Логотип Идель
Бу – тема!

ОЛИМПИАДА КАҺАРМАНЫ АЙНАЗ ХӘЕРТДИНОВ: «Күбесенчә интернет чыганаклар ярдәмендә әзерләндем»

Алар белән аралашкач, белем гранитын туганчы ук кимергәннәрдер, дигән уй туа. Тырыш, максатчан, ә иң мөһиме – «скил»ларын куллана белә торган текә яшүсмерләр кыска гына вакыт эчендә дә үзләрен яраттыра алдылар. Өч төрле юнәлеш, өч төрле караш, өч төрле шәхес... Каһарманнарның үзләре белән танышыйк! Икенчесе – Айназ Хәертдинов.

Тулы исеме: Хәертдинов Айназ Хәниф улы

Туган җире: Арча районы, Пөшәңгәр авылы

Укый: Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы

Текә, чөнки «Путь к Олимпу» республика олимпиадасында физика фәне буенча җиңүче

- Олимпиадаларга ничәнче сыйныфтан йөри башладың?

- Муниципаль этапта үткәрелгәнендә беренче тапкыр икенче сыйныфта укыганда катнаштым. Башта математика белән рус теленә генә йөрдем.  Соңрак фәннәр саны елдан-ел арта барды. Олимпиаданың республика этабына беренче тапкыр бишенчедә укыганда, математика фәненнән үттем.

- Ә «Путь к Олимпу» белән кайчанрак таныштың?

- Җиденчедә укыганда, шулай ук математика фәненнән катнашкан идем. Хәзерге вакытта ел саен физика, математика, җәмгыять белеменнән ВСОШның региональ этабында, «Путь к олимпу»да урыннар алып торам.

- Әзерлек процессы ничек узды?

- Күбесенчә интернет чыганаклар ярдәмендә әзерләндем. Бу уңышларымда әти-әнием, укытучыларымның өлеше зур. Аеруча рәхмәтемне әтигә һәм абыйга белдерәсем килә. Аларның критик фикерләве миндә математика һәм физика фәннәренә кызыксыну уятты.

- Киләчәк һөнәрең турында да уйланасыңдыр…

- Әлегә нинди хезмәт иясе буласы килгәнемне төгәл әйтә алмыйм. Әйе, ул физика һәм математика фәне белән бәйле булыр дип уйлыйм. БДИда профиль математика, физика, рус телен бирәчәкмен.

- Шәһәр балаларына олимпиадаларда катнашу өчен мөмкинлекләр күбрәк кебек (сәләтле укучылар белән эшли торган махсус үзәкләр бар). Син моның белән килешәсеңме?

- Әйе, чыннан да, шәһәрдә олимпиадага әзерләнү өчен мөмкинлекләр күбрәк, ләкин хәзерге вакытта интернет алга китү сәбәпле бу тигезсезлек алай каты сизелми.

- Яхшы нәтиҗәгә ирешер өчен нишләргә? Сере белән бүлеш әле...

- Бернинди сере дә юк. Үз фәнеңне яратып, аның принципларын көнкүрештә күзәтергә, нәтиҗәләр ясый белергә генә кирәк.

- Бөтенрәсәй олимпиадаларының йомгаклау этабында да катнашып карау теләгең юкмы?

- Әйе, ВСОШның финалына үтеп урын алу теләге бар.

- Уңышлар, Айназ!

Фотолар: Эльвина Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев