ТӨШЛӘРНЕ НИЧЕК ИСТӘ КАЛДЫРЫРГА ҺӘМ АНАЛИЗЛАРГА?
Безнең төшләр – гаҗәеп дөнья, анда барысы да булырга мөмкин: очулар, ят кешеләр белән очрашулар, үткәннәргә һәм киләчәккә сәяхәт. Ләкин ни өчен кайбер кешеләр үзләренең төшләрен әйбәт хәтерли, ә башкалар аларны уянганнан соң берничә минут үткәч тә оныталар? Төшләрне истә калдыру гына түгел, аларның яшерен мәгънәләрен дә аңларга мөмкин микән?
Ни өчен без төшләрне онытабыз?
- Тиз йокы фазасы (REM-фаза) – нигездә төшләр шушы этапта керү, ләкин кинәт уянганда мәгълүмат онытыла.
- Баш миенең мантыйгы шундый – төшләр мәгънәсез булып тоела, шуңа күрә аларны кешенең аңы истә калдыру кирәк түгел дип саный.
- Кызыксыну булмау – әгәр сез төшләргә әһәмият бирмисез икән, баш мие аларны истә калдырмый.
Ничек төшне истә калдырырга соң?
1. Көндәлек алып бару
– Карават янына дәфтәр, ручка тотыгыз яки телефонда язуны кулланыгыз.
– Уянуга, игътибарны югалтмыйча, селкенмичә, иң беренче төшегезне искә төшереп карагыз.
– Хәтерләгән һәр әйберне языгыз: эмоцияләр, образлар, абсурд детальләрне дә.
Бер өлеше генә истә калса, аны да язып куярга кирәк. Тора-бара хәтерегез яхшырачак.
2. Йоклар алдыннан үзеңне программалаштыру
- Уйдан гына әйтегез: «Мин күргән төшемне истә калдырачакмын».
- Уянып, төшегезне язып куйган мизгелне күз алдына китерегез.
Бу ысул аңлы рәвештә әзерләнү булганга күрә эшли.
3. Будильниксыз уяну
Кисәк тавышлар хатирәләрне өзә. Мөмкинлегегез булса, үзегез уянырга тырышыгыз яки җиңелчә йокы вакытында гына уята торган «умный будильник» кулланыгыз.
4. Уянгач, төшне уйда визуальләштерү
Күзегезне йомыгыз да, фильм кебек төшегезне эзлеклелек буенча карап чыгыгыз. Бу ысул образларны истә калдырырга булыша.
5. Диета һәм гадәтләр
Кайбер продуктлар йокы һәм төшләр күрүгә йогынты ясый:
- Банан, сыр, чикләвекләр – гадәтти булмаган төшләр кертергә мөмкин.
- Каһфә – хәтерне начарлата.
ТӨШЛӘРНЕ НИЧЕК АҢЛАРГА, АНАЛИЗЛАРГА?
1. Кабатлана торган символлар эзләгез. Мәсәлән, очу ирекне яки чынбарлыктан качу теләген аңлатырга мөмкин.
2. Эмоцияләргә игътибар итегез. Сез нинди хисләр кичердегез төштә: курку, шатлану, кайгы, рәхәтлек, һ.б.
3. Чынбарлык белән бәйләгез. Бу төшкә бәйле булырлык нинди вакыйгалар булды сезнең белән? Сезнең борчуларны чагылдырамы ул?
4. Символлар сүзлеге кулланыгыз. Гомум кабул ителгән аңлатмалар бар: су – эмоцияләр, өй – сезнең эчке дөньягыз, тешең төшсә – курку, борчу.
Ләкин шәхси ассоциацияләр мөһимрәк! Мәсәлән, песи кем өчендер хәйлә, әшәкелек символы, ә сезнең өчен ул – җылылык, тынычлык булдырга мөмкин.
Сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев