Логотип Идель
Бу – тема!

РӘСЕМ – ЯСЫЙ БЕЛГӘННӘР ӨЧЕН ГЕНӘ ТҮГЕЛ

Мәктәптә дәрестә утырганда дәфтәр читенә сызгалап утырмаган кеше бар микән ул? Шәхсән мин һәрвакыт шакмаклар, төрле сызыклар ясый идем. Иң кызыгы – бу эш болай гына түгел, ә баш миенең билгеле бер ихтыяҗын канәгатьләндерүе икән. Әйдәгез, моның белән, төгәлрәге, нейрографика төшенчәсе белән якыннанрак танышыйк.

Нейрографика – үзенчәлекле рәсем дәресе

Нейрографика – кешенең халәтен җиңеләйтүгә, проблемалардан креатив чишелеш табуга юнәлтелгән рәсем сәнгатенең бер техникасы. Гади генә әйткәндә, тынгысыз уйлардан котылыр өчен кагәзь битенә сурәт төшерү. Монда нәрсә сызасын алдан уйларга кирәкми, бу процесс белән бары тик хисләр, кичерешләр идарә итә. Асылына төшенеп бетәсегез килсә, нейрографика ысулын үз практикагызда кулланып карагыз.

Нейрографиканы ясау өчен рәссам булу кирәк түгел, аның кагыйдәләре бик гади: күзләрегезне йомыгыз һәм тирән сулыш алыгыз. Кагәзь битенә ирексездән каләм/маркер/карандаш белән сызгалагыз. Иң мөһиме – үз кичерешләрең турында гына уйлау, башыгызга кирәкмәгән фикерләр кермәсен. Үзегезгә эш тәмамланган күк тоелса (якынча 5-10 минут дәвам итәргә мөмкин), рәсемне якыннанрак алып карарга була. Сез анда нәрсәләр күрәсез? Күзегезгә чалынган сурәтләрне калынрак итеп йөртеп чыгыгыз, өстәп башка фигуралар ясасагыз да була, кәеф өчен төсләр кушыгыз. Менә монда абстракт уйлау яхшы, фантазияне дә эшкә җигегез.

Нерв системасы белән бәйләнеш

Нейрографика төшенчәсен 2014 елда психолог, коуч Павел Пискарев уйлап таба. Бу ысулның максаты, алда әйтелгәнчә, проблемаларны танып, аларны рәсем ясау вакытында юкка чыгару. Фигуралар, төрле сынык сызыклар аша кеше үз халәтен яхшырак аңлый. Нейро сүзе «нерв», яки «нерв системасы» дип тәрҗемә ителә. Пискарев фикеренчә, рәсем төшерү безнең баш миендә барган процесслар белән тыгыз бәйләнештә. Кәгазь битендәге кисешкән сызыкларның баш миендәге нейроннарга охшаган булуы да шуңа ишарәли. Әлеге төшенчә медицинада кулланылмый, галимнәр аны фәнни психологиягә дә кертергә ашыкмый. Әмма дәвалау ягыннан файдасы булуы билгеле: кортизолны (стресс кичерү гормоны) киметә, баш миендә кан әйләнеше активлаша, берәр нәрсәгә бәйлелеге булган, кәефе төшенке кешеләргә аеруча файдалы.

Нейрографиканың төп мәгънәсе нидән гыйбарәт?

1. Логик фикерләүне, абстракт уйлауны үстерә, шул рәвешле баш миенең аерым зоналарын активлаштыра.

2. Креативлыкны арттыра. Яңалыкка омтылу һәм үзгәрешләр ясау заманында бу бик кирәкле сыйфат.

3. Үз хис-кичерешләреңне аңлау мөмкинлеге, ягъни сүзләр белән аңлатырга авыр булган халәтне фигуралар һәм сызыклар аша бирү.

4. Яңа идеяләр барлыкка килү мәйданчыгы. Бу бигрәк тә язучыларга, рәссамнарга, җырчыларга стандарт булмаган чишелешләр табу һәм яңа сулыш алу өчен кирәк.

 

Нейрографик рәсем ясарга өйрәтү киләсе язмада.

 

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев