«ӘТИ-ӘНИДӘН АЕРЫЛАСЫМ КИЛМИ»
Аноним, 16 яшь:
«Мин чыгарылыш сыйныф укучысы, авылда яшим. Быел мәктәпне тәмамлыйм. Әти-әниләрдән аерылып, шәһәргә китәсем бар. Күңелдә ниндидер курку, шик бар. Аларсыз нәрсә эшләрмен?»
Бу ситуациядә авылдан чыккан һәр яшүсмернең булганы бар. Мин дә шулар исемлегенә керәм. Дөресен әйткәндә, әти-әнидән, авылдан сепарация сизелмәде дисәм дә, ялгышмам. Мәктәптә укыган вакытта ук шәһәргә йөреп торганлыктан, киткәнне тоймадым да. Шунысы да бар, авылдан Казанга 1 сәгать эчендә барып җитеп була. Бәлки, ара якынлыгы да моңа тәэсир иткәндер. Минем тәҗрибәм белән таныштык, хәзер белгеч фикеренә күчик.
Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:
Курку хисе белән дуслашырга кирәк
Яңа тормыш, үзгәрешләр һәрвакыт кешене куркуга сала. Без качарга, куркырга тиеш түгел, киресенчә куркуны тоярга, сизәргә кирәк. Әлеге хис безгә тормыш шартларына яраклашырга ярдәм итә. Курку булган вакытта гына без уйлана башлыйбыз. Аның белән дуслашу зарур. Уйланулар аша гына без киләчәктә нәрсәләр көтәчәген күзаллыйбыз. Әйтик, проблемалар, мөмкинлекләр, авырлыклар. Алдан ук әзерләнеп куйсак, үзебезгә яхшы булачак.
Мөмкинлекләр турында уйланыгыз
Шуны да истә тотарга кирәк. Без бит үзебезгә якын булган төбәктән сәбәпсез генә китмибез, ниндидер маҗаралар, яңа мөмкинлекләр эзлибез. Авылда гына да калып була, әмма ул дөньяны тулаем күзалларга ярдәм итми. Башка сынаулар, мөмкинлекләргә дә ачык булырга кирәк. Яңа белемнәрне университетта гына алып була. Шушы мөмкинлекләрне кулланып, без шәхес буларак тагын да үсә алабыз. Дуслар да күбәя, белгеч буларак та үсәсең.
Киңәш
Шәһәргә киткәч, авыл белән бәйләп торучы җепләрне кинәт кисеп атмаска кирәк. Мөмкинлек булганда авылга кайтып, әти-әниләр белән киңәшләшеп, аралашып торырыга киңәш итәм. Шәһәр ритмына күчү акрын рәвештә барырга тиеш. Калага китеп, якыннарын оныткан яшүсмерләрнең таянычлары тиз юкка чыга.
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев