеләр күбесенчә депрессиягә биреләләр, шул рәвешле бераз үзгәрергә дә мөмкиннәр.
Лунатиклыкның сәбәпләре нидә?
Төгәл сәбәпләре билгеле түгел, якынча дип күрсәтелгән кайберләре белән танышып үтәргә тәкъдим итәм:
1. Генетикага бәйле булу. Бу күренеш белән ешрак игезәкләр, яки туганнарында психик тайпылыш булган кешеләр очраша.
2. Артык күп көчәнеш таләп иткән эшләр башкару.
3. Психологик проблемалар: стресс, курку, эмоцияләр белән идарә итә алмау.
4. Индивидуаль шартлар булу: начар гадәтләр, йокы туйдырмау, витаминнар җитмәү дә моңа керә.
Кызыклы фактлар:
– Төнлә аңсыз хәрәкәтләр башкарганда, бәрелсә, сугылса да, кешеләр бу авыртуларны тоймый.
– Интернет киңлекләрендә җинаятьче лунатиклар турында тарихлар күп.
– Анна Ахматова, Гете, Дженнифер Энистон – лунатиклар.
Моның турында белгеч белән дә аралашып алырга булдым. Аның фикерләре белән танышыйк.
Илья Смирнов, сомнолог һәм йокы тренеры:
- Лунатиклыкны йокы авыруы дип әйтү дөресме? Кеше гомеренә зыяны ни дәрәҗәдә?
– Ул халыкара авырулар классификациясенә (МКБ-10) кертелгән. *F51.5* – сомнамбулизм, лунатиклык хакында. Әлеге халәт куркыныч булып саналмый, әмма еш кабатлануы нормаль түгел – табибка күренергә кирәк булуы хакында әйтә.
– Лунатик кешене уятырга ярыймы?
– Сомнологлар моны кирәк дип санамый. Мондый кискен адым – сезнең үзегезгә дә янарга мөмкин. Лунатикның нинди реакция күрсәтәсен беркем белми, бәлки ул бу мизгелдә бик агрессив булыр яки киресенчә зур шок алыр. Ул бит моны аң белән эшләми. Иң хәерлесе – аны җайлап кына кире урынына илтеп кую. Уяту – бернигә янамый, уятырга мөмкин. Әмма кешенең бу мизгелдән соң кичерәсе хисләре турында да уйларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев