4-6 ИЮЛЬДӘ КАЗАНДА «ГОРЬКИЙ +» ФЕСТИВАЛЕ ҮТӘЧӘК: АФИША
4 июльдән 6 июльгә кадәр Казанда икенче тапкыр «Горький +» сәнгать фестивале узачак. Программада – спектакльләр, лекцияләр, кинопремьералар, экскурсияләр, күргәзмәләр, урам театры һәм башкалар. Барлыгы шәһәрнең 11 мәйданчыгында 50 төрле чара күрсәтү планлаштырылган. Программаның үзәк вакыйгалары Камал театрының яңа бинасында узачак, анда РФ халык артисты Евгений Миронов, РФ атказанган артисткасы Юлия Пересильд һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Фестиваль кысаларында Камалның яңа театрында, Демидов йортында, Кирмән территориясендә, Лядский бакчасында, Черек күл паркында, Салават Күперендә кызыклы чаралар узачак.
Программаны https://www.gorkiy.plus/kazan/2025 сайтында табырга мөмкин. Түләүле һәм бушлай чаралар бар. Дата, вакыйганы сайлап, теркәлү кирәк.
КАЙБЕР ЧАРАЛАР:
4 июль 19.00 – СПЕКТАКЛЬ-КОНЦЕРТ «РАССКАЗЫ ГОРЬКОГО» (Камал театрының яңа бинасы, Зур зал). Түләүле.
4,5,6 июль – ФОТОКҮРГӘЗМӘ «ИМЕНИ ГОРЬКОГО» Лядский бакчасында. Тәүлек буе, керү ирекле.
4, 5, 6 июль, 12.00 һәм 15.00 – БЭБИ-СПЕКТАКЛЬ «ВОРОБЬИШКО»
(Горький һәм Шаляпин музее). Бушлай. Теркәлү кирәк.
4, 5, 6 июль 12:00дән 17:00гә кадәр һәр сәгать саен – ИНСТАЛЛЯЦИЯ «НЕСВОЕВРЕМЕННЫЕ МЫСЛИ» (Кирмәндәге Тайницкая башня). Бушлай. Теркәлү кирәк.
4 июль 17.00 – СПЕКТАКЛЬ «ОДНА ФОТОГРАФИЯ МАКСИМА» (Камал театрының яңа бинасы, Камера сәхнәсе). Түләүле.
4, 5, 6 июль 17.00 – ЦИРК-ШОУ «ГОРЬКИЙЛЭНД 3.0» («Черек күл» паркы)
4, 5, 6 июль 19.00 – СПЕКТАКЛЬ «ГОРЬКИЙ ОПТИМИЗМ» («Особняк Демидова»). Бушлай. Теркәлү кирәк.
4, 5, 6 июль – ПЕРФОРМАНС «НЕСВОЕВРЕМЕННЫЕ МЫСЛИ» (Кирмәндәге Тайницкая башня). Бушлай. Теркәлү кирәк.
4 июль в 20.00 – СПЕКТАКЛЬ «ОДНА ФОТОГРАФИЯ МАКСИМА» (Камал театрының яңа бинасы, Камера сәхнәсе). Түләүле.
4, 5, 6 июль 20.00 – ЦИРК-ШОУ «ГОРЬКИЙЛЭНД 3.0» («Черек күл» паркы)
5, 6 июль 14.00 – ЦИРК-ШОУ «ГОРЬКИЙЛЭНД 3.0» («Черек күл» паркы)
5 июль 17.00 һәм 21.00 – СПЕКТАКЛЬ-КОНЦЕРТ «ГОРЬКИЙ В МУЗЫКЕ» (Камал театрының яңа бинасы, Универсаль зал).
5 июль 17.00 – ГОРЬКИЙ В ГОРОДЕ. МУЗЫКА. («Салават Күпере» торак комплексында). Керү ирекле.
5, 6 июль 18.30 – СПЕКТАКЛЬ «ВОСТОЧНЫЙ ЭКСПРЕСС» («Салават Күпере» торак комплексында). Керү ирекле.
5 июль 19.00 – КОНЦЕРТ «ЛЮБИМЫЕ КОМПОЗИТОРЫ ГОРЬКОГО» (Камал театрының яңа бинасы, Зур зал). Түләүле.
5, 6 июль 20.00 – СПЕКТАКЛЬ «ИТАЛЬЯНСКИЕ ИСТОРИИ» (Камал театрының яңа бинасы, Көнчыгыш залы). Түләүле
5, 6 июль 20.00 – ФЕСТИВАЛЬ КИНОТЕАТРЫ: «ГОРЬКИЙ В ЦИФРАХ И ФАКТАХ», «РОЖДЕНИЕ ЧЕЛОВЕКА» («Салават Күпере» торак комплексында). Керү ирекле.
6 июль 17.00 – КОНЦЕРТ «ГОРЬКИЙ В ДЖАЗЕ» («Салават Күпере» торак комплексында). Керү ирекле.
6 июль 17.00 – СПЕКТАКЛЬ-КОНЦЕРТ «РОЖДЕНИЕ ЧЕЛОВЕКА» (Камал театрының яңа бинасы, Зур зал). Түләүле.
6 июль 18.00 – МОНОСПЕКТАКЛЬ «НАШЕ ВСЁ…» МАКСИМ ГОРЬКИЙ. «ДЕТСТВО» (ГОРЬКИЙ. СУДЬБА) (Камал театрының яңа бинасы, Универсаль зал). Түләүле.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев