ҖӘЙГӘ 30 КӨНЛЕК ЧЕЛЛЕНДЖЛАР
Җәй – яңа шөгыльләр табу, күңел ачу һәм шулай ук үз-үзеңне үстерү өчен дә иркен, рәхәт вакыт. Сиңа 30 көнлек җәйге челленджлар тәкъдим итәбез, үзеңә ошаганын сайлап ал, яки берничәсен катыштыр.
1. Челлендж «Сәламәт яшәү рәвеше»
Актив һәм сәламәт булырга теләүчеләр өчен.
1 көн: иртәңне зарядкадан башла (10 минут булса да)
5 көн: яңа спорт төрен (скейт, бадминтон, йөзү) сынап кара.
10 көн: фастфуд урынына файдалы ризык әзерлә.
15 көн: 10 000 адым йөр.
20 көн: шикәрсез көн үткәр.
25 көн: бөтен тәнеңә «растяжка» яса.
30 көн: табигатькә дусларың белән пикникка чык.
2. Челлендж «Максимум креатив»
Иҗат итәргә яратучылар өчен.
1 көн: яраткан аниме/комикс стилендә нәрсәдер яса.
5 көн: TikTok та яки Reels ка кыска ролик төшер.
10 көн: бераз хикәя яки шигырь яз.
15 көн: үз кулларың белән беләзек яса.
20 көн: иске футболкаңнан яңа әйбер яса, топ, мәсәлән.
25 көн: җәйгә плейлист төзе һәм дусларың белән уртаклаш.
30 көн: подкаст яки җыр яз (үзең өчен генә дә мөмкин).
3. Челлендж «Гаджетлардан детокс»
Телефонга азрак бәйле булырга теләүчеләр өчен.
1 көн: телефоныңны бәдрәфкә алма (бу күпләр өчен катлаулы).
5 көн: кичеңне социаль челтәрләрсез уздыр.
10 көн: телефоннан 10 кирәкмәгән кушымтаны юк ит.
15 көн: көне буе социаль челтәрләргә кермә.
20 көн: скроллинг урынына кәгазь китаплар укы.
25 көн: фотолар төшер, тик интернетка кертмә.
30 көн: тулысынча гаджетларсыз көн уздыр.
4. Челлендж «Яңа танышулар»
Аралашу даирәсен киңәйтергә теләүчеләр өчен.
1 көн: социаль челтәрләрдә танышларыңа комплиментлар яз.
5 көн: таныш булмаган кеше белән сөйләш (мәсәлән, кафеда).
10 көн: чарага бару (концерт, квиз, мастер-класс).
15 көн: язышырга дус тап.
20 көн: мини-кичә яки дуслар белән поход оештыр.
25 көн: кем беләндер үз «тусовка»да таныш.
30 көн: яңа дустың белән уртак челлендж яса.
5. Челлендж «Имидж экспериментлары»
Стилен үзгәртергә теләүчеләр өчен.
1 көн: яңа прическа яса.
5 көн: беркайчан да кимәм дигән нәрсәне кияргә.
10 көн: яңа стильдә мейк-ап.
15 көн: чәчеңне буяр, вакытлы гына буяулар белән мөмкин.
20 көн: секонд-хендта винтаж әйбер тап.
25 көн: үз стилеңә туры китереп moodboard яса.
30 көн: яңа образда фотосессия.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев