Логотип Идель
Бу – сер!..

УКЫТУЧЫ 9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН КИТӘРГӘ ӨНДИ

Аноним, 16 яшь:

 «Мин быел 9 нчы сыйныфны тәмамлыйм, имтиханнар бирергә әзерләнәм. Үземнең 11гә дә каласым килә, тик бер укытучы мине китәргә өнди. «БДИны ничек тапшырасың? Сиңа авыр булачак, бирә алмаячаксың», – ди. Тагын берничә сыйныфташка шундый сүзләр әйтә. Бу турыда әле әти-әнием белми. Нишләргә икән?»

Бу проблема турында шактый күп ишеткәнем бар. Әлеге очракта укытучыны да, укучыны да гаепле итеп булмый. Белем бирүче укучысының билгеләре, баллары өчен борчылып та андый сүзләр әйтергә мөмкин. Укучы исә чынлап та үз көченә ышанса, төпле белем алу теләге көчле булса, алга таба укуын дәвам итәчәк. Сез чынлап та бу юлны узарга әзерме? Әгәр җавабыгыз уңай икән, сез инде сайлау ясагансыз. Бу ситуация турында белгеч нинди фикердә икән?

Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева, психолог, арт-терапевт:

Сәбәпләр

Психолог буларак, минем үземдә дә сорау барлыкка килә. Ни өчен укытучы укучыга карата шундый фикердә? Нәрсәгә 9 нчы сыйныфтан китәргә киңәш итә? Я укучының тәртибе, укуына бәйле, я укытучы укучыны алдагы авырлыклардан сакларга тели.

Укытучы сүзенә игътибар бирмәскә киңәш итәм

Әгәр дә синең мәктәптә укуыңны дәвам итү теләгең, киләчәккә максатларың бар икән, укытучы сүзенә игътибар бирмәскә киңәш итәм. Игътибарны үз максат-теләкләреңә юнәлт. Әлбәттә, бу сорауны әти-әниләр белән дә хәл итү зарур, чөнки нәкъ менә алар төп таяныч булып тора. Шулай ук имтиханнарның авыр икәнлеген дә онытмаска кирәк. Алар җаваплылык, тырышлык, дисциплина таләп итә. Әгәр киләчәккә максат, канатландыра торган хыял, укуга мәхәббәт бар икән, авырлыклар әллә ни сизелмәячәк. Киресенчә, әлеге юлны узу процессында без тагын да көчлерәк, акыллырак булабыз.

Ышанычлы адымнар ясаудан курыкма

Әлеге яшьтә, әлбәттә, курку хисе бар, әмма авырлыклардан куркырга кирәкми. Тормыш юлында безне төрле сабаклар, көтелмәгән вакыйгалар көтеп тора. Алардан курыкмаган очракта гына без алга таба барып, тормышыбызны бизибез, чыныгабыз. Әйләнә-тирәдәгеләрнең дә йогынтысы көчле. Ышанычлы адымнар ясаудан курыкма!

Әгәр дә укытучы тарафыннан мондый сүзләр ешая һәм сиңа басым ясавы көчәя башласа, башка мәктәпкә күчү вариантын да карап була. Чөнки киләсе ике ел дәвамында ситуация үзгәрмәскә, басым тагын да көчәергә, «мин бит сиңа әйттем» дигән сүзләр ишетелергә мөмкин. Мондый сүзләр психологик халәтеңә начар йогынты ясап, БДИга әзерлегеңә тагын да зуррак зыян китерергә мөмкин. Әлбәттә, башка мәктәпкә күчү турында уйлаганчы укытучы, директор һәм әти-әниең белән барысын да уртага салып сөйләшергә кирәк.

Укытучының мондый сүзләренә нәрсә дип җавап кайтарып була:

«Минем өчен кайгыруыгызга рәхмәт, тик мин үз көчләремә ышанам. Мин теләгән уку йортына керү өчен 11 нче классны тәмамларга һәм БДИ бирергә кирәк. Мин үз хыялларыма каршы барырга теләмим, үзем теләгән профессия вәкиле буласым килә. БДИга тиешенчә итеп әзерләнеп, яхшы баллар алуыма шигем юк. Сез мине хупларсыз дип өметләнәм».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев