ЙОКЫ ПАРАЛИЧЫ КУРКЫНЫЧМЫ?
Кеше уяна, ләкин тән йоклап кала. Бу вакытта кеше аңлы, әмма сөйләшә, кычкыра, хәрәкәтләнә алмый. Күпләр моны «өстә кемдер басып тора кебек» дип тасвирлый. Фән исә моны ми белән тән арасындагы бәйләнеш вакытлыча өзелүе дип аңлата. Гадәти физиологик күренеш булса да, аны кичерүчеләр өчен бу халәт чынбарлык белән төш арасындагы чик кебек тоела. Бу язмада йокы параличы турында сөйләшербез.
ЙОКЫ ПАРАЛИЧЫ (СОННЫЙ ПАРАЛИЧ) – йокыга талганда яки уянган вакытта, тәннең бер мизгелгә параличланып калганын сизү, күз алмаларын селкетүдән кала, гәүдәне контрольдә тота алмау. Беренче карашка бик куркыныч һәм катлаулы тоелса да, асылда алай түгел. Бу халәтнең сәбәпләрен белеп, бераз төпченсәк – «йокы параличы» белән идарә итеп, аның үзен үк хәйләләп булачак!
Нишләтә?
Йокы параличы вакытында кешеләр кинәт кенә тын кысылганын, һава җитми башлаганын сизә. Тавыш яки күзгә чалына торган галлюцинацияләр башлана. Мифик образлар, куркыныч кеше сыннарын күрергә мөмкин. Иң күңел өшеткече – тактиль бәйләнеш. Куркыныч җан иясе синең тормышыңа янаган кебек тоела, өстеңә атланып, муеныңны кысып кочакларга да күп сорамый. Гәүдәңне кымшата алмау – бер стресс, инде нәрсәнеңдер сине болай мыскыл итүе – икенче зур бәла. Гаҗәпләнер урын шул: бу барысы да өндә кебек тоела. Кагылулар, кисәк тавышлар... Дөнья әле дә синең тирәли әйләнә, әмма син инде аңа йогынты ясый алмыйсың...
пе.си. паникага бирелмәгез, бу вакытлыча гына!
Ни өчен?
Йокы параличы еш күзәтелми. Кешенең үз гомерендә бер тапкыр гына булырга мөмкин. Статистика күрсәткәнчә, күбесенчә студент яшендәгеләргә һәм балаларга яный, олыларны да читләтеп үтми. Сәбәбен нидән күрәләр соң?
– йокы режимы бозылу, тиешле күләмдә йокы туймау;
– стресска бирелү, озак кына курку эчендә яшәү;
– аркада йоклау (сулыш юллары тизрәк каплана);
– генетик яктан нәселдән-нәселгә күчә алу;
– стимуляторлар куллану (мисал өчен, кофеин белән чамадан тыш мавыгу);
– биохимик процессларның бозылуы.
Нишләргә?
Йокы параличы кеше гомеренә зыян салмый. Психологик яктан бераз авыр булса да, ул вакытлыча гына. Тик ни дисәң дә, биредә әйтелгән киңәшләргә колак салыгыз!
– Көненә 7-8 сәгать йокы. Мөһим: йокы бүлмәсендә эссе булырга тиеш түгел, 18-20 градус булса яхшы. Салкын һавада тизрәк йокыга таласың.
– Стрессны куу максатыннан, җиңел физик күнегүләр башкару (йога, йөзү, саф һавада йөрү). Сулыш юлларын ачуга аерым игътибар итегез.
– Караңгы бүлмәдә йоклау, зәңгәр ут яктысы мелатонинны (йокы гормоны) аз бүлеп чыгара.
Бу авыр халәттән тизрәк чыгу өчен игътибарны вак детальләргә юнәлтергә кирәк: бармак очларын селкетергә тырышу, күз алмаларын йөртү, берничә тапкыр керфек кагу, тигез сулап карау, үз-үзеңне тынычландыру, тиздән бетәчәк икәнен аңлау.
Йокы параличы белән бәйле берничә хәл
–Бу көнне кайтырга бертуган абыем армиядән кайтырга тиеш иде. Әти белән әни аны каршы алырга китте, мин өйдә ялгызым гына калдым. Кич иде, йокларга яттым. Мин аркада ятарга ияләнгән, бәлки йокы параличы тотуымның бер сәбәбе шул булгандыр. Бу мизгелдә ачык итеп поезд тавышын, тагын ниндидер техника тавышын ишеттем. Шунда тормышымнан өзекләр, кайбер хатирәләр үтә башлады, нәкъ трейлер кебек. Йоклаган сыман, әмма йокы күрдем дип әйтә алмыйм, ни булганын аек акыл белән аңлый идем. Соңрак аякларымда җылы оек тойдым, гәрчә берни кимәгән идем. Шуннан почмактан ниндидер куркыныч карт образы чыгып, ул оекларны салдырырга теләде. Әлеге типка тасвирлама бирә алмыйм, әмма Интернетта үземнекенә охшаш күп сюжетлар белән танышырга туры килде.
– Минем йокы урыны тәрәзә янына якын урнашкан. Шулай бер мизгелдә мин урам ягында ниндидер яктылык күреп алдым. Гадәттә ут яктысы булса, ул автомат рәвештә сүнеп яна ала, ә монда ул акрынлап сүнде. Күз алларым караңгыланды. Нәрсә икән дип, тормакчы идем, булмады. Гәүдәм тыңламый, селкенә алмыйм. Бертуган апа күрше бүлмәдә иде, аны чакыра алмыйм, тавышым чыкмый. Бераздан аяк бармакларымны селкеттем. Торгач та, хәлсезлек тойганга күрә, идәндә яттым. Мондый сюжет берничә тапкыр кабатланды. Йокы параличы тотмас өчен ян белән ятарга кушалар, мин шулай эшлим дә, тик һаман аркада яткан килеш уянам.
Илья Смирнов, сомнолог һәм йокы тренеры:
– Йокы параличын йокы авыруы дип әйтү дөресме?
– Бу халыкара авырулар классификациясенә (МКБ-10) кертелгән. *G47.8* – йокы параличы. Әлеге халәт куркыныч булып саналмый, әмма аның еш кабатлануы нормаль түгел – табибка күренергә кирәк булуы хакында әйтә.
– Йокы параличы аяныч тәмамлана аламы?
– Гадәттә, ул андый начар нәтиҗәләргә китерми. Мизгелдә барлыкка килә торган курку һәм паника тиз үтүчән, физиологик яктан сәламәтлеккә янамый. Әгәр бу халәт үлемгә илтә икән, кешенең инде башка начар авырулары булган дигән сүз. Мисал өчен, йөрәк патологиясе яки психологик проблемалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев