МИНЕМ КҮКРӘКЛӘРЕМ КЕЧКЕНӘ
Аноним, 14 яшь:
«Бу тема турында сөйләшү миңа авыр бирелә, әмма әйтми дә булдыра алмыйм. Сыйныфташ кызларның күкрәкләре инде сизелерлек, ә минекеләр һаман кечкенә. Мәктәптә миннән гел көләләр, бигрәк тә малайлар. Үземне ничек бар, шулай кабул итү авыр була башлады. Миннән генә тормый бит, нишләргә соң?»
Синең тәнең үсешнең табигый этабын үтә. Үз сәламәтлегеңне кадерлә, үзеңне ярат. Онытма: чын матурлык күкрәк зурлыгында түгел, ә үз-үзеңә ышанычта һәм эчке гармониядә.
Пубертат чорда организмда шактый зур үзгәрешләр башлана. Без бу яшьтә нәрсәнең гадәти күренеш, ә нәрсәнең юк икәнен аңлап та бетермибез. Бигрәк тә физиология ягыннан төрле сораулар туарга мөмкин. Бу хәлгә ачыклык кертү максатыннан, табиб һәм психолог белән аралаштык.
Алсу Рәхимова, онколог-маммолог:
Синең соравың бик мөһим. Мин маммолог буларак, сине тынычландырырга телим: әлеге хәл – тулысынча нормаль күренеш.
Ни өчен шулай була?
Күкрәк зурлыгы, иң беренче чиратта, генетикага һәм гормоннарга бәйле. Үсеш һәркемдә төрле вакытта башлана (гадәттә 11 яшьтән 15 яшькә кадәр) һәм 18-20 яшькә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Сыйныфташ кызларның күкрәге сизелерлек булуы аларның гормональ системасы бераз иртәрәк активлашканын гына аңлата. Күкрәк зурлыгы аның функциясенә (мәсәлән, киләчәктә бала имезүгә) йогынты ясамый.
Сәламәтлек ягыннан караганда
Кечкенә күкрәк сәламәт һәм әйбәт булып санала. Күп кеше аны кимчелек дип саный, ләкин аның үз өстенлекләре бар, мәсәлән, аркага артык авырлык килмәү сәбәпле туры итеп йөрү җиңелрәк, спорт белән шөгыльләнү уңайлырак, шулай ук корсакта йоклау мөмкинлеге бар.
Синең яшьтә үзеңне башкалар белән чагыштыру бик еш очрый торган хәл. Әмма онытма: синең тәнең уникаль һәм, ул үз ритмы белән үсә. Зур күкрәкле кызлар да еш кына уңайсызлыклар кичерә.
Нәрсә эшләргә?
Сәламәтлегеңне сакла: аерым игътибарны туклануга юнәлдер, рационыңда җитәрлек күләмдә аксымнар һәм файдалы майлар булсын. Моннан тыш дөрес йокы режимын сакла.
Уңайлы эчке кием сайла: күкрәк зурлыгыңа туры килгән бюстгальтер үзеңне яхшырак хис итәргә ярдәм итәчәк.
Көчле якларыңны үстер: синең нинди шәхес булуың, рухи дөньяң гәүдә үзенчәлекләреннән күпкә өстенрәк.
Спорт белән шөгыльлән: бу арканы ныгыта, гәүдә торышын яхшырта һәм үзеңне көчлерәк хис итәргә ярдәм итә.
Чулпа Нигъмәтҗанова-Гарәфиева, психолог, арт-терапевт:
«Бу – гадәти күренеш»
Физиологик үсеш генетикага һәм организмның үзенчәлекләренә бәйле. Димәк, җенси өлгерү алданрак та, соңрак та килә ала, һәм бу – гадәти күренеш. Икенчедән, тышкы кыяфәт турында борчылулар еш кына әйләнә-тирәдәгеләрнең фикере аркасында барлыкка килә, ягъни кемдер синең фигураң турында начар сүз әйтә, һәм шуннан соң гына комплекс барлыкка килә. Моңарчы син аның турыда уйламаган булырга да мөмкинсең. Нәкъ менә бу рухи халәткә йогынты ясый да. Нинди генә хәл булса да, без аңа психологик яктан дөрес килергә тиешбез. Һәм, иң мөһиме, ул – үзбәянең югары булуы.
Үзбәя ни өчен мөһим?
Әлбәттә, һәр ситуациягә карата әйләнә-тирәнең үз фикере булачак. Әмма бу очракта без аларның фикерен ничек кабул итүебез мөһимрәк. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, үзбәя өстендә эшләү зарур. Ул – шәхес формалашуның нигезе. Ә аның өчен үзеңне яратырга, кайгыртырга, ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. Шул вакытта гына без башкаларның фикерен адекват рәвештә кабул итә алачакбыз.
Киңәш
Әлбәттә, гел сиңа басым ясап торгач, психологик халәтне саклап калу кыенлаша. Шуны да истә тотарга кирәк: безнең шәхес булуыбызны тышкы кыяфәт кенә түгел, эчке дөнья да билгели. Әйтик, безнең көчле яклар, сәләтләр, тормышка карашлар. Көн саен шуларга басым ясап торырга киңәш итәм, һәм башкалар безнең шәхесебезне «җимерә» һәм эмоциональ халәтебезгә йогынты ясый алмаячак. Барысы да үзебездән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев