Логотип Идель
Бу – тема!

НЕЙРОГРАФИК РӘСЕМ ЯСАРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ

Нейрографика – кешенең халәтен җиңеләйтүгә, проблемалардан креатив чишелеш табуга юнәлтелгән рәсем сәнгатенең бер техникасы. Гади генә әйткәндә, тынгысыз уйлардан котылыр өчен кагәзь битенә сурәт төшерү. Бу хакта тулырак алдагы язмада сөйләгән идек, ә хәзер нейрографик рәсемне үзебез ясап карыйбыз. 

 Моның өчен сезгә гадиләштерелгән инструкция тәкъдим итәбез:

1. Тема/теләк: үз проблемагызны, нәрсәгә ирешергә теләвегезне төгәл аңлагыз. Бу сезнең рәсемегезнең башлангыч ноктасы булачак.

2. Алгоритм: кәгазьдә берничә хаотик сызык үткәрегез, кулыгыз иркен хәрәкәтләнсен. Монда иң мөһиме: күңелегез тынычланмыйча сызуларны туктатмау.

3. Түгәрәкләү – төп этап: сез ясаган сызыклар кисешкән урында төрле почмаклар барлыкка килгән булырга тиеш. Алар безнең аңыбызда киртәләр буларак кабул ителә. Хәзер безгә бу каршылыкларны бетерү өчен шушы почмакларны түгәрәкләргә кирәк. Еш кына бу этапта арыганлык яисә, гомумән, эшне бетерү теләге уяна, әмма монда туктамыйча, бөтен почмакларны түгәрәкләү мөһим. Бу процесс кешене акрынлап динамик медитация халәтенә кертә һәм тынычландыра.

4. Интеграция: рәсемне баету өчен өстәмә сызыклар һәм фигуралар (түгәрәкләр, квадратлар, өчпочмаклар) кертегез. Түгәрәк – гармонияне, квадрат – тотрыклылыкны, өчпочмак хәрәкәтне символлаштыра.

5. Буяу: мөһим өлкәләрне ассызыклау өчен рәсемегезгә төс өстәгез. Сездә уңай хис-кичерешләр тудыра торган төсләрне генә сайларга тырышыгыз.

6. Сызыклар өстәү: рәсемнең теләсә кайсы ягыннан калын маркер белән диагональ/ вертикаль/ горизонталь сызык үткәрегез. Бу эшегезгә йомгак булып тора.

7. Нәтиҗәләштерү: үзегезгә сорау бирегез: әлеге рәсемне ясагач, сездә нинди хисләр туды, эчке халәтегез үзгәредеме? Ахырдан, ясалган рәсемегез үзегезгә ошарга тиеш.

 

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев