ВЕЙПТАН НИЧЕК БАШ ТАРТЫРГА?
Аноним, 15 яшь:
«Минем танышларымның күбесе вейп тарта, кулларыннан төшми дә диярлек. Кыстагач, мин дә тартып карарга булдым. Ярамый икәнен яхшы беләм, ләкин бу начар гадәт хәзер миндә дә бар. Вейптан ничек баш тартырга?»
Әлбәттә, мәктәптә укыган чорда без бик кызыксынучан, тиз иярүчән булабыз. Әйләнә-тирә, дусларның йогынтысы бу вакытта бик көчле. Башкалардан аерылып торасы килмәү сәбәпле, күпләр бу адымга бара. Ләкин вакытында белгечләргә мөрәҗәгать итсәң, әлеге гадәттән, һичшиксез, аерылып була. Бу хакта безгә медицина өлкәсендәге белгеч сөйләр.
Психиатр-нарколог Роберт Виссарион улы Климовский:
Вейпның кеше организмына йогынтысы
Иң беренче чиратта ул артериаль кан басымын күтәрә һәм йөрәк тибешен арттыра. Шулай ук ДНКга, йөрәккә, кан тамырларына, респиратор системага да начар йогынты ясый. Физик һәм акыл ягыннан үсешне акрынайта, нерв күзәнәкләренә һәм, әлбәттә, үпкәләргә зур зыян килә. Бүгенге көндә әлеге проблема бик актуаль. Аны, хәтта, «вейперлар авыруы», дип тә атыйлар.
Вейп һәм гади тәмәкенең аермасы турында
Беркайчан да тартып карамаган кеше организмына вейп токсиннар (акролеин, никель, кургаш) кертә. Гадәттә, вейплар составында никотин күләме тәмәкенекенә караганда күбрәк була. Бу ияләнү барлыкка китерүдә мөһим роль уйный.
Үпкәләргә зыян килгәнен ничек белергә?
Гади генә эшләр башкарганда да тын кысылу, хроник йөткерү, күкрәктәге авыртулар үпкәнең сәламәт булмавына ишарә итә. Шулай ук бу исемлеккә тиз аруны, төнлә тирләүне, сәбәпсез тән массасы кимүне, еш чирләүне китерергә була. Авызга килгәндә, тешләрнең ялкынсынуын һәм бозылуын әйтеп узарга мөмкин.
Ни өчен яшүсмерләр олыларга караганда тизрәк начар гадәтләргә ияләшә?
Яшүсмернең баш мие 25 яшькә кадәр актив үсештә. Никотин яңа нейрон бәйләнешләре барлыкка килүне туктата. Составында тоз булган никотинлы вейплар канга матдәләрне тизрәк алып килә, шул рәвешле ияләшү барлыкка килә.
Психикага һәм эмоциональ халәткә йогынтысы турында
Һәрдаим никотин куллану яшүсмер организмына начар йогынты ясый. Әйтик, ул баш миенең импульслар һәм эмоцияләр өчен җавап бирә торган өлешенә зарар китерә. Вейп кулланучыларда борчылу, эч пошу көчле була. Шулай ук андый кешеләрнең еш ачулары килә. Хәтер начараю, начар уку да вейп тартуның нәтиҗәләре булып тора.
Киңәш
Берәр спорт төре белән актив шөгыльләнергә тәкъдим итәм яисә көн тәртибен үзгәртергә мөмкин. Кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнергә вакыт калмаса, яхшы була. Тарту теләге арткан вакытта җиләк-җимеш (кипкәне дә ярый), шикәрсез сагызлар тәкъдим ителә. Катлаулы очракларда табиблар никотинны алмаштыру терапиясен, ягъни махсус пластырьлар һәм спрейлар тәкъдим итә ала.
Дустым, әгәр дә син дә шундый ук хәлдә булсаң, борчылма. Вакытында начар гадәттән арынуны башлап җибәрсән, бик тиздән уңышка ирешерсең. Сәламәт булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
Нет комментариев