«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
21-22 июнь көнне MOÑ театраль площадкасында «Видимо-невидимо» проекты кысаларында әзерләнгән тамашалар тәкъдим ителәчәк. Төп катнашучылар – авыл балалары.
Әлеге проектның эшчәнлеге 2023 елда башланып китә. Педагоглар һәм режиссерлар авыл мәктәпләренә кайтып, биредә яшәүче яшүсмерләр белән 2 атна дәвамында сәхнә әсәре куярга әзерләнәләр. «Видимо-невидимо» проектының төп максаты – авылда гомер итүче яшүсмерләрне нәрсә борчыганын белү, балаларны киң җәмәгатьчелеккә таныту.
Авыл һәм шәһәр балалары арасында нинди аерма бар дигән сорауга Илнур Гарифуллин җавап бирде.
–Хыяллары һәм максатлары буенча алар арасында аерма юк. Алай да бер бик зур аерма бар. Авыл балалары кечкенәдән җир эшен яратып үсәләр. Алар иртә таңнан торып, хайваннарны табигатькә алып чыгалар, бакчада утырту эшләре белән шөгыльләнәләр. Һәм алар олылар тормышы белән иртәрәк таныша башлыйлар. Авыл балалары миңа табигатьне яратулары белән ошадылар.
Быел исә Саба, Арча һәм Лаеш районнары сайлап алынган. Берничә остаз Наласа, Олы Кибәче, Усад авылларында яшәп, балалар белән якыннанрак таныштылар. Нәтиҗәдә сәхнә әсәрләре әзерләп, иң беренче чиратта – авылда, аннан соң Казан шәһәрендә тәкъдим итәчәкләр. Остазлар – Талия Тухфатуллина, Илнур Гарифуллин, Ай Ахметова, Динә Сафина, Зөләйха Камалова һәм башкалар.
Беренче тапкыр проектта катнашкан Талия Тухфатуллина сүзләре буенча, алар проект ярдәмендә балаларны, үзләрен, авылны төрле яктан ачканнар.
– Һәр текст, һәр тарих – ул аларныкы. Алар сөйләгән әйберләр, балачаклары, бүгенге көннәре. Шуңа аларга сүзләрен дә өйрәнергә кирәкми, чөнки балалар үзләре турында сөйлиләр.
Проектны оештыручыларга, катнашучыларга һәм иганәчеләргә зур рәхмәт. Авыл тормышына игътибар бирүчеләргә – афәрин!
Фото: Алсу Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев