Логотип Идель
Бу – тема!

ӘБИДӘ КУНАКТА, ЯКИ ТАТАР АВЫЛЫНА СӘЯХӘТ

Күрше республикаларга, якындагы төбәкләргә сәяхәт кылганда, юл читендәге авылларга еш игътибар итәм. Дүртпочмаклы түбәләр, күбесенчә чия һәм фирәзә (бирюза) төсеннән тышланган йортлар, милли орнамент ролендә үгез яки үрдәк рәсемнәре... Безнең урамнар өчен мондый күренеш үзгә. Шуңа чагыштырып карарга да кызыклы. Чын татар авыллары башка милләт авылларыннан нәрсәсе белән аерыла? Татар йортларының үзенчәлеге нидә? Бу сорауларга җавапны әлеге язмада ачыкларбыз!

 

Көнчелек тә кайчак яхшы сыйфат

Кешене хезмәт бизи диләр. Безнең әби-бабаларыбыз да элек-электән чисталыкка, төзеклекккә, матурлыкка тартылган. Шуңа күрә йорт-җирләренә дә сакчыл карашта булулары белән аерылып торганнар. Күршедән, авыл халкыннан ким-хур булмыйм дип, тагын да купшырак, зуррак өй җиткергәннәр. Бу көнләшүнең уңышлы үрнәге булгандыр. Чөнки татар авылларына кергәч, кешеләр яшәгән җирдә төсе уңган капкалар, аварга торган коймалар күзгә чалынмый.

 

Татарлар каенны ник яратмый?

Татар авылларының картасын сызсак, ул болайрак булыр иде: һәр җирлек тирәсендә сулык бар, елга тереклек барган җир һәм зират арасын бүлеп тора. Урамда йортлар бер җепкә тезеп куйган кебек, килешсез буш урыннар юк. Үзәк урамның якынча уртасында мәчет урнашкан. Кешеләрнең бай яки хәерче булуын йортының ничә катлы булуыннан аңлаганнар. Матди хәле буенча югарыда торганнар йортларын хәтта өчәр катлы итеп тә салдырган. Беренче кат таштан тергезелгән, анда гадәттә кибетләр, сәкеләр урнашкан. Урман полосасында торучылар нарат, чыршы, урман-дала зонасында яшәүчеләр төзелеш өчен юкә, өрәңге агачларын кулланган. Төп үзенчәлек – каен агачын файдаланмау. Аны бәхетсезлек китерә дип уйлаганнар. Өй хатын-кызлар һәм ир-атлар өлешенә бүленгән. Кыз кешенең урыны аш әзерләү ягында булган. Шуңа татар йортларында мичне дә диварга терәп төземәгәннәр, чыгып йөрергә ара калдырганнар.

 

Лалә, кояш, сандугач...

Татар йортларының бизәлешендә сары, зәңгәр, яшел төсләр һәм күбесенчә түбәндәге мотивлар кулланыла:

Геометрик бизәкләр: ромб, алтыпочмаклык, төрле кисемтәләр. Алар билгеле бер тәртип, гармония булдыру өчен җавап бирә.

– Кояш һәм ай символлары. Җылылык, яктылык, нур сирпиләр.

– Үсемлек мотивлары. Аерым бер стильгә яраклаштырылган лалә, ромашка, яфрак рәсеме. Табигать белән бәйләнешне саклыйлар, яңарыш булып торалар. 

– Кошлар сурәте. Татарлар аккош, күгәрчен, сандугач рәсемнәрен төшергән. Ул гаилә, тигезлек, йорт җирен саклап торуга ишарә.

 

Чат GPTның бу хакка җавабы:

Татар авылларының башка милләт авылларыннан төп аермасы мәдәни һәм көнкүреш традицияләрендә күренә. Татар авылларында мөселман мәдәнияте көчлерәк сакланган: мәчет архитектурасы, дини бәйрәмнәрне (Ураза гаете, Корбан гаете) үткәрү, үзенчәлекле аш-су әзерләү һәм кунакчыллык гадәтләрен булдыру. Шулай ук анда көндәлек тормышта да татар телендә сөйләшәләр, бу үзенчәлекле этник мохит тудыра. Тагын бер аерма традицион киемдә һәм һөнәрчелектә күренә. Аларның кием-салымында һәм көнкүреш әйберләрендә милли элементларны ешрак очратырга мөмкин.

 

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев