СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Лига Форум – бердәнбер студентлар форумы. Оештыручылар сүзләре буенча, чараның максаты – яшьләрне Татарстанның төрле почмаклары һәм Республикабыз тәкъдим итә торган мөмкинлекләр белән таныштыру. Студентлар 26 августтан 12 сентябрьгә кадәр Түбән Кама шәһәрендәге «Кама Артегы» яшьләр үзәгендә очрашачаклар. 2025 елда форумның девизы: «Действуя сегодня, создавай будущее». Бөтен Рәсәй буенча 900 студентның катнашуы көтелә.
«Лига студентов» президенты Шамил Якупов сүзләре буенча, иң төп ихтыяҗ – психологик һәм социаль ярдәмгә мохтаҗлык. Яшьләр эшләре министрлыгы һәм студентлар Лигасы һәрвакыт янәшәдә булырга тиеш.
Быел форумда барлыгы 3 смена эшлиячәк:
– «Лига профессионалов» сменасы (26-30 август)
– «Лига университетов» сменасы (2-6 сентябрь)
– «Лига руководителей» сменасы (8-12 сентябрь)
«Без проектны үстерү өстендә эшлибез. Беренче елны катнашучыларны Биләр җирлегенә җыйдык. Шулай ук Әлмәт һәм Иннополиста да булдык. Татарстан эчендә генә түгел, башка регионнарга чыгу турында да уйлыйбыз. Мәсәлән, Кырым һәм Анапа», – дип сөйләде ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Биредә катнашу өчен гаризаны 2025 елның 26 июненә кадәр бирергә кирәк
Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, дуслар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев