Логотип Идель
Бу – тема!

ТӨТЕНЕ БАР, УТЫ КҮРЕНМИ?

Урам иңләп барганда, һавада йөзеп йөргән «баллы төтеннәр» сезгә дә еш күренәме ул? Әллә дөньясы артык авырмы, әллә стресс чыгаруның башка юлларын белмиләрме? Киң итеп сулап, һәр икенчесе «акча» очыра. Бу күренеш белән көн саен очрашам. Ни гаҗәп, бу кызыктырмас җирдән кызыксыну уята: ни өчен? Бәйлелеккә кадәр җиткерерлек нәрсә йотабыз без?

Башлангычын каян эзләргә?

Баксаң, безнең илдә электрон тәмәке һәм вейплар 2008 елда ук күренә башлаган. Тик билгеле булганча, алар киң танылуны соңгы биш-алты елда гына алды. Яңалык тиз үзләшмәскә дә мөмкин, игътибар үзәгенә чыгу, сынап карау өчен вакыт кирәк бит. Электронкалар белән мавыгучыларның элеккеге еллардагы санын хәзерге исәп белән чагыштырып карарга да куркыныч. Ким дигәндә 15 миллион бала (13-15 яшь) инде электрон тәмәке куллана. Мондый тәмәкеләр чыгу, салынасы сыекчаның төрле тәмнәрдә җитештерелүе, озакка җитәрлек аккумуляторлы булулары шаккатыра. Шул рәвешле, яшьләр тарафыннан күпләп игътибарга алына. Аңлы рәвештә татып карау да булмый әле ул, моны эксперимент сыман кабул итәләр. Әмма бер мавыккач, ташларга кыен икәне кемгә дә билгеле. Ни дисәң дә, никотин зур бәйлелеккә ия.

Кайсысы зыянлырак соң?

Электронкаларны уйлап табучы кытай кешесе Хон Ликның максаты тәмәке тарту гадәтен ташлау булган. Вейп куллансак, никотинның зыяны азрак булыр дип фикерләгән ул. Шунысы бар, аның үз әтисе дә сәламәтлеге хәйран какшап, үпкәсендәге яман шештән үлгән. Бер яхшыга – бер начар. Электронка һәм вейпларның составы әлегә тулаем өйрәнелмәгән, ди галимнәр. Нинди азакка илтер ул, ниләр көтәргә – билгесез. Бер ун елсыз аның төгәл генә зыянын да ачыклап булмас, диләр.

Никотинсыз вейпларны да отышлы вариант диеп уйлау дөрес түгел. Әйе, анда иң «мөһим» зыянлы матдә юк. Әмма башкалары бар бит, алар янып, тагын да зыянлырак кушылмаларга таркалалар (мисал өчен, бисфенол А –пластмасса ясауда кулланыла торган кушылма). Ароматизатор кушу нәтиҗәсендә, кайбер вейпларның составында шикәр дә була (неотам – ясалма тәмләткеч, шикәрдән күпкә баллырак). Аны даими куллану шикәр диабетына да китерә ала. Сер түгел, тәмәке тарту да шундый ук нәтиҗә бирә. Техника куркынычсызлыгы турында әйтеп китү мөһим. Электрон тәмәкеләрнең шартлау мисаллары хәйран. Алар физик куркынычсызлык ягыннан бик куркыныч.

Нәрсә ул вейперлар авыруы?

2019 елда Иллинойс штатында вейперлар авыруыннан беренче үлем очрагы теркәлгән. «Вейперлар авыруы» (инглиз теленнән EVALI e-cigarette or vaping product use-associated lung injury), ягъни электрон сигаретлар яки вейплар куллану белән бәйле үпкә зарарлануы дигәнне аңлата. Ул йөткерү, күкрәк авыртуы, сулыш алу кыенлыгы, күңел болгану һәм башка гастроэнтерологик тайпылышлар белән бергә бара. Хәзерге вакытта билгеле булганча, EVALI 65 кешенең үлеменә сәбәп булган. Госпитализацияләү очраклары йөздән артык, өстәвенә берсе Россиядә 17 яшьлек яшүсмердә теркәлгән.

Үзгәрергә соң түгел!

  Асылда, электрон тәмәке белән берничә сәбәп аркасында мавыгалар:

– стрессны киметү, тынычлану өчен;

– эстетик яктан, текә образда булып күренер өчен;

– игътибар яулау өчен. Төтен ярдәмендә мавыктыргыч «шоу»лар үткәрәләр: төрле формадагы боҗралар, башка фигуралар ясыйлар.

    Беренче карашка әллә ни зыяны да юк кебек. Җәмгыятькә берни янамый бит. Тик ни кызганыч, болай дип уйлау – үз-үзеңне алдау гына. Электронкалар да, гадәти тәмәкеләр дә сәламәтлеккә зур зыян сала. Иртәме-соңмы аларның начар йогынтысы белән очрашырга туры киләчәк. Никотин бәйлелегеннән арынырга кыен икәне билгеле. Монда иң түземнәр дә сына ала. Әмма ялгышудан курыкмау мөһим. Бу да – җиңүгә бер адым. Спорт белән шөгыльләнүне гадәтегезгә кертегез. Физик күнегүләр стресстан арынырга ярдәм итә. Көчегезне дөрес җиргә юнәлтегез. Әгәр бу адымга үзегез генә килергә куркасыз икән, тәҗрибәле кешеләргә яки психологларга мөрәҗәгать итүдән оялмагыз.

     Вейпларга алмашка ни килә алыр иде икән? Ясалма фәһемнең бу турыда фикере мондый:

– Электрон стимуляторлар. Тәмәке тартуга охшаш хисләр тудыра һәм нерв очларын стимуллаштыра торган электрон җайланмалар булдыру. Бу никотин белән канәгәтьлелек хисен тәэмин итә алыр иде.

– Нано-технологияләр. Киләчәктә никотин яки ароматизаторларны махсус нано-кисәкчекләр ярдәмендә турыдан-туры һава алмашыннан башка кертә алырга мөмкиннәр.

– Биологик алмаш. Тарту эффектын булдыра торган махсус бактерий яки башка микроорганизмнар уйлап табу. Мисал өчен, шундый кушылмага ия эчемлекләр яки азык-төлек.

– Фармакология. Бәйлелекне киметә алырдай препаратлар җитештерү, аларны башка берәр психологик метод белән бергә куллану.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев