ДУСТЫМ АКЧАНЫ КИРЕ КАЙТАРМЫЙ
Аноним, 17 яшь:
«Мин дустыма әҗәткә акча биреп торган идем. Ул кире кайтарам дип сүз бирде дә, онытты. Мин дә исенә төшерергә кыенсынам, ул бит минем дустым. Үземне уңайсыз хис итәм. Ничек үпкәләтмичә, араларны бозмыйча гына акчаны кире сорарга икән?»
Бу проблема белән күп кешенең очрашканы бар. Яшүсмер вакытта әлеге ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеген яхшы аңлап калсаң, киләчәктә бу мәсьләне хәл итәргә җиңелрәк булачак. Шуна күрә белгеч фикере белән танышып узыйк.
Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева, психолог, арт-терапевт:
«Ул чын дусмы?»
Миндә сораулар барлыкка килә: ул чын дусмы? Дуслыкта бер-береңә карата җаваплылык хисе бар. Әгәр без әҗәткә берәр нәрсә алып торабыз икән, вакытында кайтарырга да тиешбез. Кеше оныткан вакытлар да була. Шулай ук башкалар белән мөнәсәбәтләргә, үз гамәлләренә җавапсыз караган кешеләр дә шактый. Бу очракта сез бернинди гаеп хисе кичермичә акчаны кире сорарга хокуклы, чөнки:
– бу акча, иң беренче чиратта, сезнеке;
– дустыгыз кайтарам дип сүз биргән;
– чын дуслыкны мондый ситуация генә боза алмый.
Киңәш
Әҗәткә биргән акчаны кире сорау өчен бу эшкә хөрмәт һәм тынычлык белән килергә кирәк. Сезнең максат – артык эмоцияләргә бирелмичә, алынган акчаны кире кайтарырга кирәклеген искә төшерү. Киләчәктә әҗәткә акча бирергә уйласагыз, аның кайчан кайтарылачагы турында алдан сөйләшегез.
Әҗәткә биргән акчаны ничек кире сорап алырга?
Беренче чиратта, конкрет һәм матур итеп сорый белергә кирәк. «Син кире кайтармыйсың» урынына «миңа акчаны кайчан кире кайтарачагыңны белү мөһим»не кулланыгыз. Алга таба бирү вакытын һәм конкрет сумманы билгеләргә кирәк. Мәсәлән, «Әҗәткә бирелгән … сумманы … бирсәң иде». Шулай ук сезгә бу акчаларның нәрсә өчен кирәклеген дә аңлату зарур. Әйтик, кайдадыр бару, нәрсәдер алу өчен. Төгәл әйткәндә, әҗәткә алучыда җаваплылык хисе артачак. Акчаны кире кайтару турында әңгәмәне икәүдән-икәү калып кына башкарырга киңәш ителә. Башкалар янында бу турыда сүз чыкса, дуслыгыгызга зыян килү ихтималы зур.
Ничек әҗәткә сорарга?
Тормышта төрле ситуацияләр булырга мөмкин, шуңа күрә әҗәткә акча сорауны нормаль күренеш дип саныйбыз. Ләкин аны да дөрес итеп сорый белү мөһим:
«Сәлам! Сиңа бер үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Мөмкин булса, миңа бераз акча әҗәткә биреп тора аласыңмы? (сумма) кирәк иде. (Дата) кадәр һичшиксез кире кайтарачакмын. Ярдәм итә алсаң, бик рәхмәтле булыр идем».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
Нет комментариев