«ӘТИ-ӘНИНЕ НИЧЕК КҮНДЕРЕРГӘ БЕЛМИМ»
Аноним, 15 яшь:
«Яңа ел якынлаша. Быел дуслар бәйрәмне коттеджда уздырырга чакыралар. Бу – минем күптәнге хыял. Тик әти-әни моңа каршы, ничек кенә аңлатсам да, барыбер ризалашмыйлар. Минем дә башкалар кебек Яңа елны яшьтәшләрем белән каршы аласым килә. Әти-әнине ничек күндерергә икән?»
Бу ситуациядә бик күп яшүсмернең булганы бардыр. Әлбәттә, әти-әнинең дуслар белән Яңа ел каршыларга җибәрмәүнең төрле сәбәпләре булырга мөмкин. Әлеге язмада без шулар турында сөйләшербез һәм сиңа ярдәм итәргә тырышырбыз.
Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:
«Аек акыл белән уйламаска мөмкиннәр»
–Яшүсмер вакытта беренче тапкыр мондый җирләргә бару төрле авырлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, беренче тапкыр төнгә кадәр кич чыгу, Яңа ел каршылау һәм башкалар. Әлбәттә, һәрбер әти-әни баласының куркынычсызлыгы, иминлеге турында уйлый. Шул ук вакытта яшүсмерләрнең дуслар белән утырырга теләвен дә аңларга кирәк. Ләкин кайчакта алар барысын да онытып, аек акыл белән уйламаска мөмкиннәр. Шуңа күрә монда билгеле бер киңәш бирү авырлык тудыра.
Иң башта үзеңә сораулар бир
Бу бәйрәм сиңа чынлап та кирәкме? Кемнәр җыелачак? Бәйрәмнең программасы нинди булачак? Ул кешеләр синең танышларыңмы яисә дус кызыңның/егетеңнең иптәшләреме? Ул синең кыйммәтләреңә туры килә торган компанияме? Алар ышанычлымы? Әгәр шушы сорауларга җавап табасың икән, әти-әнигә ни өчен шундый карар кабул иткәнеңне аңлатырга кирәк.
Киңәш
Әти-әниеңнең синең өчен борчылып торганын аңлаганыңны күрсәтергә кирәк. Без сиңа мондый шаблон-шпаргалка тәкъдим итәбез:
«Мин барысын да яхшылап уйладым. Без вакытны (ничек?) уздырачакбыз. Кунаклар арасында (кемнәр?) булачак. (Сәгать ничәдә?) чара бетәчәк. Мин сезгә (ничәдә?) шалтыратачакмын, язачакмын. (Нинди ешлыкта?) хәбәр салып торачакмын. Икенче көнне (ничәдә?) кайтачакмын».
Әгәр дә алар үзең өчен җаваплылык алырга әзер икәнеңне аңласалар, дусларың белән Яңа ел кичен каршыларга җибәрергә дә каршы килмәсләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 декабря 2025 - 12:14
XXV «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
-
8 декабря 2025 - 18:56
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2025»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ
-
8 декабря 2025 - 12:46
«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» V РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
8 декабря 2025 - 10:35
«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» V РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕ НИЧЕК УЗДЫ?
Нет комментариев