Логотип Идель
Бу – сер!..

«СЫЙНЫФТАШЫМА ҖЕНСИ КЫЗЫКСЫНУ СИЗӘ БАШЛАДЫМ»

Аноним, 16 яшь:

«Мин сыйныфташыма гашыйк. Баштарак бу халәт эмоциональ яктан гына иде. Хәзер исә җенси кызыксыну да сизә башладым. Үземне аның яныңда ничек тотарга кирәклеген белмим. Миңа нишләргә?»

пе.си. Нигә бу яшьтә җенси кызыксыну уяна соң? Җенси өлгерү вакыты (пубертат) малайларда якынча 9-13, кызларда 8-13 яшьләрдә башлана һәм 16-18 яшьләрдә тәмамлана. Әлеге яшь аралыгында яшүсмерләрнең организмында бик күп психологик һәм физиологик үзгәрешләр башлана: бетчәләр чыгу, эстероген, тестостерон гормоннары арту, малайларда түбән тавыш тембры формалашу, кызларда күрем башлану һ.б. Бу үзгәрешләргә бәйле сәбәпле бездә шундый сорау туа да.

Җенси өлгерү вакытында мондый ситуация белән күпләр очраша. Бу хакта яшьтәшләр белән дә, олылар белән дә сөйләшү оялдырта да, кыен да. Шуның өчен дә без белгечләргә мөрәҗәгать итеп, бу турыда фикерләштек.

Вахитова Әлфия Илдар кызы, акушер-гинеколог:

Гормоннарның безгә тәэсир итүе

– Беренчедән, ачыктан-ачык утырып сөйләшергә кирәк. «Уен» бер яклы гына булмасын, чөнки нәкъ шушы гормоннар тәэсире белән безнең фантазияләр әллә кайсы сихри дөньяга илтергә мөмкин. Без булмаган хәлләрне бик оста уйлап таба алабыз. Соңыннан алар чынлык белән тәңгәл килмәсә, үзебезнең үк кәефебез төшәчәк. Гормоннар ай саен безнең халәтебезне үзгәртеп тора, ул безнең көнкүрешебезгә дә зур йогынты ясый. Әйтик, уку, эш, сәламәтлек, якыннарыбыз, дусларыбыз белән мөнәсәбәтләрдә бик зур эз калдырырга мөмкин. Бу сорауга хисләргә бирелеп кенә түгел, ә акыл белән карарга кирәк.

Сез әти-әни булырга әзерме?

Әгәр дә ошатып йөргән кешегезгә әйтә алмыйсыз икән, шундый хисләрегез барлыгы турында абыегызга, апагызга сөйләп карагыз. Шулай ук алдан бу сөйләшү турында күз алдыгызга китерегез: утырып сөйләшсәгез, әңгәмә ничегрәк барыр иде икән.

 Ялгыш адым ясаган очракта, нинди олы җаваплылык тотачагыгызны да яхшылап уйлагыз. Сез әти-әни булырга әзерме? Ошаткан кешегезнең сәламәтлеге, тормышы турында да кайгыртыгыз. Һәм инде дин ягыннан да бу сорауга төптән карагыз. Гомерлек хаталардан сакланып калыгыз. Ялгыш адым ясап, үзегезнең һәм ошатып йөргән кешегезнең тормышын боза күрмәгез.

Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:

 Хисләр – табигый хәл

Гашыйк булу безнең белән балачактан ук атлап килә. Әлеге хиснең чын мәгънәсендә мәхәббәткә әйләнүен без яшүсмер вакытта сизә алабыз. Кешегә җенси яктан тартылу барлыкка килү олыларда була торган мәхәббәткә сәләтле икәнлекне күрсәтә. Ул – табигый хәл, аннан курку кирәк түгел. Үсеш барышында кеше бу халәткә килергә тиеш.

Хыяллар илендә яшәмәгез

Хисләрне үз эчеңдә генә тотарга түгел, ошаткан кешеңә дә әйтергә, аралашып карарга кирәк. Уйларда гына хыялланып йөрү дөрес эш түгел. Күзаллаулар белән генә яшәсәк, фантазия дөньясы була. Кешенең нинди икәнлеген, сиңа карата мөнәсәбәтен, тормыш кыйммәтләрен, приоритетларын белү күктән җиргә төшәргә ярдәм итә. Үз эчебезгә бикләнеп, без бу мөһим этапны төшереп калдырабыз.

Киңәш

16 яшь ул – балалык вакыты. Мондый ситуациягә кагылышлы адымнарны бик уйлап эшләргә кирәк. Хисләр еш кына безне әллә кайларга алып китә. Ул дөньядан кайтып, игътибарны реаль тормышка тупларга кирәк. Мондый халәттә бар дөньяны онытып, укуга кул болгап, гомумән, көндәлек тормыш турында онытучылар да бар. Барысы турында да ачыктан-ачык утырып сөйләшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев