Логотип Идель
Бу – тема!

ОЛИМПИАДА КАҺАРМАНЫ АРТЕМ ЛИПАТОВ: «Олимпиадага хобби буларак карыйм»

Алар белән аралашкач, белем гранитын туганчы ук кимергәннәрдер, дигән уй туа. Тырыш, максатчан, ә иң мөһиме – «скил»ларын куллана белә торган текә яшүсмерләр кыска гына вакыт эчендә дә үзләрен яраттыра алдылар. Өч төрле юнәлеш, өч төрле караш, өч төрле шәхес... Каһарманнарның үзләре белән танышыйк! Өченчесе –  Артем Липатов.

Тулы исеме: Липатов Артём Олегович

Туган җире: Яр Чаллы шәһәре

Укый: А.С. Пушкин исемендәге 78 нче номерлы лицейның 10 нчы сыйныфы

Текә, чөнки Бөтенрәсәй олимпиадасының йомгаклау этабында биология фәненнән җиңүче

- ВСОШның йомгаклау этабы бик масштаблы уза. Мондый җаваплы чарага ничек әзерләндең?

- Мин олимпиадаларга дүрт елдан артык әзерләнәм һәм бу әзерлек процессын булдыра алганча төрлеләндерергә тырышам. Теория өлешен мөстәкыйль рәвештә яки укытучы белән өйрәнәм. Техник өлеше буенча катлаулы гамәли дәресләрдә тәҗрибәлерәк хезмәттәшләр ярдәм итә. Остазлар төрле: мәктәп укытучысыннан башлап илнең әйдәп баручы югары уку йортларындагы галимнәргә кадәр. Аларның һәрберсе алыштыргысыз роль үти. Кайчандыр үзләре олимпиадаларда катнашып, хәзер югары уку йортларында белем алган студентлар да укыта.

- Җиңеп чыгу – синең өчен ул вакытта реаль идеме?

- Инде икенче тапкыр катнашуым бит. Вакланып тормадым, үземә алдан ук җиңәргә кирәк дигән максат куйдым. Әзерлек дәвамында икеләнүләр булды инде билгеле. Әмма өйрәнгән материалларымның күләмен чамалагач, үземә ышаныч хисе кайтты. Уңышның мул буласына беренчел нәтиҗәләр чыккач кына инандым. Йомгаклау этабында призлы урынга кергән укучыларның проценты билгеле була, мин шул процентка кергән идем.

- Олимпиада ничек узды соң, ниләр эшләдегез?

- Бөтенроссия олимпиадалары 4 этаптан тора: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этабы. Кайбер фәннәр буенча шулай ук махсус чакыру туры да үткәрелә (гадәттә аны «Сириус» оештыра). Бу этаплар никадәр биегрәк булса, биремнәр дә шулкадәр катлаулырак һәм төрлерәк. Мәктәп һәм муниципаль турда бары тик теоретик этап кына үткәрелә. Төбәк олимпиадаларыннан практик өлеш башлана. Безгә 3-4 тематик кабинет тәкъдим ителә. һәрберсендә бер сәгатькә якын булырга кирәк (15 минутлык әзерлек һәм 40-45 минут биремнәр үтәү). Югары сыйныфларда әзерлек вакыты тагын да озайтыла һәм лаборатория җиһазлары белән эшләү таләп итә торган  биремнәр барлыкка килә.

- Бу олимпиада синең өчен нинди мәгънәгә ия?

- Олимпиадага хобби буларак карыйм.  Нинди дә булса этапта дуслар белән очрашып аралашу, тупланган белемнәр белән уртаклашу һәрвакыт рәхәт. ВСОШның йомгаклау этабында призлы урын яуласаң, югары уку йортына сынауларсыз керергә мөмкин бит әле. Киләчәктә биология өлкәсеннән читләшмәм дип уйлыйм, фундаменталь фәннәр яки медицина арасында сайлаячакмын.

- Үз көчен сынап карарга теләгән укучыларга ниләр киңәш итәсең?

- Олимпиадаларда катнашырга теләгәннәргә курыкмаска, уңышсызлыкларны җиңелрәк кабул итәргә, бирешмәскә һәм һәрвакыт яхшыга ышанырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев