МИНЕ САКАУ ДИП КОТЫРТАЛАР
Аноним, 14 яшь:
«Безнең мәктәптә театр түгәрәге бар. Шунда йөрергә телим, әмма кайбер хәрефләрне дөрес әйтмим. Шуның өчен мине «сакау» дип котырталар. Зур сәхнәдә актриса буласым килә, тик бу хыялымнан оялам. Башкалар көләрләр кебек. Миңа нишләргә?»
Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева, психолог, арт-терапевт:
Белгечләргә мөрәҗәгать итегез
– Бернигә дә карамастан, үз максатыңа ирешергә кирәк. Идеяләрне, хыялларны тормышка ашыру өчен гамәлләр кылу да зарур. Аноним сөйләмдә кыенлыклар барлыгы турында әйтә. Мин бу очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Әлеге проблеманы хәл итсәгез, үзбәягез дә күтәреләчәк.
«Үзебезне югалтабыз»
Әйләнә-тирәдәгеләрнең фикеренә бәйле булырга кирәкми, чөнки безнең янәшәдә һәрвакыт төрле кешеләр булачак. Аларның фикерләре, мөнәсәбәтләре дә үзгә. Һәм бу – нормаль хәл: һәр кеше үз фикерен җиткерергә хокуклы. Әмма ул безнең теләк, максатларга берничек тә комачау итәргә тиеш түгел. Без башка кеше фикеренә гел колак сала башлсак, үзебезне югалтабыз.
Үзбәяңне күтәр
Шулай ук мин анонимга үзбәясе белән эшләргә киңәш итәр идем, чөнки әлеге өлкәдә барысы да яхшы булса, үз юлың буенча баруы күпкә җиңелрәк булачак. Театр түгәрәгенә йөрүеңне дә туктатма. Үзебезне төрле юнәлештә сынап карап кына, берәр кызыксынуның ошыймы, юкмы икәнен аңлый алабыз. Мәсәлән, кайвакыт бик теләп, берәр эш белән шөгыльләнә башлыйбыз да, эшләп карагач кына, безнеке түгеллеген аңлап алабыз.
Зилә Шәйхиева, логопед:
Логопедия өлкәсендә актуаль сорауларның берсе бу. Күпчелек кеше яшь барган саен «р» авазын инде үзгәртеп булмый дип уйлый, әмма бу – ялгыш фикер. «Р» авазы – катлаулы артикуляцион процесс. Гадәттә, ул балаларда 5-6 яшьтә үзләштерелә, ләкин кайвакыт әлеге авазның дөрес әйтелешенә комачаулый торган сәбәпләр була, нәкъ менә алар сакаулыкка китерергә мөмкин.
«Р» авазының дөрес әйтелешенә игътибар итик:
1. Иреннәр ирекле, авыз бераз ачылган, тешләр якынча 1-1,5 см га ачылган.
2. Тел «чынаяк» формасын ала.
3. Тел очы өскә, альвеолаларга күтәрелгән. Ул каты итеп кысылмаган, тешләрне нык итеп этеп тормый, ә иркен булып кала, шуның аркасында һава агымында ритмик тирбәлә.
4. Һава агымы телнең үзәге буйлап бара.
Күнегүләр
1. Авыз ачык, эчке яктан тел белән өске тешләрне санап чыгабыз.
2. Ат кебек тел шартлатабыз.
3. Пумала белән буяган кебек, телне артка-алга йөртеп, аңкауны сыпырабыз.
4. Авыз бераз ачык, телне өстәге тешләр артына күтәреп, тел очы белән еш итеп «д-д-д» авазын әйтәбез. Логопедлар әлеге күнегүне «моторчикны кабызабыз» дип атый. Шул «моторчикны» әйткән вакытта, телнең позициясен үзгәртмичә, тел очына һава чыгарабыз, һәм нәкъ менә шул вакытта «р» авазына хас булган вибрация барлыкка килә.
««Р» авазын 14 яшьтә дә, 24 яшьтә дә куеп була»
Әлбәттә, бу «р» авазын булдыру өчен бердәнбер күнегү түгел, алар бик күп. Логопед үзенең дәресләрендә индивидуаль якын килеп, кешегә уңайлы булган һәм нәтиҗәгә китерә торган күнегүләр белән эш итә.
«Р» авазын 14 яшьтә дә, 24 яшьтә дә куеп була, әмма никадәр иртәрәк булса, шулкадәр яхшырак. Бу авазны автоматлаштыру, сөйләм теленә кертеп җибәрү ягыннан да, психологик яктан да мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
Нет комментариев