Бу – тема!
ШОПЕР ТЕГӘРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ!
Сарман районы Җәлил гимназиясе укучыларыннан «Шопер – вместо тысячи пакетов» проекты кысаларында шопер тегү тәртибе.
Укучылардан шопер тегү буенча инструкция тәкъдим итәбез:
- Тукыма сайлауга аерым игътибар бирегез. Канвас тукымасы – безнең фаворит, аның сыйфаты яхшы: ул ныклы һәм бөгәрләнми.
- Тукманы 80х40 см итеп кисәбез һәм тегеп чыгабыз, соңыннан аскы почмакларын да тегеп шоперның төбен ясыйбыз.
- Безнең шоперлар ике яклы булганлыктан, бер-берсенә тәңгәл килә торган итеп ике нигез әзерләп куябыз.
- Ике төрле тоткадан эшлибез. Кыска тотка өчен 25х10 см, озынына 75х10 см тукыма кисәге кирәк.
- Тоткаларны кискәч, теккәндә уңайлы булсын һәм тигез чыксын өчен аларны бөкләп үтүклибез.
- Шуннан соң, шопер нигезенә беркетеп куеп, кире ягыннан тотканы һәм ике нигезне тегә башлыйбыз, әмма ахыргача тегеп бетермичә 7,8 см зурлыкта «тишек» калдырабыз.
- Шоперны әйләндереп чыгарабыз да, өстән тагын бер юл тегеп чыгабыз.
- Безнең шопер әзер!
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев