АЛАР ӨЧЕН ТЕХНОЛОГИЯ – ДӘРЕС КЕНӘ ТҮГЕЛ
Кайберәүләргә технология көндәлеккә язылган гади дәрес булып тоелса, кемнәрдер өчен ул мәктәп елларын бизи торган хатирәләр, игелекле гамәлләр башкару мөмкинлеге. Сарман районы Җәлил гимназиясе укучылары бу фикерем белән килешер. Аларның «Шопер – вместо тысячи пакетов» проекты белән танышкач, үземнең дә кабат урта сыйныфларга кайтып, иҗат түгәрәгенә йөрисем, фикердәшләрем белән уртак бизнес ачасым килде. Әйдәгез, аларның эшләре белән тулырак танышып китик.
Асылшәрипова Рузилә Айрат кызы, «Шопер – вместо 1000 пакетов» проектының укытучысы:
«Яшүсмерләрдә хезмәткә мәхәббәт уята торган түгәрәкләр – күркәм күренеш. Бу эшне актив рәвештә узган елның языннан алып бара башладык. Бүгенге көндә без укучылар белән милли калфаклар, изүләр, тоткычлар тегәбез, әмма төп игътибарыбыз шоперлар тегүгә юнәлтелгән. Безнең максат – үз көчебездән килгәнчә табигатьне саклап калырга тырышу, экологик проблеманы киметү. Миңа, укытучы буларак, балаларның хезмәт белеп үсүләре, һөнәргә өйрәнүләре дә мөһим. Укучыларым, чынлап та, зур теләк белдереп, күңелләрен биреп эшли, уңышлары белән сөендереп тора».
ТӘВӘКӘЛЛЕК
Проектны башлар өчен укытучы өеннән үзенең тегү машинасын алып килә, аннан мәктәп директоры да кушыла, ул да үз машинасын балаларга тегәргә бирә. Укучылар язгы каникулда көн дә мәктәпкә килеп шоперлар тегәләр һәм тиздән район үзәгендә оештырылган ярминкәдә үзләренең беренче шопперларын халыкка тәкъдим итәләр.Проектны өч тегү машинасы белән башлап җибәрсәләр, хәзер алар –сигез. Бу хезмәт белән кызыксынучы балалар саны да арткан. Түгәрәкләр атнага дүрт тапкыр, 5-8 сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Барлыгы 35 якын укучы йөри. Шунысы кызык, тегү белән кызлар гына түгел, малайлар да кызыксына. Сер итеп әйтәм, малайлар бу хезмәтне яхшырак та башкара икән.
ТАЯНЫЧ
Яхшы нәтиҗәгә ирешер өчен әлбәттә, синең фикереңе хуплаучы һәм ярдәм итүче җитәкче кирәк. Гимназия директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы нәкъ менә шундыйлардан. Ул җәйге каникулларда спонсорлар табып, көзен укучылар килүенә 5 тегү машинасы һәм 1 оверлок кайтарткан.
КОМАНДА ЭШЕ
Проект үскән саен, эшнең төрләре дә, күләме дә арта. Түгәрәктә шөгыльләнүчеләр уртак фикергә килеп, үзләренең күңелләре тарткан хезмәтне башкара: кемдер тукымалар кисә, кемдер калфак чигә, башкалары продуктның сыйфатын тикшерә. Түгәрәк ахырында һәрберсе эшләгән эшен журналга яза һәм ай азагында һәр укучы тырышлыгына карап хезмәт хакы ала. Кемдер 200 сум, ә кемдер 2000 сум. Кәсебеңне үстерү теләге бераз булса да барлыкка килдеме?
УНИКАЛЬЛЕК
«Шопер – вместо тысячи пакетов» гамәлгә ашырылгач, укучылар мөмкинлектән файдаланып, беренче тапкыр мөслимәләр оештырган Сарман ярминкәсендә катнаша. Вконтакте социаль челтәрендә үз сәхифәләрен булдыра, биредә аларның даими эшчәнлеге белән танышырга мөмкин. Җитештерүче өчен продуктның сыйфатлы булуы гына түгел, уникаль булуы да шарт. Җәлил гимназиясе укучылары теккән шоперлар нидән гыйбарәт? Гадәттә без озын тоткалы шоперларга ияләнгән, ә биредә сатып алучы теләгенә карап төрле озынлыктагыларны ясыйлар. Бүгенге көндә 18 төрле төстә тукымадан тегәләр, өстәвенә шопперлар ике яклы һәм теләгән кешеләргә машинада индивидуаль чигү ясау мөмкинлеге дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев