Логотип Идель
Бу – сер!..

ӘТИ-ӘНИ ТЕЛӘКЛӘРЕМ ТУРЫНДА ИШЕТМИ

Аноним, 13 яшь:

«Яңа уку елыннан әти-әни мине театр түгәрәгенә бирергә тели. Үзләре иҗат кешеләре булгач, мине дә шул өлкәдә күрәләр. Ә мин футбол уйнарга яратам. Аңлатып, әйтеп карыйм, сүземне бөтенләй ишетмиләр. Миңа нишләргә?»

Яшүсмер вакытта без үз хисләребезне, теләкләребезне дөрес итеп җиткерә белмәскә мөмкинбез. Моңа, әлбәттә, күп факторлар йогынты ясый. Әмма нәкъ шушы вакытта күпләр киләчәктә нинди өлкәдә шөгыльләнергә теләгәнен аңлап, шул юнәлештә үсә башлый. Мондый хәлдә калган журналыбыз укучылары өчен белгеч фикерен тәкъдим итәбез.

Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева, психолог, арт-терапевт:

Аңлый һәм ишетә белергә кирәк

– Гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр булсын өчен, бер-береңне аңлау кирәк. Балаларга да, әти-әниләргә ишетә белә зарур. Моның өчен олыларга нинди хисләр кичергәнне, уйларны дөрес җиткерә белергә кирәк.

Төп 4 инструмент

Әгәрдә әти-әнинең аңлавын теләсәгез, төп 4 инструментны исегездә калдырыгыз:

1. Тыныч тавыш белән сөйләшегез. Үзегезне кулда тотыгыз, кычкырмагыз, еламагыз. Шулай ук «мин моны эшләмим», «бу миңа кирәкми» дигән фразаларны кулланмагыз. Бу кагыйдәләрне истә тотсагыз, сөйләшү, әңгәмә уңышлы булачак.

2. Фактларга таяныгыз. Әти-әниегезгә әлеге түгәрәкләрнең ни өчен сезгә туры килми икәнлеген аңлатыгыз. Фактлар күбрәк булган саен, үз фикереңне дәлилләү дә җиңелрәк булачак.

3. Үзегезнең теләкләрегез белән бүлешегез. Яраткан шөгылегез булса, шул юнәлешне тәкъдим итегез. Ни өчен нәкъ менә әлеге түгәрәккә йөрергә теләгәнегезне аңлатыгыз. Әти-әниләр барыбер балалары өчен яхшысын сайларга тырыша һәм әлеге өлкәдә зур уңышларга ирешүен тели.

4. Якыннарыгызга мөрәҗәгать итегез. Шулай ук сезнең янәшәгездә ярдәмгә килә алырдай кешеләр бардыр. Мәсәлән, әби, абый, апа. Алар сезнең фикерегезне куәтләргә, төпле киңәшләр бирергә ярдәм итәчәк.

Ә бәлки?

Кайвакыт без үзебезнең нәрсә теләгәнебезне төгәл белмибез. Бәлки, әти-әнинең сүзенә колак салып, барып караргадыр? Яшеренгән сәләтегез булу ихтималы да бар. Барып караганнан соң да ошамаса, әлеге өлкәнең сезнеке түгел икәнлеген аңлаячаксыз. Әти-әни дә яратмаганыгызны күрәчәк һәм мәҗбүр итмәячәк.

Сөйләшүне ничек башларга?

Әти-әниегез белән сөйләшкәндә мондый җөмләләрне кулланып карагыз:

«Мин сезнең минем өчен яхшылык теләвегезне аңлыйм. Ләкин театр түгәрәгенә йөрисем килми, чөнки футбол белән шөгыльләнү миңа күбрәк ошый».

«Мин футболны вакыт уздыру өчен генә сайламыйм. Бу шөгыль миңа чынлап та рәхәтлек китерә. Моннан тыш ул сәламәтлегем өчен дә файдалы».

«Әйдәгез, башта бер ай футбол түгәрәгенә йөреп карыйм. Әгәр миңа туры килмәсә, башка вариантлар турында бергәләп уйлашырбыз».

Иң мөһиме әти-әниегезне гаепләмичә, үзегезнең хис һәм теләкләрегезне дөрес итеп җиткерергә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев