«СЫЙНЫФТАШЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШКӘН КЕБЕК ТОЕЛА»
«Минем кечкенәдән үк аякларым авырту. Бөтен балалар кебек балалар бакчасына йөрдем, хәзер мәктәптә укыйм. Башкалар сыман буласым килә, әмма алар миннән читләшкән кебек тоела. Кайвакыт моның аркасында кәефем төшә, ачуым чыга. Миңа нишләргә?»
Аноним, 14 яшь:
Бүгенге көндә сәламәтлекләренә зыян килгән, мөмкинлекләре чикле балалар саны шактый. Мәктәпләрдә булдырылган инклюзив белем бирү системасы һәр кешегә дә уку йортларында бертигез дәрәҗәдә белем алырга мөмкинлек бирә. Махсус программалар эшләнелә, төрле уңайлыклар тудырыла. Әмма үзенчәлекле балаларга үзләрен башкалар янында уңайлы хис итәр өчен болар гына җитәме икән? Эчке дөнья, борчылулар турында да онытмаска кирәк. Төрле уйланулар, үз-үзеңне кабул итмәү төрле психологик проблемалар тууга сәбәп булырга мөмкин. Шуның өчен белгеч фикере белән танышып узарга тәкъдим итәм.
Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:
«Һәрберебез – уникаль»
– Әгәр синең аякларың авырту икән, иң беренче чиратта, моны кабул итәргә кирәк. Әлбәттә, авыр һәм күз яшьләре дә булырга мөмкин. «Мин шундый һәм мин башка төрле була алмыйм», дигән фикергә килү зарур. Бу уй белән килешкәннән соң, «мондый булуым миңа нәрсә бирә?», дигән сорауга җавап табарга кирәк. Нинди генә хәлдә булсак та, аңа ике төрле карап була. Уңай һәм тискәре якларны аерып күрсәтә алабыз. Мисал өчен, авырту булганга күрә, мин сәламәтлекләре чикле кешеләрне аңлый алам. Ул сәләт миндә көчле. Әлбәттә, бу – авыр процесс, ләкин ансыз алга таба барып булмый. Шуны онытма: без һәрберебез – уникаль.
Ни өчен башкалар кабул итми?
Әгәр син үз-үзеңнән кимсенеп йөрисең икән, кешеләр дә синнән читләшәчәк. Синең үз-үзеңне кабул итә алмавыңны башкалар бик яхшы тоя, аңлый. Кешеләр синең турында «ул җәмгыятьтә тулаем үз потенциалын ачкан кеше», дип әйтерлек булсын. Бүгенге көндә моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
Киңәш
Сәламәтлекләренә зыян килгән кешеләрнең тарихлары, тормыш юлы белән кызыксыну да булыша. Үзебезнең Фәнис Яруллинны да мисалга китереп була. Тормыш кыенлыкларына карамастан, ул җәмгыять өчен нинди зур эш башкара алган!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 ноября 2025 - 15:17
«ЯЛКЫН»ЛЫ ТРИП: КИЛӘСЕ ТУКТАЛЫШ – ЧАЛЛЫНЫҢ ГАЛИ АКЫШ ИСЕМЕНДӘГЕ ЛИЦЕЙ-ИНТЕРНАТЫ
-
17 ноября 2025 - 16:17
КАЗАНДА КРЕАТИВ ҺӘМ БРЕНДИНГКА БАГЫШЛАНГАН МЕДИАСЕССИЯ ҮТӘЧӘК
-
15 ноября 2025 - 16:54
УРТА ҺӨНӘРИ УКУ ЙОРТЛАРЫ АРАСЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
Нет комментариев