Логотип Идель
Бу – сер!..

ЕГЕТЕМ ИНТИМ ФОТОЛАР СОРЫЙ

Аноним, 17 яшь:

«Егетем белән 1 ел очрашып йөрибез. Инде ничә ай миннән интим фотолар сорый. Бу хакта Интернетта күп тарихлар укыганым бар. Аңа ышансам да, куркам. Каршы килсәм, үпкәләр кебек. Нәрсә эшләргә белмим».

Яшүсмер вакытта безнең баш мәхәббәт белән тәмам әйләнгән була. Нәрсәне ничек дөрес эшләргә кирәклеген белмичә дә калырга мөмкинбез. Әлеге ситуациядә дә ашыгыч гамәлләр эшләмәс өчен аек акыл белән уйларга кирәк. Үзеңне мондый вакытта ничек дөрес тотарга соң? Бу сорауга белгеч җавап бирер.

Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева, психолог, арт-терапевт:

Яшүсмер вакытта хисләр беренче урында

Бу яшьтә эмоцияләр, хисләр беренче урында. Рациональ фикер йөртү исә икенче урында кала. Гашыйк булу хисе безне тулаем чолгап ала, һәм без яраткан кешебезне югалтудан, үпкәләтүдән бик куркабыз. Шуңа күрә яшүсмерләр үзләренең хисләренә генә таяналар.

«Безнең тәнебез ул – әманәт»

Үзеңә карата хөрмәт һәрвакыт беренче урында булырга тиеш. Чөнки диндә дә безнең тәнебез – ул әманәт, дип әйтелә. Шуңа күрә аны саклау, аңа карата игътибарлы булу мөһим. Бигрәк тә кызлар өчен. Әгәр дә партнер очрашып йөргән кызын, мөнәсәбәтләрне хөрмәт итә икән, ул интим фотолар таләп итмәячәк. Каршы чыгуга да ул нормаль караячак.

«Репутацияне, дәрәҗәне төшерә»

Ничек кенә озак очрашып йөреп, бер-берсенә ышансалар да, мөнәсәбәтләрдәге кычкырышулар, ызгышлар турында онытмаска кирәк. Гомумән, алар тәмамланырга да мөмкин. Кызганычка, шуннан соң көтелмәгән нәтиҗәләр килеп чыгуы да ихтимал. Интим фотоны барлык кеше дә күрә ала. Ул әти-әниләргә, якын кешеләргә барып җитәргә мөмкин. Бу репутацияне, дәрәҗәне төшерә.

Яшел һәм кызыл «флаг»лар турында

Шуңа күрә егет кеше белән сөйләшеп, барысын да аңлатырга кирәк. Әгәр ул кызны тышкы кыяфәте өчен түгел, ә эчке дөньясы өчен ярата икән, бу – яшел «флаг». Ләкин партнер әлеге сүзләрне чынга алмаса, шантажлый, хәйлә кора башласа, бу инде – кызыл «флаг». Әлеге кеше белән мөнәсәбәтләрне туктатырга кирәк.

Егет интим фотолар сораса, ничек итеп җавап бирергә мөмкин:

«Миңа безнең мөнәсәбәтләребез бик кадерле. Сиңа ышансам да, андый фотолар җибәрүдән баш тартам, чөнки бу минем өчен шәхси тема. Әгәр дә син мине яратасың һәм хөрмәт итәсең икән, чикләрне бозмавыңны сорыйм».

Кызганыч, хәзерге вакытта төрле характердагы фотоларның, язышулар һәм башка шәхси мәгълүматларның «взлом» аркасында да читләр күзенә эләгүе бар. Үзең аңлый торып җибәрмәсәң дә, кешене кыен хәлдә калдырып, шантажга баручылар байтак. 

Интим фотоларны Интернетта башкалар күрсә нишләргә?

1. Беренче чиратта, сиңа эмоциональ ярдәм кирәк. Әти-әни, ышанычлы кеше, психолог белән сөйләшү ярдәм итәчәк.

2. Үз-үзеңне гаепләмә. Синең кешегә ышанып, шундый гамәл башкаруыңда бер нинди гаеп тә юк. Бигрәк тә фотолар «взлом» ярдәмендә таратылган булса. Хаталарны кабул итергә өйрән.

3. Бу хәлне үз эчеңдә сакламыйча, ачык сөйләшү һәм ярдәм сорау ярдәм итәчәк. Эмоциональ агрессия, стресс һәм депрессияне киметү өчен үз хисләрең белән бүлеш, бушан.

4. Киләчәктә үзеңнең шәхси мәгълүматларыңны саклау ысуллары турында күбрәк өйрән.

5. Бу хәлдән соң тормышка кире кайту мөһим. Хыялларыңны, максатларыңны искә төшер һәм тормышыңның якты ягын күрүне дәвам ит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев