«МИН ҮЗЕМ ГЕНӘ УРАМДА ЙӨРЕРГӘ КУРКАМ»
«Мин үзем генә урамда йөрергә куркам, бигрәк тә кичке якта. Берәрсе арттан килмиме, ияреп бармыймы икән дип гел артка борылып карыйм. Башка кешеләр белән булган куркыныч хәлләр турында да ишеткәнем бар. Эчемдәге курку хисен бетерергә телим, әмма ничек икәнен белмим».
Аноним, 13 яшь:
Мондый курку күп кешене эзәрлекли. Яңалыклардан да без еш кына әлеге темага кагылышлы күңелсез хәбәрләр ишетәбез. Әлбәттә, караңгылык билгесезлек белән ассоциацияләнә, һәм шуның аркасында көчле курку хисе барлыкка килә. Игътибарлы булу турында онытмыйча, үзегез белән һәрвакыт саклану чаралары йөртсәгез, үзегезгә тынычрак булыр. Шулай ук маршрут сайлаган вакытта, кеше күбрәк йөри торган урыннарны сайларга киңәш итәбез. Балигъ булганчыга кадәр, әти-әниләрдән башка төнге вакытта урамга чыкмагыз. Хәзер исә әлеге ситуациягә карата белгеч фикере белән танышып узыйк.
Хәбил Сәхәбиев, педагог-психолог:
– Иң беренче чиратта нинди даирәдә, җирдә яшәвеңә игътибар итәргә кирәк, чөнки начар компанияләр еш очрый торган яисә куркыныч җирләрдә чынлап та саграк булырга кирәк. Шуңа күрә кич йөрүдән куркуның реаль сәбәпләре булырга мөмкин.
Хисләргә килгәндә, әлбәттә, аларны сизәргә, тоярга кирәк. Әгәр алар көчле һәм интенсив рәвештә бара икән, төрле яклап өйрәнергә, барларга, тирәндәге тамырына төшәргә тырыш. Караңгыдан курку, гомумән, тормышта да үзеңне имин итеп хис итмәү белән бәйле булырга мөмкин.
Тормышта төрле хәлләр була. Һәм без моның турында һәрдаим ишетеп торабыз. Үзеңә «ә ни өчен бу хәлләр минем белән булырга тиеш?» дигән сорау куй. Бездә күп очракта фантазия барлыкка килә. Бу куркуны бетерер өчен, баштарак бер-ике ышанычлы дустың белән кич йөреп кайт. Дөнья куркыныч түгел икәнлегенә үзеңне инандыра башла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев