ИЮЛЬ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Июль ае күңелле вакыйгалар, көтелмәгән борылышлар һәм максатлар кую ае булачак. 22 июльгә кадәр Кысла йолдызлыгы эмоциональлек өчен җавап бирсә, 23еннән Арыслан энергия һәм дәрт бирер. Ретроградлы Меркурий (25 июльдән – 15 августка кадәр) – эш-гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз.
Кучкар (21 март – 19 апрель): Июль йорт һәм гаиләгә акценттан башлана – күченүләр, ремонт яки якын кешеләр белән мөһим сөйләшүләр булырга мөмкин. 22 июльдән соң энергия иҗатка һәм мәхәббәткә күчәчәк: романтика, яңа проектлар өчен юллар ачык. Финанслар ай ахырына яхшырачак.
Үгезбозау (20 апрель – 20 май): Актив аралашу һәм уку ае. Кыска сәфәрләр, мөһим сөйләшүләр яки контрактларны имзалау мөмкин (25 июльгә кадәр өлгерегез!). Гаилә игътибар таләп итә – эш белән шәхси тормыш арасында баланс табыгыз. 23 июльдән финансларга өстенлек булачак.
Игезәкләр (21 май – 20 июнь): Июльдә акча эшләргә һәм аны акыл белән тотарга башларга вакыт. Көтелмәгән керемнәр дә булырга мөмкин, ләкин кызыктырган әйберләр дә күп булачак. Шәхси тормышны көйләү кирәк: кемдер җитди үзгәрешләр тели. 22 июльдән соң сез телгә остарак булачаксыз – моны кулланыгыз!
Кысла (21 июнь – 22 июль): Сезнең ай, Кыслалар! 22 июльгә кадәр шәхси үсеш, кыю карарлар һәм яңа башлангычлар чоры. Аннары финанслар беренче планга чыгачак. Иң мөһиме: хис-кичерешләр тәэсирендә буш вәгъдәләр бирмәгез.
Арыслан (23 июль – 22 август): 23 июльдән – сезнең йолдызлы сәгатегез! Күбрәк энергия, кыюлык һәм харизма барлыкка киләчәк. Мөһим проектларны башлагыз, мәхәббәттә инициатива күрсәтегез. Айның беренче яртысы – тыныч анализ вакыты.
Кыз (23 август – 22 сентябрь): Июль көтелмәгән очрашулар һәм яшерен мөмкинлекләр алып киләчәк. Яңа мәхәббәт яки «тайный поклонник» барлыкка киләчәк. 25 июльдән соң документлар һәм вәгъдә бирүләр белән сак булыгыз.
Үлчәү (23 сентябрь – 22 октябрь): Социаль элемтәләр һәм карьера ае. Керемнәр арту мөмкин, әмма көндәшлек тә көчәячәк. Шәхси тормыш намуслылык таләп итәчәк – авыр сөйләшүләрдән качмагыз.
Чаян (23 октябрь – 21 ноябрь): Июль сезгә каршы чыгар: тотрыклылык белән тәвәккәллек арасында сайларга туры килер. Карьера активлаша – командировкалар яки үсеш мөмкинлеге. 23 июльдән сөйгән ярыгызга зур игътибар бирегез.
Укчы (22 ноябрь – 21 декабрь): Белем алу һәм горизонтларны киңәйтү чоры. Сәяхәтләр яки тормышта хәлиткеч очрашулар, танышулар булырга мөмкин. Финанслар яхшырачак, әмма акчагызны уйлап тотыгыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 19 январь): Июль уртак финансларга һәм ышанычка басым ясый. Мирас алу, инвестицияләр яки бурычларның кире кайтуы ихтимал. Шәхси тормыш 23 июльдән соң дәртлерәк булачак.
Сукояр (20 январь – 18 февраль): Эшлекле һәм шәхси мөнәсәбәтләр ае. Туй, аерылышу яки мөһим килешү төзелергә мөмкин. 25 июльдән соң аралашу, әйткән сүзләрдә сак булыгыз.
Балык (19 февраль – 20 март): Июль дисциплина таләп итә: сәламәтлек һәм эш беренче урында. 23 июльдән соң иҗат энергиясе күбрәк барлыкка киләчәк. Иң мөһиме: башкалар өчен үзегезне корбан итмәгез.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев