Логотип Идель
Бу – сер!..

«ӘТИ-ӘНИ КИЧ ЧЫГАРМЫЙ»

Аноним, 17 яшь:

 «Без авылда дусларым белән кич чыгабыз. Алар гел соңга кадәр утыралар. Ә миңа 22:00нан калырга ярамый. Без берәр көнне таң каршыларбыз дип сөйләштек. Минем анда бик барасым килә, ләкин әти-әнием җибәрмәячәк. Миңа нишләргә?»

Әлбәттә, яшүсмер вакытта дуслар, сыйныфташлар белән төнгә кадәр кич утырасы килә, чөнки җәйге кичләр, таң каршылау – бу чакның иң истә кала торган мизгелләре. Ләкин һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш. Юкка гына закон тарафыннан тиешле сәгатьләр билгеләнмәгән. Башка вакытта коммендант сәгате 22:00 кадәр булса, җәй көне ул 23:00 кадәр сузыла. Бу, иң беренче чиратта, сезнең куркынычсызлык өчен эшләнелә. Вакытны сыйныфташларың белән бергәләшеп сайласагыз, яхшы булыр. Бу хакта белгеч нинди фикердә икән?

Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева, психолог, арт-терапевт:

«Яшүсмернең киләчәгенә начар йогынты ясарга мөмкин»

Әти-әни тарафыннан булган чикләүне негатив итеп кабул итү кирәкми. Киресенчә, ул – баланы кайгырту, аның өчен борчылу. Җәмгыятьтә, белгәнебезчә, коммендант сәгате бар. Законны бозу җаваплылыкка тарта. Һәм ул яшүсмернең киләчәгенә начар йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә әти-әниләр алдан ук борчылып, балаларын чиклиләр, проблемалардан сакларга телиләр.

Киңәш

Шулай ук мин әлеге сорауны биргән кешене дә яхшы аңлыйм. Әлеге яшьтә күбрәк дуслар белән буласы, якты эмоцияләр кичерәсе килә. Әгәр сезнең өчен дусларыгыз белән таң каршылау бик мөһим икән, әти-әниегез белән сөйләшеп карагыз. Яшьтәшләр белән вакыт уздыруның мөһимлеген аңлатырга тырышыгыз. Нинди хисләр кичерәчәгегезне дә әйтергә оялмагыз. Кем белән кайда барасыгызны да аңлатыгыз. Аларга ышанып буламы\юкмы дигән сорауга җавап бирегез. Шулай ук һәрвакыт элемтәдә булачагыгызны да искәртеп узыгыз.

Әгәр әти-әниең ризалашмый икән, аларны да синең белән таң каршыларга күндереп кара. Бәлки сезгә бергә кич утырып, вакыт уздыру, йолдызлар атылганын карау ошар. Әти-әниеңне якын дустың итүдән оялма һәм курыкма. Шулай ук әкренләп вакытны сузарга да күндерә аласың. Әйтик, башта 23:30 кадәр, аннан соң 00:00 кадәр кич чыгу. Әлеге проблеманы чишү юлы буларак үзегезнең капка төбендә очрашу яисә артык ерак китми торган урынны сайлауны да тәкъдим итәбез. Ничек кенә булса да, үз-үзеңне сакла һәм башкаларга карата да игътибарлы бул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев