Логотип Идель
Бу – тема!

«СИН УКУЧЫЛАРЫҢ ӨЧЕН «МӘКТӘП ӘНИСЕНӘ» ӘЙЛӘНЕРГӘ ТИЕШСЕҢ»

Балалар, яшүсмерләрнең мәктәп дөньясы тыныч, рәхәт, бәхетле мизгелләр белән истә калсын өчен аларны ышанычлы дус буларак укытучы җитәкләп барырга тиеш. Нәкъ тә менә шушы бөек һөнәр ияләре күп башлангычта тора, аларның мәрхәмәте һәм белеме аңлы буын формалаштыра. Бу язма шундый мөгаллимнәрнең берсе турында.

Рәхмәтуллина Альбина Рафаилевна, 41 яшь. Яр Чаллы шәhәренең 62 нче белем бирү үзәгендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.

– Балалар белән эшләүнең иң рәхәт һәм иң авыр ягы нидә?

– Беренче сыйныфны кабул иткәндә, сиңа ышаныч тулы күзләр белән караучы балаларны күргәч, җанга җылылык, рәхәтлек тарала. Шул бәләкәчләрне булдыра алганча дөньяның матурлыгы, серләре, могҗизалары белән таныштырасы, аларны кызыклы һәм мавыктыргыч белем иленә кулларыннан тотып алып керәсе килә. Яратып эшләгән эшеңнең авырлыгы бик сизелми ул. Мин мәктәп тормышы белән кайнап яшим.

– Хәзерге яшүсмерләр нинди алар? Алар белән ничек уртак тел табып эшләргә?

– Балалар хәзер башка төрле. Алар үз фикерләрен курыкмыйча әйтә ала, үзләренең карашларын житкерә белә. Дәрестә миңа укучылар белән «бәхәсләшү», фикер алышу кызык. Укучыларың сине аңласын өчен, син дә заманага туры килергә тиешсең. Хәзерге балаларны уку белән мавыктыру авыррак дип уйлыйм. Китап-журналларны төрле гаджетлар алыштыра бара. Дәрескә әзерләнгән вакытта замана технологияләрен куллану балаларның кызыксынучанлыгын үстерә, шуңа мондый алымнарны еш кулланам. Теләгең булса, hәр бала белән уртак тел табарга була, дип уйлыйм. Сине укытучы буларак, укучыңның уку сыйфаты гына тугел, шулай ук аның уй-кичерешләре, булган борчулары, аның кәефендәге үзгәрешләре дә кызыксындырырга тиеш. Бөтенесен күңелең аша үткәрәсең.

– Яшүсмер тормышында иң мөһим әйбер нәрсә микән?

– Яшүсмер тормышында иң мөhим әйбер – гаилә иминлеге, дип уйлыйм. Гаиләң ныклы, тату булганда, сиңа көч тә, киңәш тә бирүче якын кешеләрең була. Балалар күзлегеннән караганда, минемчә, мөhим әйбернең берсе ирек. Әмма без, олы, тәҗрибәле кешеләр буларак, ирекне ничек дөрес итеп кулланырга кирәклеген күрсәтә белергә тиешбез.

– Идеаль укытучы нинди булырга тиеш?

– Идеаль укытучы ул, минемчә, югары белемле кеше генә булып калмыйча, hәрвакыт эзләнүчән, тирә-юнь белән кызыксына торган кеше дә булырга тиеш. Шулай ук ягымлылык, кешелеклелек, кайгыртучанлык,  креативлык кебек сыйфатлар бик мөһим. Моннан тыш идеаль укытучы үз укучылары өчен авторитет да булырга тиеш. Укучыларың өчен син «мәктәп әнисенә» әйләнергә тиешсең. Әгәр дә укучы синең яныңа киңәш сорап, үзен борчыган сораулары белән килә икән, димәк, син балада ышаныч уята алгансың.

– Балаларга укырга нәрсә мотивация бирә?

– Мотивациягә килгәндә, төрле укучының төрле мотивациясе булырга мөмкин. Кемгәдер яхшы билге кирәк, кемдер яңа белемнәр үзләштерергә тели, кемдер балачактан ук булачак hөнәре турында уйлана башлый. Һәр бала индивидуаль икәнен истә тотып, булган белемнәреннән чыгып биремнәр бирәм. Бу очракта балаларның уңышка ирешүе арта, мин дә булдыра алам дип үз-үзләренә ышанычлары үсә, укуга карата унай караш барлыкка килә.

Фотолар: Рәхмәтуллина Альбинаның шәхси архивыннан

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев