Яңалыклар
-
18 август 2022 - 17:12ЭТЛӘР ӨЧЕН БУРГЕР КИНГ: НИНДИ УЛ – МАХСУС БУРГЕРЛАР?Төрле илләрдә бөтенебез дә яратып ашый торган Бургер Кингта этләр өчен махсус меню бар икән. Бу Көньяк Корея һәм Португалия кебек илләрдә популяр. Җитештереп чыгаручылар махсус менюның составы «кечкенә дусларыбыз» өчен куркыныч тудырмый дип ышандыра. Этләр үзләренең берничә гасырдан соң кешеләр кебек үк фастфуд рестораннарында туклануларын белсәләр, нишләрләр иде икән?
-
18 август 2022 - 15:47«ИТИЛ»: ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫНЫҢ ЭТНИК МӘДӘНИЯТ ФЕСТИВАЛЕНДӘ «АИГЕЛ» ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАКИдел буе халыкларының икенче «Итил» этник мәдәният фестивале 20 августта Казанның Горький паркында узачак. Төрле чыгышлар, перформанслар һәм остаханәләр аша музыкантлар, артистлар үз халыкларының тарихын сөйләячәк.
-
17 август 2022 - 15:47СИН МОНЫ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ: БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ФАТИР АРЕНДАЛАУ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘРТәүге тапкыр вакытлыча фатирга керүчеләр, бигрәк тә студентлар, гадәттә, бөтен кагыйдәләрне дә белеп бетерми, шунлыктан күп кенә күңелсез хәлләргә юлыга. Язмада уңайлы торакны табарга булышып, файдалы киңәшләр белән бүлешербез.
-
16 август 2022 - 16:48КАЙНАТМА РЕЦЕПТЫ ҺӘМ КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР: КУРА ҖИЛӘГЕ КАЙНАТМАСЫ КӨНЕ НИЧЕК ҮТӘ?Бүген кура җиләге кайнатмасы көне икәнен белә идеңме? Бу «тәмле» көннең датасы очраклы гына сайланмаган. Элек Русьта 16 августта кура җиләгенә багышланган «Малинник» бәйрәмен уздыра торган булганнар. Кура – рус халкының яраткан җиләге. Аның турында русча җыр, шигырь, әйтем һәм мәкальләр шактый киң таралган. Язмада кура җиләге кайнатмасы көне белән якыннанрак танышып, җиңел кайнатма рецепты белән бүлешербез.
-
16 август 2022 - 15:49МӘДХИЯГӘ КҮЧМИ ГЕНӘ ҮЗЕҢНЕ МАКТАН: ШӘП РЕЗЮМЕ ТӨЗЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗӘлеге язмада эшкә урнашуның беренче адымы – резюме әзерләү турында сөйләшәбез!
-
16 август 2022 - 13:44«АСТРА» ФЕСТИВАЛЕНДӘ ЧИТ ИЛ РӘССАМНАРЫ КАТНАША27, 28 августта «Московский» мәдәни үзәгендә «Астра» I Халыкара иллюстрацияләр фестивале узачак. Бу вакыйга илнең төрле төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге яшь рәссам-иллюстраторларны, шулай ук зин авторларын, язучыларны берләштерә.
-
16 август 2022 - 08:33КАЗАННЫҢ 33 МӘЙДАНЧЫГЫНДА «ҖИҢҮ ДИКТАНТЫ» УЗАЧАК3 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган халыкара «Җиңү диктанты» узачак. «Җиңү диктанты» сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга, үз белемнәреңне тикшерергә мөмкинлек бирә.
-
15 август 2022 - 16:41ЯРКАНАТ КЫЯФӘТЕНДӘГЕ КАНЭЧКЕЧ: ВАМПИРЛАР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗМин бәләкәй чакта «Сумерки» фильмын үлеп ярата идем, тик вампир образының асылына төшенеп җитми идем. Кем ул вампир? Аны ничек уйлап тапканнар? Бу сораулар мине әле дә борчый, шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп вампирлар белән якынрак танышыйк!
-
15 август 2022 - 16:363D АНИМАЦИЯ, ТАРИХ, ТУЛГАН АЙ: БОЛГАРДА «КАРА ПУЛАТ» ОПЕРАСЫ КҮРСӘТЕЛДЕ12-13 нче август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Кара пулат» операсы күрсәтелде. Моңарчы бары тик театрда гына күрсәтелгән спектакль ачык һавада, тарихи урында куелды. Опера open-air форматында узып, меңнән артык тамашачыны җыйды.
-
15 август 2022 - 15:21КИЕМДӘГЕ ЧИРӘМ ТАПЛАРЫ БЕЛӘН КӨРӘШӘБЕЗҖәен балалар чирәмдә уйнарга бик ярата, ә әти-әниләр аларның киемнәрендә барлыкка килгән яшел таплар белән көрәшергә бер дә яратмый. Шуңа күрә чирәм эзеннән котылу өчен өч ысул тәкъдим итәргә булдык. Мыегыгызга чорнап куярга киңәш итәбез.
-
15 август 2022 - 15:17АВГУСТ: ФАЙДАЛЫ ҺӘМ ТӘМЛЕ ЯШЕЛЧӘ, ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘР СЕЗОНЫТәрәзә артында кояшлы, эссе көннәр торган арада, безнең организм җиңел, аз калорияле һәм шул ук вакытта тәмле ризыкларга мохтаҗ. Җәйнең соңгы аенда рационга, һичшиксез, витаминнарга бай һәм энергия өсти торган сезонлы яшелчә, җиләк-җимеш керергә тиеш. Ниндиләре? Хәзер барларбыз!
-
15 август 2022 - 14:38«НАШЕ ВРЕМЯ – БЕЗНЕҢ ЗАМАН» ЭШЧЕ ЯШЬЛӘР ФЕСТИВАЛЕ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ«Наше время – безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале янәдән талантлы катнашучыларны көтә. Быел фестиваль унынчы тапкыр уза һәм, елдагыча, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрне берләштерүне дәвам итә. Юбилей уңаеннан фестивальдә быел 18-45 яшьлек кешеләр катнаша ала.
-
15 август 2022 - 09:43YUMMY MUSIC БЕР КӨНДӘ ӨЧ ЯҢА ҖЫР ТӘКЪДИМ ИТӘ!Август азагына берничә атна калып бара, шуңа Yummy Music лейблы бер көндә өч җәйге җыр чыгарырга булган. Әйдә, тыңлыйбыз!
-
14 август 2022 - 16:29ҮЗ-ҮЗЕҢӘ РЕПЕТИТОР: МАТЕМАТИКА БЕЛӘН ДУСЛАШЫР ӨЧЕН 5 НӘТИҖӘЛЕ ЫСУЛМатематика, геометрия фәннәре кайбер кешеләр өчен сынауны хәтерләтә. Тик дөрес алымнар ярдәмендә аңламаган формула, биремнәрне ятлап һәм өйрәнеп була. Математиканы күрә алмый башлавыңны сизсәң, аның белән дуслашырга вакыт җитте дигән сүз. Язмадагы 5 нәтиҗәле ысул моңа адым ясаячак.
-
13 август 2022 - 13:27АГНОСОФОБИЯ яки «ӘНИ, МИҢА НИШЛӘРГӘ?»Сине киләчәгең турында уйлар, алдагы билгесезлектән курку еш борчыймы? Сиңа киләчәк тормышың караңгы бер упкын, ә син үзең галәмәт дөньяда берүзең, ялгызың калган төсле тоелганы бармы? Гомумән, син билгесезлектән, киләчәктән һәм мөстәкыйльлектән куркасыңмы? Әгәр дә җавапларың әйе икән, котлыйм, димәк, синдә агнософобия.
Шәп укыла
-
18 август 2022 - 17:12
-
18 август 2022 - 15:47
-
16 август 2022 - 13:44
-
16 август 2022 - 08:33