Логотип Идель
Бу – сер!..

ИКЕНЧЕ МӘКТӘПКӘ КҮЧКӘНДӘ БАЛАЛАРНЫ НӘРСӘ КУРКЫТА?

«Быел 9 нчы сыйныфны тәмамладым. Беренче сыйныфтан ук авылда белем алдым, хәзер райондагы мәктәпкә күчәм. Башымда бик күп сораулар. Мине анда кабул итәрләрме? Яңа сыйныфташларым белән уртак тел таба алырмынмы? Район балалары, гадәттә, әрсезрәк була бит. Миңа нәрсә эшләргә?»

Әйдәгез, бу ситуациягә карата баш мөхәрриребез Энҗе Габдуллинаның фикере белән танышыйк, чөнки ул да кайчандыр нәкъ шушы хисләрне кичергән:

«Масштаб бераз шүрләтте»

  • 9 сыйныфны авыл мәктәбендә укыдым, аннары район үзәгендәге иң күп бала укый торган мәктәпкә күчтем. Башта масштаб бераз шүрләтте, чөнки 50 кеше укый торган авыл мәктәбеннән соң 700 кешелек мәктәп җир белән күк арасы кебек тоела. Шулай да кызыл аттестатымны тотып, документлар биреп кайттым. 10 нчы сыйныфка укырга ике авылдан ике укучы килгән идек, икебезне дә ишек яклап беренче партага утыртып куйдылар. Калганнар бер-берсе белән таныш булгач, сөйләшәләр, көлешәләр, укытучылар да алар белән аңлап сөйләшә. Без ике «ала карга» кебек утырдык беренче мәлләрдә, укытучылар да сынап-сынап ала иде. Андый чакларда үз эчеңә бикләнмәскә тырышырга кирәк.

 

«Мине «читтән килгән» дип түгел, ә үзләренеке итеп кабул иттеләр»

  • Мин фән олимпиадаларына йөрдем, йөгерү белән шөгыльләнеп, ярышларда мәктәп өчен чыгыш ясый башладым, вокал буенча дәресләр алдым. Шулай итеп классташлар, укытучылар белән уртак тел таптым. 11нче сыйныфны «Ел укучысы» исеме белән тәмамладым. Гомумән, әнә шул югалып калмау аркасында мине «читтән килгән» дип түгел, ә үзләренеке итеп кабул иттеләр.

 

Киңәшем шул: Әгәр дә яңа сыйныфташлар белән уртак тел табарга теләсәң, үзеңне күрсәт. Ялагайланып яки аларча сөйләп кенә түгел, ә эшең һәм фикерең белән үзеңнең шәхес икәнлегеңне дәлиллә. Шул очракта алар үзләре синең белән аралашырга теләк белдерәчәкләр.

 

Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:

  • Бер мохитне икенчесенә алмаштыру һәрвакытта да авыр бирелә. Шулай булачагын алдан белеп, әзерләнергә кирәк. Шуны белгән очракта, ситуацияне кабул итү җиңелрәк. Нәрсәне дә булса безне кабул итсеннәр өчен эшләү дөрес гамәл түгел. Безгә, беренче чиратта, үзебезнең күңелебез, аңа нәрсә якын икәне турында уйларга кирәк.  Холкыбыз ярдәмендә үзебезгә терәк булдырырга кирәк. Бу очракта кеше башкаларның фикеренә артык игътибар бирми башлый. Үзеңә сорау бир: «Мин бу гамәлемне үземә ошаганга күрә башкараммы яисә башкаларга ярар өчен генәме?»

Син бөтен кеше белән дә уртак тел табып бетерә алмаячаксың. Үзеңә якын булган кешеләрне бары тик бер генә юл белән сайлап була. Үзеңне бу дөньяга ничек бар, шулай күрсәтәсең һәм карашлары, холыклары, кыйммәтләре белән сиңа якын булган кешеләр үзләре  табылырлар. Ясалма булып кыланма, гел үзеңә тугры кал һәм кешеләрне ихласлык җәлеп итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев