БУ – СЕР!

  • «Күптән түгел яраткан этем үлде. Бик нык еладым. Әле һаман да тынычлана алмыйм. Әти белән әни минем хисләрне аңламый. «Шул эт өчен елап ятасың гына калды», – диләр. Алар шулай дигәч тагын та авыр булып китә. Ул этнең миңа бик кадерле булганын һәм аннан башка миңа хәзер бик авыр икәнен аларга ничек аңлатырга?
  • ИНТЕРНАТТА ТОРЫРГА КУРКАМ
    30 август 2021 - 15:45
    «Быел яңа мәктәпкә күчәм. Ул – мәктәп-интернат. Мәктәп алыштырудан алай бик курыкмыйм. Ә менә интернатта торудан куркам. Тынычлап утырып уйлану, өй эше хәзерләү, үз теләгәнеңне эшләү өчен бөтенләй мөмкинлек юк, дигән сүз бит инде бу. Әти-әни белән яшәгәндә үз бүлмәм бар иде, шунда кереп китеп, рәхәтләнеп ял итә идем. Бу тынычлык минем өчен бик мөһим. Ничек кеше белән торуга әзерләнергә?»
  • «БЕТЧӘГӘ БАТТЫМ...»
    2 июнь 2021 - 12:45
    «Соңгы елда кисәк кенә бетчәгә баттым. Башта артык игътибар итмәгән идем, әмма хәзер бик борчыла башладым. Кешеләр белән аралашырга да читенсенәм. Гел бетчәләремә карап торалардыр кебек. Борчылуымны әнигә әйткән идем: «Бетә ул», -диде. Бетми бит... Түзеп, бетчәле килеш йөрергәмени инде хәзер?»
  • «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
  • «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...»
    21 март 2021 - 10:13
    «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
  • «УКЫТУЧЫ АБЫЙ БӘЙЛӘНӘ...»
    14 март 2021 - 10:46
    «Мин моны матур итеп ничек кенә аңлатырга да белмим. Безнең мәктәптәге укытучы абый миңа артык зур игътибар белдерә. Башта: «Бигрәк матур син бүген», – кебегрәк сүзләр әйтеп китсә, хәзер коридордан узганда миңа бәрелеп яки сыланып узып китә башлады. Дәрестә кулыма кагылганын еш сизәм. Мәктәпкә бару бер җәза булып тоела. Әти-әниләргә сөйләргә куркам...»
  • «ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...»
    3 гыйнвар 2021 - 10:05
    «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
  • «ЕГЕТЕМ ТАШЛАДЫ...»
    28 ноябрь 2020 - 12:49
    «Ел ярым очрашып йөргәннән соң егетем ташлады. Бер сыйныфта укыйбыз. Көн саен аны күрү бик авыр. Ул үзе дә читенсенә. Күземә карамаска, минем белән сөйләшмәскә тырыша.
  • «ДУСТЫМНЫ ӘТИ-ӘНИСЕ КЫЙНЫЙ»
    10 октябрь 2020 - 12:07
    «Якын дустымны әти-әнисе кыйный. Алар начар гаилә түгел, эчмиләр, тартмыйлар, уңган, тырыш кешеләр. Ник алай эшләүләрен һич аңламыйм. Берәр эшне алар теләгәнчә башкармаса да, сеңлесе еласа да кыйныйлар икән. Кул күтәреп, кешене тәрбияләп булмый бит... Дустыма ничек ярдәм итим?»
  • «ДУСТЫМ МӘХӘББӘТ АҢЛАТТЫ»
    26 сентябрь 2020 - 14:01
    «2 яшькә кечерәк дус егет көтмәгәндә мәхәббәт аңлатты. Без аның белән төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Бергә күңелле, ләкин мин аны егетем буларак күрмим. Дуслыкны да бозасы килми. Нишләп карарга икән?»
  • «ДУС КЫЗЫМ ТӘМӘКЕ ТАРТА»
    29 август 2020 - 11:24
    «Кечкенәдән бергә уйнап үскән дус кызым тәмәке тарта башлады. «Әйдә, син дә тартып кара инде» кебек сүзләр әйтеп, мине дә бу «эшкә» тартмакчы була. Ул үзе – яхшы кеше, ышанычлы дус. Нишләргә киңәш итәсез?» Аноним, 15 яшь
  • «ДУСТЫМ ӘЙБЕРЛӘР УРЛЫЙ!»
    28 июль 2020 - 10:54
    «Өч ай элек кыйбатлы сәгатемне югалттым. Аны әти белән әни 16 яшьлегемә бүләк иткәннәр иде. Шушы вакыт дәвамында һаман эзлим, әмма таба алмыйм. Бик озак искә төшереп карадым. Кая куеп калдырганымны хәтерләмим. «Урламадылармы икән?» дип тә шикләнәм. Сәгатем югалган көннәрдә бездә дус кызым кунакта булган иде... Ул түгел микән? Аның үзеннән сорарга батырчылыгым җитми. Араларны да бозасым килми».
  • «ӘТИ-ӘНИ ИРЕГЕМНЕ КЫСА...»
    8 июль 2020 - 11:00
    «3 ел элек апам никахсыз балага узды. Җаннарына әле дә тынычлык тапмаган әти-әнием шушы хәлдән соң мине бик нык контрольгә алды: «анда барма!», «ул егет белән очрашма!» дип кенә торалар. Апамның ялгышлыклары  аркасында ирегемне кысуларын теләмим. Минем соң ни гаебем бар?!»
  • «Моннан өч ай элек Интернет аша бер егет белән таныштым. Соңгы көннәрдә очрашуга чакыра. Мин, аның белән күзгә-күз калырга куркып, төрле сәбәпләр табып, очрашудан баш тарттым. Тик гел болай дәвам итә алмый... «Мине ошатмас» дигән шигем дә бар. Кеше Интернетта бер, тормышта икенче бит ул. Аның турында күпләр «бик яхшы егет ул» диләр. Нишләргә икән? Киңәш бирегезче».
  • «Әни телефонымны тикшерә. Аның шәхси әйбер булуын аңлатып та карыйм – файдасыз. Берсендә хәтта шуның аркасында бик каты сүзгә дә килдек. Әти дә әйтеп карый. Барыбер мин күрмәгәндә генә тикшергәли. Нәрсәдән шикләнәдер – аңламыйм. Нишләргә?»
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
1165
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
6012
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
8497
0
0